Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Ике карчык (Хатирә).

Өстәл артында китап укыган булып утырам. Югыйсә, күзем генә китапта, колакларым ике карчык сөйләшеп утырган юнәлешкә төбәлгән. Алар почмак якта чәй өстәле янында чәй эчәләр. Берсе җитмешкә яңа чыккан, икенчесе сиксәнгә якынлашып килә.

Мин аларның һәрбер сүзен тыңламыйм, әлбәттә. Үземә кирәклеләрен генә эләктерергә тырышам. Юк, үлемнең үзен еш искә алмыйлар алар, авыз тутырып әйтә торган сүз түгел шул ни әйтсәң дә. Карчыклар мәңгелек йортка күченгәндә ниләр кирәген барлап утыралар.
- Болай барысы да бар инде, - ди өлкәнрәге, - кәфенлегем дә җитәрлек. Гүргә иңдерергә сөлгеләр дә бар, гүр садакасына өләшергә яулыклар да алып куйган идем.
- Сөлгеләр белән яулыкларым минем дә бар, - ди икенчесе, - кәфенлегемне генә җиңгәчәй алган иде. Абый үлеп китте дә, кәфенлекләре юк икән.
- Әллә алып куймаган булганнармы?
- Алмаганнар шул.
- Мәңгелеккә килдек дип уйладылар микәнни? Үлгәч кенә кеше интектереп эзләтеп йөрмәсәләр.
- Җиңгәчәйнең үзенең дә юк икән. Сиксәннән узган бит инде. Әйттем әле, ничек инде, мин әйтәм, үлемтекләр хәстәрләп куймыйча яшәдегез, дим. Курыктым, ди.
- Курыккан, имеш. Кирәк булгач курыкмаган бит, синекен алып киткәннәр. Нәрсәсеннән куркасың аның? Кунак булып килгәч бер китәсең инде ул.  Мәетең өстендә өй борынча кәфенлек эзләп йөрсәләр, ояты ни тора.
- Оялды инде җиңгәчәй дә, оялды. Кызларына әйтеп җибәргән, миңа да, үзенә дә алырга кушкан.
- Кибеткә бик исле сабыннар кайткан, ди әле. Алып куйганнарымның исләре бетә төшкән, алыштырырга иде.
- Кыйбатлар инде хәзер сабыннары
- Кыйбат дип инде, үз тәнеңнән жәлләп торырга...

Сөйләштеләр, сөйләштеләр дә карчыклар, чынаякларын этебрәк куеп амин тоттылар. Аннан яшьрәге исәнлек-саулык теләп чыгып китте. Өйдә калганы:
- Йә, ходаем, бер сиңа гына тапшырдым инде бөтенесен, - дип чынаякларны чайкап, ап-ак сөлге белән сөртеп куйды.

Гап-гади сүзләр. Тып-тыныч кына, дөбер-шатыр килмичә генә фани дөнья белән хушлашырга әзер бу әби. Юк, үләргә җыенмый әле ул, яшисе килә әле аның. Бераз ял итеп алыр да, ишегалдына чыгып тавык-чебешләрен ашатыр. Каз-үрдәкләрне күлдән чакырып кайтарыр, пенсиягә чыгарга вакыты җитеп килгән төпчек кызының эштән кайтышына баскыч алларын юып куяр. Барысына да өлгерер. Барысына өлгереп яшәгән инде ул, шуңа күрә теге дөньяга киткәндә туачак мәшәкатьләрне кеше өстенә калдырмаска тырыша.

Яшәү аның өчен мәгънәле нәрсә булган кебек, үлемнең дә котылгысыз икәнен белә, аңа акыл белән әзерләнә. Ничек инде шул карчыкларга сокланмыйсың да, ничек инде алар турында язмый түзәсең?!

26.04.93.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар