Иң кадерле кеше!

Әтием белән үги әнием йортына мине алты айлык чагымда әниемнең әнисе — әбием китереп бирә. Бу хәлне безнең өйдә әле дә зур вакыйга итеп сөйлиләр. Чөнки алты айлык баладан бигрәк, мин яңа туган карга баласына охшаган булганмын. Авырлыгым да шул карга баласыннан күпкә артмаган.
Авызыма берни дә каптыра алмыйча аптырап бетеп, минем елавыма түзәр хәлләре калмагач, икенче көнне үк больницага чыгып киткәннәр. Табиблар ярты яшьлек сабыйның мондый хәлдә булуына сәерсенгәннәр, билгеле. “Юк, яшәмәс бу", — дигәннәр. Шулай да, әтием белән үги әниемнең өзгәләнгәннәрен күреп, минем гомерем өчен көрәшә башлаганнар.
Азмы-күпме вакыттан соң, йөземә төс кергән, авызыма ризык та каба башлаганмын. Әниемнең шатлыгы эченә сыймаган. “Терелүеңне бигрәк тә ул теләде", — дип сөйлиләр иде миңа.
Минем өчен әни, әтием өчен яхшы хатын, ә әтиемнең сукыр әнисе өчен кайгыртучан килен булырга тырышкан ул.
Бер-бер артлы сеңлем Рәйсә, энеләрем Әләм белән Әнәс дөньяга килделәр. Әтиебез көне буе эштә. Безнең өйдә иң кадерле кеше исә — сукыр әбиебез. Әтием белән әнием барлык эшне дә аның белән киңәшләшеп эшләделәр. Бу дуслыкка, бу бәхеткә без әниемнең акыллылыгы, түземлеге аркасында да ирешкәнбездер. Әбиебезнең дөньядан китүенә кырык ел вакыт үтсә дә, ул әле дә гел өебезнең түрендә утыра кебек.
Еллар арты еллар узды. Без дә үсеп җитеп, төрлебез-төрле җирдә үз тормышыбыз белән яши башладык. Җәй көннәре җитсә, оясына җыелган кошлар кебек әтиебез Әхсән, әниебез Оркыя янына кайтабыз.
Әнием белән икәү генә калганда: “Әнием, син ничек мине шулкадәр кадерләп, үз балаңдай карап үстерә алдың?" — дип сорау биргәнем бар. Ул елмаеп: “Нигә “үз балаңдай" дисең, син кешенекемени? Үземнеке ләбаса син минем!" — диде.
Әниемә булган рәхмәтләремне белдерергә сүзләр эзлим. Ул сүзләрне таба алмыйм.
Флюра
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 февраль 2021 - 12:31Без имениЖамалия эби, комеш йозеклэр белэн керден, гургэ . Харис белэн урыннарыгыз булсын ожмах турендэ .!Вәгъдә йөзеге
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.