Хатын-кыз дөньясы бик серле ул… Әйе, без – гаҗәеп кызык затлар. Ир-атлар гына түгел, кайчак үзебезне үзебез дә аңламыйбыз. Андый мисаллар – адым саен...
Рәхәтләнеп ял итә белгән кешеләргә кызыгып гомер үтә инде минем. Бар бит ул шулай дөньясын онытып, бөтен шартын китереп, бармакка бармак та сукмыйча ял итүчеләр. Мин әле атна ахырындагы ялларны күздә тотып әйтмим. Елга бер тапкыр (дөрес, хәзер инде аны күп җирдә икегә бүлеп бирәләр) отпускыга чыгып, менә шуны чынлап та ял итеп уздыра белгәннәргә кызыгып әйтәм.
Мондый сәләт миңа бирелмәгән. Безне бит бала чактан ук эшсез тору начар, тик утырма, көпә-көндез нинди сузылып яту, дип үстерделәр. «Нишләп ял итә белмим икән?» дип уйланганым да бар хәтта. Аннары үз соравыма җавабын да үзем таптым: белмәүдән түгел, ә тик кенә ял итеп ятарга оялудан килә икән бу. Сезнең дә шулаймы ул: ял итәм дип ятуың була, эшләнмәгән әллә никадәр эш искә төшә. «Шуларны эшләмичә, нишләп вакыт әрәм итеп ятам соң әле!» дисең дә... Менә, менә! Ял итүне вакытны бушка уздыру дип саныйбыз шул без!
Бер көнне: «Туктале, – дим, – гел эш тә эш... Дүшәмбедән җомгага кадәр – эштәгесе, шимбә белән якшәмбе көнне – өйдәгесе, авылдагысы... Көне буена бернәрсә дә эшләмичә, ял итеп кенә яту ничек була икән?» – дим. Эштән аласы бер көнем бар иде, шуны алып, бер көн булса да ял итәргә уйладым.
«Син бүген эшкә бармыйсыңмы әллә?» – дип аптырады ирем, инде торырга вакыт җитеп тә кымшанмавымны күреп. «Бармыйм! Бүген ял итәм! Көн алдым», – дидем. «Алайса, кичкә өчпочмак пешерерсең әле, яме?» – диде ул сөенеп.
Безнең сөйләшү кызымның да колагына кергән икән! «Әни, син өйдә буласыңмыни? Алайса, яңа чалбарымның балагын кыскартырсың әле. Вакыт булгач, кыскартырмын, дигән идең бит. Бүген как раз өйдә икәнсең...» – укуына чыгып китешли, анысы да миңа эш «өеп» калдырмакчы бит, әй!
«Бернәрсә дә эшләмим! Бүген ял итәм! Гомеремдә бер тапкыр ял итәргә хакым бармы минем, юкмы?» – дип кычкырдым артларыннан ишек ябылып өлгергәнче. «Ярар, мин әле кичкә генә пешерерсең дим бит, көндезге уннарга кадәр ял ит тынычлап», – дип «юаткан» булды ирем. Рәхмәт инде бу кадәр юмартлыкка! Унга кадәр ял ит, имеш. Юу-ук! Минем көне буе ял итәсем килә бүген. Иртәдән кичкә кадәр берни турында уйламыйча, кыл да кыймылдатмыйча! Әнә өстәлемдә «Казан утлары»ның укылмаган ничә саны ята. Аларны укырмын. Аннары берәр фильм карармын. Хуш исле күбек тутырып, соңгы мәртәбә ваннада кайчан ятканымны да оныттым инде. Бүген эксперимент ясап карыйм әле: үземә бернәрсә дә эшләмәскә рөхсәт итәм.
Шулай дип уйладым да, журналларымны кочаклап, әле суынырга да өлгермәгән урыныма менеп яттым. Рә-хә-ә-әт!
Гел компьютер каршында утырып, такта кебек каткан арка-җилкәләрем «өнме бу, төшме бу? Мондый рәхәт көннәр безгә дә килер икән», ди бугай.
Журналларны карап бетердем дә, берәр кызык фильм эзләп, интернетка кереп киттем. Кыргызларның «Җәннәт әниләрнең аяк астында» дигән фильмын бик мактыйлар иде. Әгәр карамаган булсагыз, һичшиксез карагыз сез аны. Гаҗәеп фильм! Кулъяулыкларны күбрәк итеп әзерләп куярга гына онытмагыз. Күз яшьләремә чыланып, тын алырга да онытып караганмын. Сәгатькә күз салса-а-м! У-у! «Шул гомердән бирле, күпме вакытны әрәм итеп!» дип уйлый гына башлаган идем, искә төште: мин бит ял итәм! Тынычланып, ялымны дәвам итим дисәм... башымдагы бер «таракан» кымырдап куймасынмы: «Өчпочмак пешерсәң, яхшы инде ул. Таба исе чыккач, өйләр дә ямьләнеп китә». Аннары кызымның яңа чалбарына күзем төште. Инде ничә көннән бирле балагын кыскартып биргәнемне көтеп йөри. Вакыт булуга, дип вәгъдә биргән идем бит.
Урын-җирне җыештырыйм дип тотынган идем, урамда шундый матур, җылы көн икән бүген. Әле тагын мондый көн кайчан була, үзем өйдә булганда юрган-мендәрләрне кояшка чыгарып куярга, дим. Тәрәзәләрне юып алсаң да әйбәт булыр иде, май бәйрәмендә әллә вакыт тия, әллә юк...
Бу кухня шкафларын да сөртәсе бар икән...
Кара, минем шыттырырга куйган кавын белән карбыз орлыклары чәчелмәгән бит! Кичә кич үк чәчәргә кирәк иде бит инде аларны!
Кыскасы, эксперимент барып чыкмады минем.
Бармакка бармак та сукмыйча, көне буена ял итеп кенә яту экспериментын әйтүем.
«Син мондый ялларны күбрәк сора әле эшеңнән», – диде ирем, кайнар өчпочмакларга өрә-өрә. Кызым балагын кыскартып бөккән яңа чалбарын киеп егете белән свиданиега чыгып китте. Кавын-карбыз чәчкән стаканнар ялт итеп юылган тәрәзә төбенә тезелеште... «Эх, иртәгә тагын бер көн ял булсын иде. Кыл да кыймылдатмыйча, рәхәтләнеп бер ял итәр идем, ичмасам...» – дидем мин, кояш исе килеп торган җылы мендәргә башымны төртеп йокыга китешли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк