Кайсын сайлыйсыз: мәхәббәтме, әллә байлыкмы?
Бүгенге яшьләрне күпләр гаепли: алар артык практик диләр. Хәтта мәхәббәт мәсьәләсендә дә. Тик, минемчә, һәрвакыттагыча арттыралар. Әйтик, «Гаилә корганда сез мәхәббәтне сайлар идегезме яисә байлыкнымы?» – дигән сорауга минем яшьтәшләрем менә ничек җавап бирделәр:
Гөлүсә ЗАРИПОВА:
– Мин мәхәббәтне сайлар идем, чөнки «Байлык – бер айлык», – дип әйтәләр. Ә сайлаган кешең белән гомер буе яшәргә кирәк бит. Мәхәббәтне беренче урынга куймасаң, ул кешегә ничек ышанасың? Гомумән, аңа ничек кагыласың, якын киләсең, аның белән ничек уртак балалар үстерәсең, проблемалар чишәсең? Юк, кешенең байлыгына гына кызыгып тормышны алып барып булмый.

Зилә ГИЛЯЕВА:
– Бик кызыклы сорау бу, Динара. Гаилә корганда мин, әлбәттә, мәхәббәтне сайлар идем. Мәхәббәтне акчага сатып алып булмый. Чын мәхәббәтне – бигрәк тә! Чөнки чын мәхәббәт булганда гына без үзебезне бәхетле итеп хис итәбез.
Алина, 3 курс студенты, КХТИ:
– Әлбәттә, мин мәхәббәтне сайлар идем! Кешенең байлыгына гына карап кияүгә чыксаң, анда нинди мәхәббәт була инде? Мин бер-береңне яратып өйләнешү ягында. Шул ук вакытта мин кешенең матди ягын да карарга кирәк дип уйлыйм, чөнки өйләнешү белән генә әле тормыш бетми. Әйтик, торыр урының да булырга тиеш бит.

Гөлия ГАЛЛӘМОВА:
– Әлбәттә, мин мәхәббәтне сайлар идем, чөнки мәхәббәтсез гаилә була алмый. Ә байлыкны сөйгән ярың белән төптән үк үзең, ниндидер киртәләр аша узып табырга була. Мәхәббәтне исә табып булмый – ул акчага сатыла торган әйбер түгел. Шуңа күрә, мин, әйткәнемчә, һичшиксез, мәхәббәтне сайлар идем.

Альбина ВӘЛИЕВА:
Мин мәхәббәте сайлар идем!
Минемчә, бу сорауны миңа унбиш елдан соң бирсәләр дә, егерме елдан соң бирсәләр дә – җавабым гел бер булачак. Чөнки мәхәббәтсез гаилә корып булмый. Мәхәббәт – беренче урында, мәхәббәт – иң кирәк нәрсә. Кешене яратмыйча, кешене якын күрмичә, кешене сөймичә аның белән гаилә кору мөмкин түгелдер дип уйлым. Байлык ул бүген бар, иртәгә юк. Ә мәхәббәт – ул мәңгелек, менә шуңа күрә, мин мәхәббәтне сайлар идем. Әлбәттә, кешенең матди ягын да карарга кирәк, чөнки күп бәхәсләр акча җитмәүдән барлыкка килә, әмма мәхәббәт – беренче урында кала.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2022 - 15:03Без имениДингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
-
25 май 2022 - 22:40Без имениСез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
26 май 2022 - 09:29Без имениБу ир сезне хор мэт итэ, Лилияне ярата кебек тоела, монда Лилиягэ акыллы булып, кеше тормышын бозмаска иде, Аллахы Хидэят бирсен бик авыр хэл«Сине дә яратам, аны да», – ди...
-
25 май 2022 - 12:23Без имениМэчет юк иде диеп, язучыга бэйлэнергэ кирэкми, документ тутырмаган ла, ул! Бер ялгыз апа-эби йортында жыелып намаз укыйлар иде, анда йоруче бабайлар да байтак иде. Олылардан ишетеп белэбез Талип бабай турында. Булдырасын, Фагилэ!«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.