Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Кадерле кунакка – каз скелеты

Без дәү әни белән үстек. Аның бәләкәй генә гәүдәсе, ак яулыгы әле дә күз алларымда. Еллар аша мин әле дә аның тавышын ишетәм, өйдәге япмаларда, ул тоткан савыт-сабаларда әле дә аның җылысы сакланадыр кебек. Вакыт-вакыт миңа дәү әни исәндер, өйдәдер, өйләдән соң үзе әйтмешли, «черем генә итеп» аладыр сыман тоела. Миңа дәү әнием белән бәйләнешле һәр хатирә, һәр әйбер кадерле. Күңелемнән еш кына дәү әниле балачагыма йөгерәм.

Безнең дәү әни күп итеп казлар үстерә иде. Өй артындагы чоланда (безнең якта аны бүлмә диләр) аның тоз тулы зур имән мичкәсе тора. Көз көне иң зур казын шушы мичкәдәге тозга күмеп куя ул. Ерак-ерактагы салкын диңгезләрдә балык тоткан уллары кайтышка тансык сый әзерли шулай. Ташу тынгач кайтырбыз дигән уллары белән күрешү башта – Сабантуйларына, аннары көзгә, бәрәңге алган вакытларга күчерелә-күчерелә, дәү әни көн дә аларны өзелеп көтә. Чиядән койган шәрабы күптән әзер инде. Ул шәраб белән бәйле әллә нинди вакыйгаларга тарган бар, алары башка вакытта, ә бүген көн үзәгендә абыйларны сыйларга дип әзерләгән каз.

Без сеңлем белән тиктормаслар, дәү әнинең яшереп куйган кәнфитләренә, өрекләренә бер дә көя төшермибез. «Чукынчыклар (дәү әнинең ачуланганда иң яратып әйткән сүзе бу), тагын ташып бетергәннәр инде кәнфитне. Аның кадәр баллы ашарга ярамый, золотуха була!» Әй дәү әни! Син әле казны белмисең! Ул каз искә төшсә, куркудан бала йоннары кабара. Ләкин ул бит аны барыбер бер көнне беләчәк.

Дәү әни казны тозга күмә дә, оныта. Ә без онытмыйбыз. Чоланга кергән саен, сеңлем белән мичкәне ачып-ачып карыйбыз. Ул әле әзер түгел. Менә Сабантуена тәмам какланып бетәчәк.

Сеңлем белән җәй көне ялдындагы караватта йоклыйбыз без. Теге мичкә торган чолан ишеге безнең баш очында гына. Беркөнне йокыдан искиткеч тәмле бер хуш ис уята. Каз ите исе! Какланган казныкы. Мичкәдәге теге казның исе! Бу ис безгә сигнал. Дәү әнинең өйләдән соң «черем» иткәнен көтеп торабыз да, өйдәге иң зур, иң үткен пычакны алып, сеңлем белән чоланга керәбез. Тоз эченә кулны тыгып, казны капшыйбыз. Безгә аның боты кирәк. Ботыннан сөйрәп, казны тартып чыгарабыз. Суган кабыгы калынлыгында гына итеп тиресен кисеп алабыз. Бер элпә – миңа, берсе – сеңлемә. Искиткеч тәмле, ләкин аз. Кече телгә дә йокмады бу. Ләкин артыгын алырга ярамый, дәү әни белсә, кирәкне бирә.

Ике көннән тагын теге тәм сагындыра. Янә чоланга «десант» төшерәбез. Без бит аз гына, беленер-беленмәслек кенә... Аннан гына кимемәс әле каз. Әнә нинди симез, итләч ул.

Бу каз мичкәдә ятканда тәкать тотып торып булмый. Сеңлем югында гына да берничә тапкыр кереп сыйландым инде мин. Шулай кергәләп-чыккалап йөри торгач, бер ботының тиресен тунап бетердек, инде чират икенче ботка җитте. Әле итенә кадәр төшмибез. Әй, кайтмас әле абыйлар да! Көз җитә бит инде. Алар кайтмаса, барыбер без ашыйсы каз ла ул.

Абыйлар кайтмас дигән уй безгә батырлык өсти, инде элпә калынлыгында гына кисмибез, пычакны ныграк батырабыз. Көзгә таба казның ботында ите бетә, бот сөяге генә ялтырап кала. Хәзер инде казның түшкәсен «кимерәбез».

Менә көннәрдән бер көнне быел кайтмас дигән абыйлар – дәү әнинең читтәге уллары кайтып төшә. Сумкалары тулы күчтәнәч: дәү әнигә, безгә, күршеләргә, туганнарга... Алар кайтканга без генә түгел, ярты авыл шатлана. Сеңлем белән без дә шатланабыз, ләкин күңелгә корт керә. Болай булгач, дәү әни казны беләчәк инде. Шуны уйлагач, эчкә суык йөгерә. Дәү әнинең кисәткәне искә төшә: «Тимәгез, яме. Абыйларыгыз кайтышка ул».

Ике көн әле абыйларның күчтәнәче белән сыйланып уза. Безнең күңелләргә җылы йөгерә: бәлки, казны онытырлар әле. Әнә никадәр ризык монда. Дәү әни  көтүдән кайтмый изалый торган тәкәсен дә чалдырды.   

Ләкин күкләр безне ишетми. Иртән дәү әнинең чолан ишеген ачкан тавышка уянабыз. Йа Аллам, бирә инде кирәкне! Дәү әни өркетеп ачуланмаса да, шелтә кемгә рәхәт. Берзаман чоланнан аның сукранганы ишетелә: «Чукынчыклар! Казны харап иткәннәр! Кайсыгызның эше бу?» Без сеңлем белән юрганга ныграк төренәбез. Беребез-бер ым какмый, имеш, йоклыйбыз. Дәү әни, каз скелетын абыйлар алдында селки: «Кара син бу хәлне! Сөяген генә калдырганнар! Үләсең бу балалар белән! Бер нәрсә тормый». Шунда мин үзебезне дәү әни сөйләгән әкиятләрдәге йәүҗүз-мәүҗүз итеп күз алдына китерәм. Әнә без, ач этләр сыман, дәү әнинең кунакларга дигән казын ботарлыйбыз. Нинди оят! Хәзер юрган астыннан чыгып, абыйлар күзенә ничек күренергә инде? Никләр генә тидек икән, никләр генә тыелып кала алмадык?..

Үзләренә дигән каз скелетын күреп, абыйлар шаркылдап көлеп җибәрә. «Да-а, әни, суырырга сөяген генә калдырган болар».

Дәү әни безне тагын бераз ачулана да, янәдән чоланга кереп китә һәм... тегесеннән дә симезрәк, тегесеннән дә зуррак каз тотып чыга! Без, үз күзләребезгә үзебез ышанмыйбыз – могҗиза!
Бераз үскәч кенә серен белдек, мичкәдә казлар берәү генә булмаган бит алар. Дәү әни берничә каз күмә торган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Көлә-көлә хәлләр бетте. Рәхмәт ял иттергәнегез өчен. Кәнфит урлашкан бала чак искә төште.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Балачак шулайдыр инде.минемдэ Бер кызыклф Хэл искэ тощие

      Хәзер укыйлар