Гыйбрәтләр аласы бар

Без күп очракта кайдадыр булган хәлләрне ишетеп тетрәнәбез, бер белмәгән кешеләрнең кылган гамәлләре безне йә сокландыра, йә нәфрәтләндерә. Югыйсә гыйбрәтне ерактан эзлисе дә юк.
Джоджо Мойесның «Синең белән очрашканга кадәр» дигән бәяны тетрәндерде әле мине. Мине генә дә түгел. Китапны кулдан-кулга йөртеп укыдык. Әсәрнең каһарманы Луи атлы сәламәтлеге кеше көнләшерлек егет гомеренең иң уңышлы, иң гайрәтле, киләчәккә ниятләрнең иң кыюларын корган бер чагында автомобиль һәлакәтенә юлыга. Үз гаебе белән дә түгел. Яңгырлы төндә мотоциклда җилдерүче берәү аны абайламый бәрдереп китә. Луиның кара көннәре әнә шул каһәр суккан төннән башлана.Әсәрне укучы кеше һәр туган көнне Луи белән бергә «яши». Аның газапларын күңеле аша үткәрә, ахыр килеп, егетне соңгы юлга озата. Китапны төн чыкканчы укып бетереп, ябып куйдым да уйга калдым. Йә, ярый, бу Луи шулай яшәгән, дөресрәге көннәрен берәмтекләп санап, рөхсәт ителгән (эвтаназия турында сүз бара) үлем сәгатен көткән. Аны карау өчен ялланган кызыкай егеттә яшәү дәртен уяту өчен алты ай дәвамында башын ташка гына бәрми инде. Әмма... җиңелә. Дөнья белән элемтәдә яшәү өчен компьютеры, матди байлыгы, аның һәр ымына сизгер хезмәтчеләре, аның өчен үлеп торган ата-анасы исән һәм ...инде аны шул хәлендә дә үлеп ярата башлаган Катрина була торып үлемне сайлый. Имеш, бәдән саусызлыгы аңа сайлау мөмкинлеген калдырмый. Күп мәртәбәләр үз-үзенә кул салу омтылышыннан соң алты ай яшәп торырга ризалашуы да әнисе хакына гына.
Алты ай сыналу! Безнең Фәнис абый! Фәнис Яруллин 53 ел чыдады. Һәм ул бу гомерне чыдау дип түгел, ЯШӘҮ дип раслады. Үзен һәм хатыны Нурсөяне лаеклы яшәтү өчен акчаны үзе эшләп тапты. Аның мирасы булып татар мәдәниятендә киштә-киштә китаплары калды. Язу машинкасына тиенгәнче, компьютеры гына түгел, җайлы телефоны да юк заманада ике куш йодрык арасына каләм кыстырып язылган китаплар бит ул. Китаплар гынамы? Фәнис Яруллиннан ничә буын яшьләрне тәрбияләү өчен батырлык, чыдамлык үрнәге, ягъни олы гыйбрәт калды.
Луины Фәнис Яруллин белән чагыштырам да, тагын бер мәртәбә үзебезнең ваемсызлыкка хәйран калып куям. Аның яшәешен җиңеләйтү өчен ни эшләдек соң без? Фәнис абыйның һәр көнен мәгънәле итү мәшәкатен фидакарь Нурсөягә йөкләдек тә тынычландык. Нурсөя Фәнис абыйның каршы диварга эленгән көзгедә генә чагылган мохитен киңәйтү өчен, аны очкычларга күтәреп менгерә-төшерә, Урта Азия калаларына кадәр алып барды. Колагы сандугач җырын ишетсен өчен, сазлыклы урында кишәрлек алып, бакча булдырды. Фәнис абыйны шул бакчага йөртү өчен машина руленә тотынды. Бу икәүнең битарафлык чытырманын ера-ера ничекләр итеп яшәргә тырышуын һичьюгы ишетә белсә, теге Луи тормыштан алай тиз генә туймас иде. Үзен караучылар аны «онытып торган» һәр мизгелне Луи үлемне якынайта торган берәр әмәл эзләүгә сарыф итә. Ә бит гомерең өзелүгә сәбәпләр, эзләмәсәң дә, табылып кына тора.
Шулай бер вакытны Фәнис Яруллин өйдә ялгыз гына калган чагында плитәдә янып калган уттан янгын чыга. Фәнис абый мең дә бер газап белән караватыннан тәгәрәп төшеп, ишек янына шуышып килә: ишек дөбердәтеп, дөньяга сөрән сала. Ә юлда авариягә тарулары? Әгәр яшәү дәртең булмаса, үл дә куй гына бит. Юк, Фәнис абый көрәшә. Башкаларны да бердәнбер гомер өчен көрәшергә кирәклегенә ышандыра. Исбатлый да. Нәтиҗә: татар дөньясында мәгърур исем калды. Ул безнең кавемнән! Ул минем авылдашым!
Февраль аенда Фәнис Яруллинның туган көне. Аңа 78 яшь тулган булыр иде.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
26 май 2022 - 15:03Без имениДингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
-
25 май 2022 - 22:40Без имениСез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.