Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Җир белән күк арасы

«Ни хәлләрдә сез, туганнар? Бу хатымны Африкадан язам. Минем эшләү-яшәү әлегә Көнбатыш Сахарада. Без урнашкан лагерь чүл уртасында. Күрсәгез иде ул чүлне, ул иркенлекне! Күз күреме җиткән җирдә кып-кызыл комнан башка бүтән берни дә юк. Монда ком, кояш һәм җил генә хакимлек итә.

Бу хатлар бик ерактан, дөньяның бөтенләй башка кыйтгасыннан килгән хатлар. Очучы туганым – Ми-8 вертолетының икенче пилоты Илдар Локмановныкы алар. Кайчандыр Казан артындагы авылга кунакка кайтып көтү көтеп йөргән малай Берләшкән Милләтләр Оешмасында (БМО) эшли, планетабызның тынычлык сагында тора бүген! Хәер, аның әтисе Рәшит җизни дә гомере буе самолетлар тирәсендә кайнашты – улын да күккә аның хыялы күтәргәндер. Очучы булмаса, Илдардан шәп кенә язучы чыгар иде. Язарга ярата ул. Башкаларның күзенә чалынмаган әллә ниләрне күреп ала, кызык итеп тасвирлый белә. Хәер, күктән караганда Җир өсте, кешелек дөньясы гел башкача күренәдер. Экзюпериның (белгәнегезчә, ул да самолет пилоты булган) «Планета людей» дигән китабы да очышлар вакытында тупланган уйланулардан, тәэсирләрдән туган бит. Илдар очкан җирләр дә безнең өчен ят, гаҗәеп дөнья. Аның кичерешләре – безнең өчен мавыктыргыч маҗара. Йә тимер кошны үзләренә тиң күреп, вертолетка ата бөркетләрнең һөҗүм итүләрен язып көлдерә ул, йә мәңгелек туңлыкта үскән чәчәкләр турында сөйләп шаккаттыра... 

Үзе шаярып-көлеп сөйләсә дә, эшенең никадәр хәтәр икәнен аңлыйбыз без. Җирдә йөргән кешең өчен дә кан калтырап торасың, ә ул – күктә. Әле бер илнең күгендә, әле – икенче. Бер карыйсың, тундра өстеннән очып уза ул, икенче карыйсың – экваторга барып җиткән. Иртәгә дөньяның кайсы почмагыннан хәбәр саласын да белмибез. Безгә бары тик көтәргә генә кала. Безне – өч хатын-кызны әнә шул көтү берләштерә. Илдарның әнисе Әминә апа бердәнбер улын көтә. Хатыны Гөлсинә хәләл ирен юксына. 12  яшьлек  Ильяс белән 6 яшьлек Илфат та газиз әтиләрен сагына. 
Ә мин кечкенәдән бергә уйнап үскән якын туганым өчен үземчә борчылам... Дөньялар тыныч дип әйтсәк тә, кайлардадыр бигүк тыныч түгел әле. Илдарыбыз әнә шул җирләрдә иминлекне саклый. Аның өчен ут йотып, Интернет-почтаны көнгә йөз ачып карыйбыздыр. Ә анда – шаян-тыныч хатлар, поэзия тулы уйланулар, тәэсирләр...
 

Сахара

«Ни хәлләрдә сез, туганнар? Бу хатымны Африкадан язам. Минем эшләү-яшәү әлегә Көнбатыш Сахарада. Без урнашкан лагерь чүл уртасында. Күрсәгез иде ул чүлне, ул иркенлекне! Күз күреме җиткән җирдә кып-кызыл комнан башка бүтән берни дә юк. Монда ком, кояш һәм җил генә хакимлек итә. Иртән дә җил, кичен дә. Аның туктарга исәбе дә юк бугай. Безнең якларда исә торган җил түгел ул. Кисәк-кисәк өерелеп, аяктан егарлык булып исә-исә дә, бераздан күз ачкысыз ком буранына әверелә. Бездәге бураннар өйалдына кар кертеп тутыра иде бит әле, монда кар урынына ком. Буран басылгач, без үзебез яшәгән бүлмәләрдән аны көрәп чыгарабыз. Әй яратмыйм да инде шул комны. Әллә нинди: үзе кызгылт, үзе он кебек йомшак. 

Бу тирәләрдә кайчандыр Антуан де Сент Экзюпери очкан – Касабланкадан 100 чакрым төньяктарак, ди­деләр. Кызык та инде: чорлар, дәверләр алмашынган, ә чүл һаман шул ук. Тамчы да үзгәрмәгән. Ул – мәң­гелек. Беләсеңме, Сахара урынында кайчандыр океан булган. Бу чүл шул океан төбе икән. Хәзер үземне океан яры буйлап очам дип хис итәм. Битемә аның салкынча җиле кагылгандай була. Хәтта дулкын шавы ишетелгән сыман. Океан яры җиләс, рәхәт җир дә бит, ә безнең мондагы эсселеккә чыдый торган түгел. Менә әле иртәнге ун, инде хәзердән үк 30 градус эссе. Ә көндез 45-50 градуслар була – саунадагы кебек. Минем баш миенең яртысы гына калды бугай, яртысы кайнап бетте. Кичлә­рен салкынча, рәхәт. Хәтта бераз туңдыра да. Шуңа күрә монда тормыш, гадәттә, кояш баегач башлана. Көннең кызуы сүрелгәч, шәһәр җанлана. Кибет­ләр, кафелар да төнлә эшли. Мондагы халык инглизчә белми икән, гарәпчә һәм французча сөйләшә­. Берәр нәрсә сатып аласы булса, ишарә белән генә аңлашабыз. Беркөнне кафеда авокадо белән бананнан ясалган коктейль эчтек. Дөресрәге, ашадык – туңдырма төсле куе ул. Тамакны да туйдыра, сусауны да баса. 

Бүген чүл өстеннән очканда ялгыз дөя күрдем. Ком тавы өстендә моңаеп басып тора иде. Ничек итеп анда менгән диген!
 Утлы табадай кызган чүлдә дә тормыш баруын әйт син! Бер офыктан икенчесенә кадәр бернинди авыл-фәлән күренмәсә дә, чүл үзе аркылыга-буйга юллар, сукмаклар белән чуарланган. Кайвакыт чүл уртасыннан тузан туздырып берәр машина җилдер­гәне күренә. Беркөнне шул юлларның берсеннән безгә дә узарга туры килде. О-о! Миңа бик ошады. Тип-тигез асфальт, юлда ник бер гаишник булсын! Кая ул гаишник, каршыга ник бер машина очрасын. Иркенлек! Хозурлык!» 

июнь, 2012.

 

Очучының эшен тоташ романтика дип уйлап ялгышалар. Очу — нервларның ныклыгын сынау ул.

 


Тундуф

«Кичә Алжирга – Тундуф шәһәренә очтык. Бер хатынны агулы елан чаккан. Коткарсалар, шунда гына коткара алалар икән. Ә ул бездән 400 чакрым ераклыкта. Кичә монда иртәдән җил котырды, буран купты. Тундуфка очу-очмауны экипаж команди­рының үзенә хәл итәргә куштылар. Кеше кадәр кешенең гомере кыл өстендә торганда, ничек үзеңне уйлыйсың, ди инде. Аллага тапшырып, күтәрелдек. Чүлдә төннәр дөм караңгы була. Күзгә төртсәң дә, берни күрерлек түгел. Шул караңгылыкны ярып, Тундуфка очабыз. Аңа кадәр ике сәгать ярым очарга кирәк. Өлгерсәк ярый, дибез. Җил вертолетны кәгазь бите сыман әле уңга, әле сулга чайкый. Приборлардан сирпелгән яктылык һәм ком пәрдәсе аша күренгәләп киткән ярымай гына күңелне бераз җылыта. Мондый чакта бөтен ышаныч командир-да – аның тәҗрибәсендә. Безнең командада эшләүчеләр – чын кешеләр. Техниклар да шундый. Аларга ышансаң гына мондый давылда күккә күтәрелергә мөмкин. Тыныч көннәрдә дә вертолетта очу – нервларның нык­лыгын сынау ул. Әгәр дә нервларың какшау булса, штурвалга утырмавың хәерле.
Теге хатынның балалары бәхетенә микән, Тундуфка исән-имин килеп җиттек. Вертолетны утырткач, чыгып, җирне үптем. Аяк астындагы ышанычлы җирнең кадерен күккә менгәч кенә аңлыйсың.»

август, 2012.

Жужа

«Беркөнне лагерьда кечкенә генә көчек пәйда булды. Чүл уртасына каян килеп чыккандыр ул?! Күрше эки­паж­ның пилоты агачлар арасыннан табып алган. «Сиңа кирәкмиме?» – ди. Баштарак каршы килгән идем дә, аннан кызгандым. Баш миләре кайнап чыгарлык утлы челләдә озак яши алмас иде ул. Хәзер минем буш вакыт азайды. Көне буе көчек артыннан чабып йөрим. Иртән сөт эчертәм, аның ашаганын карап торуы бик кызык. Аннан тиз генә урамда уйнатып кертәм. Ә аның көче күп, ярты сәгать уйнаклаган белән генә бетәрлек түгел. Мин югында бүлмәнең астын-өскә китерә, артыннан җыештырып кына өлгер. Этемә Жужа дип исем куштым. Икәү булгач күңелле хәзер. Эштән сагынып кайтып керәм. Аны яратучы бер мин генә түгел үзе. Һәр­кем ашханәдән Жужага дип берәр тәмле нәрсә эләктереп чыгарга тырыша. Егетләр якыннарын сагына дигән сүз бу, кемнедер кайгыртасылары килә. Бу көчек сагынуга бераз дәва булды инде. Без моннан киткәч, нишләр бичара?»

сентябрь, 2012.

 

Чүлдә вакыт бик акрын үтә. 
Монда көннәр чүлнең үзе кебек — очсыз-кырыйсыз...

 

* * *

«Гаиләмне сагындым. Улларымның үскәнен дә күрми калам бугай. Әле пенсиягә кадәр тагын 800 сәгать очасы бар. Шуңынчы гына очам да, җирдә генә йөри торган берәр эшкә урнашам. Безнең монда очу күп түгел, күбесенчә кәгазь боткасы куертып утырабыз. Шуның аркасында күпме кирәкле эш эшләнми кала. Очыш алдыннан бер отчет язабыз, очканнан соң тагын берне. Әлегә безнең эш пассажирлар һәм йөк ташудан гыйба­рәт. Разведкага барып кайтабыз. Кыскасы, трамвай – һава трамвае. Сез миннән хат килми дип аптырамагыз. Монда Ин­тер­нет бик кызык кына: түләсәң дә юк, түләмәсәң дә. Нишлисең бит – Африка! 

Өченче көн бездә яңгыр яуды: җиргә бер ун тамчы тамгандыр, хәтта чылата да алмады. Жәллим мин мондагы халыкны. Күктән ун тамчы тамганга куанышалар. Һи-и, бездә чиләкләп койганын күрсәләр нишләрләр икән?! Инде мин үзем дә дөньяда яңгыр һәм кар булуын оныта башладым. Гомердә дә кышны күргәнем булмагандыр, бары тик төшкә генә кергәндер кебек тоела. 

Монда еланнар күп икән. Берсе безнең лагерьда йөри иде. Ком төсендә. Озынлыгы бер метр чамасы. Ашчылар тотып үтерде. Кызгандым мин аны, гәрчә, агулы елан булса да. 
Аэродромга кайтканда чүлдә кыргый этләр күреп исем китте. Кайда яшәп, нәрсә ашый икән алар монда? Ком белән таштан гайре бернәрсә дә юк бит. Бик-бик сирәк кенә берәр куак очрарга мөмкин. Елга-күлләр юк та юк. Йөз чакрымга бер күлдәвек очраштыргалый. Анысының да суы бернигә яраксыз: болганчык сасы су. 

Беркөнне Әл-Аюнга очтык, аннан машина белән ярты сәгать эчендә Атлантик океанга барып җитеп була. Минем әле океан суында аяк чылатканым юк, һаман җай тими. Әл-Аюн безгә бик ошады. Һавасы да салкынчарак, тирә-юнендә пальмалар үсә. Аэропортлары да зуррак. Ә менә юлларында полицейскийлар җитәрлек, монысы начар. Без, очучылар, тизлек яратабыз. Нарьян-Марда эшләгәндә бер егетебез машинага утыргач, оны-тылып китеп, гел тизлеген арттыра иде. Чөнки верто­летның уртача тизлеге – сәгатенә 160–180 километр. 
Ул шул тизлеккә өйрәнгән. Полиция туктаткач кына машинада икәне исенә төшә. Алары да белеп бетергән инде: әнә безнең вертолет килә, дип шаярталар икән. 
Безне бер-ике көннән Көньяк Суданга күчерәчәкләр. Анда Интернет булырмы-юкмы, белмим. Хат яза алмасам, кайгырышмагыз.» 

 

декабрь, 2012.


Бу урында Илдардан хатлар өзелеп торды. 
Шулай, бихәбәр булып, Яңа елны каршыларга йөргән көннәрдә коточкыч хәбәр: Суданда БМО вертолетын бәреп төшергәннәр. Экипажы да, вертолеты да Россиянеке. Рәсми хәбәрләр мәгълүматны бик саран бирә. Экипаж әгъзалары кем, язмышлары ничек – берни белерлек түгел. Илдар да Суданга җибәрәләр дигән иде бит. Йә Ходай, хәсрәт күрсәтмәсәнә! Кем генә булса да кызганыч, әлбәттә. Һәр кеше кемнеңдер кадерлесе, газизе ләбаса. 

...Әнисенең хәер-догасы булышкандырмы, балаларының өзелеп көтүе һәм хатынының Аллага ялварулары ярдәм иткәндерме – бәла Илдарны читләп узган. Әмма бик якында гына булган ул. Чынлап та, Илдар очкан вертолет һәм... бер атна элек кенә аларны алыштырган экипаж һәлак булган. 

Хәзер Илдарыбыз Конго Демократик Республикасы өстеннән оча. Хатларын элеккечә үк түземсезлек белән көтәбез. Әмма алар бик сирәк килә шул. 
 

Конго

«Сәлам Конго Демократик Республикасыннан! Хат язмый дип борчылмагыз, монда утны кич белән бер-ике сәгатькә генә бирәләр, Интернет та сирәк була. Эсселек әүвәлгечә. Көнгә әллә ничә мәртәбә душта коенсаң да, тән гел юеш. Мин үземне бака дип хис итә башладым. 

Яшәвебез виллада. Вилла дигәч тә, әллә ниләр күзал­ламагыз тагын. Авыл өенә охшаган кечкенә генә йорт. Монда халык бай яшәми, тормышлары үтә ярлы дисәң, дөресрәк булыр. Шәһәрләре узган гасырның алтмышынчы елларындагы безнең район үзәкләрен хәтерләтә. Урамнары пычрак, тузанлы. Төп транспорт – мотоцикл. Кечерәк кенә автобуслар да бар. Үзләре шундый иске, моны кайсы чүплектән табып алдылар икән диярсең. Аларына керсәң – кереп, чыксаң чыгып булмый. Без халык арасында бик күренеп йөрмибез. Ак тәнле­ләргә сагаеп карыйлар монда. Дөмбәсләп китәргә дә күп сорамыйлар. 

Әлегә менә шундый хәлләр. Җәй көне безне Россиягә, урманнарны янгыннан сакларга озатачаклар, диләр. Күрешкәнчегә кадәр!»

март, 2013.

 

Җирнең никадәр газиз-кадерле булуы күктә ныграк аңлашыла.

 


Шушы хатны алып та өлгермәдек, яңа хәбәр – Конгода Россиянең Ми-8 вертолеты һаләкәткә юлыккан.  

Бу яңалыкны иртән Интернетка куйганнар иде. Илдарның әнисе Әминә апа кунаклар җыярга әзерлә­неп йөри. Күтәренке кәефенә караганда, яман хәбәрне ишет­мә­гән булырга охшый. Әйтергәме, юкмы? Ичмасам, Гөлсинәнең дә телефоны дәшми, ул нәрсә дә булса беләдер, бәлки. Шулай гасабиланып утырганда телефон телгә килде – Илдар! Иңнән таулар төште гүя. Ул исән, исән!

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар