Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Иң авыры – беренче ярты ел

Унбер ел мәктәп стеналарында белем алу, еллар дәвамында сиңа үз гаиләң кебек булган кешеләр арасында кайнау,

Ләйлә ХӘЙРУЛЛИНА


Беренче курс студентлары нинди хис-хичерешләр белән очрашалар?

Унбер ел мәктәп стеналарында белем алу, еллар дәвамында сиңа үз гаиләң кебек булган кешеләр арасында кайнау, тормышка өйрәнү... Укыган вакытта бу көннәр мәңге сузылыр иде сыман. Чыгарылыш имтиханнары  бирер вакыт җиткәч тә, мәктәп тормышы белән саубуллашабыз дигән уйлар безгә чит кебек тоела иде әле. Инде менә ул көннәр барысы да артта... Хәзер инде без 1 курс студентлары. Беренче ярты ел бик авыр бирелә дип әйткәннәрен ишеткәнем бар иде. Юллар дөрес сайланганмы дип борчыласың, бөтенләй яңа җиргә ияләшү дә җиңел түгел... 
Имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, мин үзем Россия Ислам институтының журналистика бүлегенә укырга кердем. Дөресен генә әйткәндә, барысы да мин күз алдыма китергәнчә булмады... Беренче көннәрдә үземне чит җирдә сыман хис иттем. Яңа кешеләр белән танышу да авыррак бирелде. Хәтта киенү стилемне дә үзгәртергә мәҗбүр булдым... 
Инде менә ярты ел үтте, икенче семестрны укыйбыз. Хәзер, әлбәттә, барысы да башкача. Беренче имтиханнар уңышлы тапшырылды, сайлаган юнәлеш – дөрес юлым дип ышанам. Уку башында кураторыбыз Әлфинур Минсултановна: «Беренче ярты елда үзегезне кулда тотыгыз, аннары җиңелрәк булачак», – дигән иде. Мин аның бу сүзләрен бер дә исемнән чыгармыйм.  
Ә минем кебек башка беренче курс студентлары бу ярты елны ничек кичерде икән? Моны ачыклар өчен сораштыру оештып карарга булдым. Аларга: «Укырга кергән беренче көннәрегез ничек үтте? Вакыт узу белән дөньяга, укуга карашыгыз үзгәрдеме?» – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем.

Резидә БИКЧӘНТӘЕВА, КГАУ, икътисад бүлегенең 1 курс студенты:
– Беренче көннәрне мин томан эчендә йөргән кебек хәтерлим. Башымда бер генә уй: «Университетны да дөрес сайламадым, юнәлешне дә...» Үземне ниндидер басым астында кебек хис иттем. Соңрак, ияләшә төшкәч, дуслар тапкач, барысы да әкренләп үз урынына кайта башлады – беренче тапкыр укуның тәмен тойдым... Хәзер инде бер семестр үтте, янымда якын кешеләр, укуы авыр дип әйтмәс идем, барысы да үз чираты белән бара.
Рушана ХАЗИНУРОВА, КСК, бухгалтерия бүлеге:
– Курку хисе, әлбәттә, булды. Мин моны көткән идем дә, чөнки бер дә таныш булмаган кешеләр янына кереп китү беркайчан җиңелләрдән түгел. Ләкин юкка борчылганымны тиз аңладым, группадашлар белән дөньяга карашлар туры килде – уртак телне бик тиз таптык. Шулай көннәр үтә торды: беренче ай үткәнен дә сизмәдем. Тәүге хисләрнең, борчылуларның инде эзе дә калмады.
Диләрә МӨХӘММӘДҖАНОВА,  КМК, булачак шәфкать туташы:
– Ә мин беренче көннән үк бик тыныч булдым. Кечкенәдән эмоциональ, яңа җиргә авыр яраклаша торган кыз булганга, моңа үзем дә шаккаттым. Бөтен күңелем белән сайлаган профессиямә гашыйк булганга шулайдыр. Ярты ел үтте – берни дә үзгәрмәде. Булачак һөнәремне тагын да күбрәк ярата башладым дип кенә өсти алам.
Ләйсән САФИНА, РИУ, журналистика бүлеге:
– Беренче вакытта авырлык сизмәдем. Группадашлар белән  дә бик тиз уртак тел таптым, уку процессына да беренче көннән кереп киттем. Укытучылар синең белән бер дулкында: нәрсә уйлаганны, нәрсә әйтергә теләгәннәрне аңлыйлар. Кыскача әйткәндә – таяныч булып торалар. Әмма авырлыклар бөтенләй дә булмады дип әйтә алмыйм. Мин үзем дини гаиләдә үсмәгәч, Ислам дине белән беренче тапкыр очраштым дисәм дә була. Шунлыктан киенүемне дә үзгәртергә туры килде. Аннан баш-аягым белән укуга бирелдем. Дуслар белән аралашуны да читкәрәк куйдым, хобби турында да онытып тордым. Башта тик уку гына иде... Әмма бу бик дөрес булмады, чөнки укуга гына бирелгәч, мотивация кими башлады, илһамландыручы барлык нәрсә дә юкка чыкты... Хәзер инде хатамны аңладым, шуңа укуы тагын да җиңелрәк тоела. Укысаң – җиңел, укымасаң – җиңел түгел... Моны күпләр  аңлый, ләкин кабул итәргә ашыкмый.

Психолог Гүзәл РАХМАНГУЛОВА мондый сүзләр өстәде:
– Әлбәттә, кешегә яңа урында яраклашу авыр бирелә, аеруча ул бүтән шәһәрләрдән килеп, тулай торакка урнашкан студентларга кагыла. Бу зур стресс булып санала. Ләкин, кагыйдә буларак, һәрбер стресс – ул үсү. Сүз дә юк, беренче вакытта кешегә бу киртәдән, комфорт зонасыннан чыгу шактый авыр. Кеше беренче тапкыр мондый социаль стрессны балалар бакчасында кичерә. Аннан китә мәктәп: башлангыч мәктәптән урта мәктәпкә күчү һәм соңрак инде студентлык чоры. Бу чор кеше өчен балачак белән бәлигъ булу арасында киртә булып тора. Әлеге киртәне җайлы кына чыгу өчен юлны әкренләп үтәргә кирәк. Үзеңне кулда тота белү – иң мөһим кагыйдәләрнең берсе. Шул ук вакытта яңа танышулар эзләгәндә дә сак, игътибарлы булырга кирәк. Үзгәрешләр олы тормышка күчеп баручы балага авыр тоела, чөнки ул аңа типик түгел. Бу – кеше көчле якты эмоцияләргә бирелә торган, олы тормышка күптән түгел генә аяк баскан чор. Аңа барысы да яңача ачыла, күп нәрсәдә яшьлек максимализмы өстенлек ала. Тарихка кереп карасак, күп революцияләр, сугышлар, басып алулар – студент яшендәгеләр башлангычында башкарылган.
 Уку вакытында да үзеңне беренче семестрда ничек күрсәтәсен – сине шулай истә калдыралар. Шуңа үзеңне күрсәтә белү бик мөһим. Шулай ук психологиядә шундый төшенчә бар: теләсә нинди гадәт кешедә егерме бер көн эчендә барлыкка килә. Әгәр кеше шул вакыт эчендә бер үк төрле гамәл башкарса, психологик тәҗрибәләр күрсәткәнчә, ул алга таба әлеге эшне гел үтәячәк. Шуңа студент өчен уку йортына килеп кергәч, беренче өч атна бик авыр бирелә. Күп күләмдә информация, яңа танышулар, режим... Әлбәттә, авыр тоела. Шулай студент өчен яңа яшәү рәвеше барлыкка килә, эмоциональ тайпылышлар күзәтелми башлый.
Олы тормышка аяк басу – җиңелләрдән түгел. Ләкин үсү авырлыкларсыз булмый икәнлеген онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар