Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Күчтәнәч

Бу хәл өченче ел Яңа ел көннәрендә булды. 2015 ел – бәрән елы иде бит. Яңа ел табынына дигән салатның берсен бәрән рәвешендә ясадым. Тавык ите, кызган гөмбә салдым, өстенә йомырка агын вак угычтан уып сипкәч, нәкъ бөдрә сарык бәрәне кебек, бик матур килеп чыкты ул. Ирем моны бозарга кызганыпмы: «Иртәгә авылга кайтышлый абыйларга да керәсе бар, бу салатны аларга күчтәнәчкә калдырыйк әле», – дип, беркемгә дә авыз итәргә бирмичә, суыткычка кире тыгып куйды. Аннан башка да табында ризык җитәрлек, шуңа күрә каршы килмәдем.

Иртән юлга кузгалдык. Безнең гаиләдә шундый традиция – Яңа елның беренче көнендә авылга кайтып, иремнең әти-әнисен тәбриклибез, юл уңае аның Арчада яшәүче абыйларына да сугылабыз. Күчтәнәчкә дип, теге салатны да кыстырдык. Килендәшем бу салатка карап-карап торды да: «Монда ризык болай да җитәрлек, без аны әниләргә алып кайтыйк, шунда авыз итәрбез», – дип, суыткычына тыгып куйды.

Ике машинага төялешеп, авылга юл алдык. Шулай ике улы ике машина белән бала-чагаларын төяп кайтып төшкәнне и ярата да инде минем кайнанам. «Бу балаларны мин табып-үстергәнме?» – дип, сөенеченнән биш елга яшәреп киткәндәй була. Гомере буе кешеләргә авырлык китерүдән куркып яшәгән әни, без кайта дип, бер эш калдырмыйча, ашын-бәлешен әзерләп куя. Унтугыз еллык килен тормышымда әнинең, кайтырлар да эшләрләр, дип, берәр төрле эш калдырганын хәтерләмим. «Ник азапланып йөрисең инде, үзебез эшләр идек», – дисәк тә, «Аягым-кулым йөргәндә тик ятыйммы», – дип, сызлана-сызлана булса да бар эшен бетергән була. Менә бу юлы да шулай – балалары кайтышка табыннар корып, әти белән икәүләп безне көтәләр иде инде.

Сездә ничектер, безнең якта яңа елның беренче иртәсендә иң беренче булып бусагадан ир-ат атлап керергә тиеш. Шулай булганда, имеш, ел уңай, бәрәкәтле килә икән. Мәҗүсилек чорыннан калган бер ышану инде ул, ләкин бездә моны әлегә бик тырышып үтиләр. Бу юлы да алдан кайнанамның ике улы, аннары ике малай оныгы, аннары без – хатын-кыз өммәтеннән булганнар өйгә уздык. Пилмән, бәлеш янына кабат теге салат чыгып утырды. Пилмәннәрне уралар гына, салатка кагылган кеше юк. «Кара әле, бу салатыгыз бик матур икән. Кичкә Раушания апагыз (иремнең икенче апасы) безгә дә менсеннәр, бәлеш салдым дигән иде, бәлки, аңа алып менәрсез», – дип, кайнанам да салатны суыткычка тыгып куйды. Минем никтер кычкырып көләсем килә башлады. Берәүгә дә кирәксез, кулдан-кулга йөри торган ризык булды бу тәки.

Раушания апалар да мул табын әзерләгәннәр. Нишлисең инде, теге салатны да куйдык. «Бүген ашамасаң, иртәгә бозыла инде бу», – дип тә уйлап куйдым әле. Әллә матур булганга, әллә тамаклары тук – салатка бу юлы да үрелгән кеше булмады. «Ашамасагыз, алып куйыйк әле без аны. Боларның үзләре белән кунакка йөртә торган салаты иде ул. Бәлки, иртәгә тагын берәрсенә кунакка чакырырлар, шунда алып барырбыз», – дип, килендәшем салатны кабат суыткычка озатты...

Менә шул, ул салат бу юлы да үзебезгә ияреп кире төшеп китте. Артык матурларга кирәк булмагандыр аны бәлки. Салат савытына гына өеп куйган булсам, әллә кайчан ашалып бетәсе иде инде.

Киләчәк ел - ӘТӘЧ елы! Салат әзерләргә өйрәтәбез - http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/salat/?id=3570.  Сез дә шундый кызык хәлгә калырсыз әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар