Логотип
Тормыш кыйммәтләре

ҖИРДӘГЕ ЭЗЛӘР

Үзе фани дөньядан күченгәннең соңында да Шомырт кызлары, ак чәчәкләре белән серләшеп, АНЫ рәхмәт белән искә алырлар! Догачылар булса...

Догачы булыр балаң юк икән, синең исемеңне зурлап искә алырлык күркәм гамәлләрең халык күңелендә калырга тиештер инде. Ә бит ул күркәм гамәл дигәнең гап-гади генә, әмма халыкка кирәкле бер эш булырга да мөмкин. Мәчет салдыру, мәдрәсә ачу кебек биниһая чыгымлы гамәл булуы да, китап язу, җыр чыгару кебек илһам җимеше булуы да мөһим түгел. Фәкать күңел сафлыгын чагылдырган, ихлас башкарылган булуы да җитә ул гамәлнең.

Шул – Кояш апаны сорап шалтыратудан соң уйландым мин бу турыда. Уйлану өчен икенче бер сәбәп тә бар иде. Гомер буе Балык Бистәсе районында яшәгән, шул районда эшләгән Мирзаҗан исемле кешенең кинәт вафаты хакында ишеттем. Мин дә белә идем аны. Шофер булып эшләде. Ул районга йомыш төшеп барганда аңа утырган идем берчакны. Казан белән Балык Бистәсе арасы йөз чакрымлап булыр. Шул араның һәр карышын яттан белгән бу кеше бик әйбәт экскурсовод булган иде минем өчен.

«Асия апа, бу юлларны мин үзем салдым бит, шуңа күрә яхшы беләм. Мин моннан күземне йомып та уза алам, – дип сөйләгән иде ул, үзе салышкан юлларның сыйфатына сөенеп. Казан–Балык Бистәсе арасы, юлы белән генә түгел, бәлки озата барган табигате белән дә соклангыч. Ә Мирзаҗан өчен ул табигать, гомумән дә, мавыктыргыч китап кебек иде бугай. «Менә бу турыда урманга кереп китсәң, чикләвек куаклыгына килеп чыгасың. Мәктәптә укыган елларда шул чикләвеклек мине киендергән иде, – дип сөйләп китте ул. – Килгәндә карап чыккан идем, быел да чикләвек мул булыр кебек. Чикләвек өлгергән вакытта яшен була күрмәсен инде. Алайса, яшен чикләвекнең төшен ала». Мин ул кадәресен аңлый алмыйм инде. Чикләвеккә йөргәнем булмады. Ничек булган төшне яшен алсын инде? Ә менә сүз каен җиләге, мәтрүшкә темасына күчкәч, колагымны тырпайтам инде мин. Балык Бистәсе – экологик яктан чиста төбәк. Шифалы үләннәрне моннан җыясы иде бит! «Асия апа, кайда нәрсә үскәнен миннән дә яхшы белүче булмас. Чиста төбәк дисез дә бит, алай да юл буеннан кирәкмәс. Җыелышып килегез вакыты җиткәч, үзем күрсәтермен. Әнә теге ауган каеннарны күрәсезме? Шул тирәдән узган ел Наилә белән (хатыны) ярты сәгатьтә бер чиләк каен җиләге җыеп алган идек. Боерган булса, быел да җиләк уңар. И-и, юл буе тула инде каен җиләге сатучы кызлар белән! Иллә дә ямьле була соң инде».

Шулай алдан ук хозурланып сөйләгән иде ул алда көткән, хәзер инде үтеп киткән җәйне. Шул җәй белән бергә үзенең дә гомере үтеп китәрен адәм баласы белми шул. Ярый әле белми! Җиләге дә, мәтрүшкәсе дә җыелды быелгы мул җимешле җәйнең. Суыткычны ачкан саен җәй нигъмәтләрен барлыйм. Ачкан саен Мирзаҗан дигән матур күңелле кеше искә төшә. Һәм күңелдә бер сурәт яңара.
Шул чагында, юлда кайтып килгәндә диюем, машина йөртүчем кинәт кенә машинасын туктатты да: «Асия апа, бераз туктап алыйк әле, мин урманга кереп чыгыйм әле», – диде дә, агачларны аралап кереп китте. Мин аптырап утырып калдым машинада. Шактый гына торып чыкты бу. Мирзаҗан бәхетле иде!

– Исәннәр! – Минем сораулы карашымны тотып алды. – Юл салдык дип сөйләдем бит әле. Юлны бит аны туры алып барырга тырышасың. Ә юл салучылар юлына бик матур шомырт куагы чыгып баскан! Шау чәчәктә! Хәтта бульдозер йөртүче шактый каешланган агай да төрәнен шып туктатты. Җыелыштык та шомырт тирәли әсәрләнеп торабыз. Йә, нишлибез инде синең белән, Шомырт кызы? Сүз берләшкәндәй, куакны туфрагы-ние белән кубарып алдык та урмандагы бер матур аланга хасиятләп утыртып куйдык. Шуны карап чыктым әле. Шау чәчкәдә! Ярый әле әрәм итмәгәнбез гүзәлкәйне.

 Яхшылык кешенең үзен дә матурлата. Әнә ничек балкыган Мирзаҗанның йөзе! Эчтән яктырган. Әгәр ул: «Бервакыт шушы турда бер куянны таптаткан идем», – дип сөйләгән булса, мин аңа, мөгаен, нәфрәт белән караган булыр идем. Ә болай ул мине сокландырды. Шушы бер гамәле өчен генә дә бу кеше Табигатьнең олуг рәхмәтен казанган лабаса.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар