Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Дәү әнием казлары

Сеңлем шалтыратып: «Сиңа юл уңае бит, кереп, ун каз бәбкәсе генә алып кайт әле», – дигәч, авылга кайтышлый, инкубаторга сугылдым. Җан кисәкләрем, шулкадәр дә матур шушы каз бәбкәләре. Ун каз, унбиш үрдәк бәбкәсен алып кайтып, ишегалдындагы чирәмлеккә җибәрдем. 

Безнең балачак чирәмлектә каз бәбкәсе саклап узды. Карап торышка гына җайлы күренә ул: берни дә эшлисе юк, тик утыр шунда чыбык селкеп, китап караштырып... Ике сәгатьтән үк бу эш ялыктыра, урамда башка балаларның чыр-чу килеп качышлы уйнаганнары колакка кереп, кызыктыра, әйди. «Барып, карап кына киләм», – дисең дә, онытылып китеп, уенга чумасың. Берзаман казларың исеңә төшеп, чирәмлеккә чапсаң, казлардан җилләр искән. Кайда булыр? Эскерт артлары, утын әрдәнәләре, күршеләрнең ишегаллары, капка төпләре – берсен дә калдырмый урап чыгасың. Юк казлар! «Әни җанны алыр инде, нәрсәләр генә әйтермен», – дип, курка-курка гына өйгә кайтасың. Ә анда... лапастан туйганчы төйгән бәрәңге белән болгаткан он ашап казларың чыгып килә. Дөньядагы иң зур бәхет менә шунда   – казларыңны тапкан вакытта кебек тоела. Иңнән таулар төшкәндәй буласың. Уф, моннан соң бер минутка да калдырмыйм, дисең. Иртәгесен... иртәгесен дус кызларың су коенырга чакыра. Ике генә минутка дип, елгага йөгерәсең дә, ярты көнгә «батасың». Кайтсаң, ишек алдында сыек чыбык белән әниең көтеп тора. Мескен бәбкәнең берсе юк – әллә карга алган, әллә каядыр адашып калган. 

Дәү әнинең казлары бәбкәне күп чыгара иде. Ике ана казга егерме дүртәр бәбкә үсә. Шулкадәр яратып, сабый бала баккандай тәрбияли иде ул аларны. Атна-ун көн башта өйдә генә асрый: «Җир суык әле, эчләренә салкын тияр», – ди. Минем вазыйфа – тузганак яфрагы җыю. Хәзер генә бөтен җирне басты бу үлән, ул вакытта аны эзләп табарга кирәк иде әле. Аннары шушы яфракны кычыткан белән аралаштырып, бик ваклап турыйсың. Эре итәргә ярамый, бәбкәләрнең аңкауларына ябыша, ди дәү әни. Тураган үлән кушылган ипи йомшагын шундый да яратып ашый алар. Матурлар, йомшаклар, үзләреннән шундый да тәмле бәбкә исе килә. Идәнгә кәгазь җәеп, тартмаларыннан чыгаргач, шатланганнарын күрсәгез! Бәләкәй генә канатларын кагына-кагына, берсен-берсе куәтли-куәтли, өерләре белән идән буенча чабышалар. «Әниләре бизәр тагын, китебрәк торыгыз, ана казны алып керәм», – дип, дәү әни лапастан ана казны алып керә. Бәбкәләре белән кушылу шатлыгыннан менә сөенә бичаракаем. Муенын бәбкәләргә таба суза төшеп, үзенчә нидер көйли: «Кага-га-га-га! Кага-гагак!» Ә бәбкәләр аңа каршы: «Пип! Пип! Би-би-бип!» Өйдә бик озак юандырмый дәү әни казны, балакайлары белән бераз күрештерә дә, кире лапаска озата. Төнгелеккә генә кертә аннары. Әниләре чыгып киткәч, бәбкәләрнең ничек итеп елаганын белсәгез сез. Өелешеп, бусага төбенә киләләр. Сикереп кенә чыгарлар иде дә, бусага биек, ә алар бәләкәйләр әле. Өйдәге бәбкә тавышыннан колаклар тона берзаман, хор белән кычкыралар: «Пип! Пип! Пип!» Түзмим, әнкә каз сыман муенымны сузып, иелә төшеп, бәбкәләргә эндәшәм: «Кага-га-га! Кага-га-га-га!» Бер мәлгә сагаялар, тавышлары тына. Аннары кечкенә канатлары җилпи-җилпи, идәнгә тыпыр-тыпыр басып, каршыма йөгерәләр.

Каз бәбкәсе кешегә бик тиз ияләшә, аннары артыңнан калмый, эт шикелле ияреп йөри. Суга барасың – артыңнан тезелешеп казларың бара, бакчада чүп утыйсың – рәшәткә ярыгыннан башларын тыгып карый-карый казларың көтә. Балачакта укып үскән китапларның кайсысын гына ачып карама – барысында да каз бәбкәләренең яшел «мөһер» эзе калган. Чирәмлектә япма җәеп, китап укып ятканда алар да яныңа елыша. «Булды инде, укыма, безгә күңелсез бит», – дигән кебек, үрелеп, кулыңдагы китабыңның почмагын кимерә, булганраклары алдыңа ук менеп кунаклый. Менә шунда искәрмәстән генә төшеп кала да инде теге «мөһерләр». 

Казларны беренче тапкыр суга алып төшкәнне күрсәгез иде. Дәү әни анысын да ашыктырмый: «Су салкын, тагын берәр атна түзсеннәр әле», – ди. Ниһаять, теге көткән көн җитә. Америка чаганыннан озын гына чыбык сындырып алып, казларны авыл уртасындагы буага таба куасың. Ә аларның барасылары килми, күрше урамдагы үлән шулкадәр тәмле икән ләбаса – керт-керт, керт-керт – үлән чемченәләр. Теге чыбыгың белән син аларны алга куган буласың, ә алар артка борыла. Аптырагач, алларына чыгып, артыңнан чакырып карыйсың. «Каударландыра күрмәгез, ашый-ашый гына барсыннар», – ди дәү әни. Ничек ашыктырмыйсың инде, анда – буада, казлар-үрдәкләр белән беррәттән дус кызларың күптән су коена. Син дә шул суга чумар мизгелләрне тының белән тартып китерердәй булып торасың. Ә монда казлары барырга уйламый. 

Су буена алып төшә торган тыкрыкка җитәрәк, әнкә каз шомрая. Яр буенда узган ел танышып калган «дус казы»ның тавышын ишетеп ала ахрысы: урамнарны яңгыратып, бер каңгылдап куя: «Кака-как!» Аңа каршы яр буеннан җавап ишетелә: «Как! Как!» Ура! Казларым адымнарын тизләтә. Тыкрыктан борылуга әнкә каз йөгерергә үк тотына, бәбкәләре артыннан чак җитешә, килә-килешкә түше белән суны ярып кереп тә китә. Әнисе артыннан беренче килгән бәбкә, шунда ук суга сикерергә кыюлыгы җитмичә, яр буенда кисәк туктый, аның артына башкалары өелешә. Ул арада эчкәре үк кереп киткән әнкә каз, кире борылып килеп, кечкенәләрне үзе артыннан суга керергә әйди. Аның кыставына бер бәпкә – ул иң-иң батыры! – түзми, яр читенә басып, аяк очларына күтәрелә дә канатларын җилпеп суга сикерә. Аның артыннан башкалар коелыша. Ә берсе – монысы иң кыюсызы инде – елап, ярда кала: «Пип! Пип!» Әнкә каз ташлап китми аны, сабыр гына батырлыгын җыйганын көтә. Ә мин түзмим, барып кулыма алам да, тыпырчынган бәбкәне суга кертеп җибәрәм. 
Берзаман бәбкәләр дә суның рәхәтлеген белеп ала: менә китәләр куышлы уйнап, суга чумлап. Аларның шатлыгы әнкә казга да йога. И бәхетлеләр! 

...Сеңлем бәбкәләрен алып киткәнче мин ярты көнгә әнә шулай балачагыма кайтып килдем. Гомерләрендә дә тере каз бәбкәләре күрмәгән балаларыма бер зур шатлык булды инде бу. Берүк исән-сау үссеннәр дә казлары, дәү әни әйтмешли, үзләренә насыйп ризык булсыннар.  


Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чыннан, балачакка алып кайттыгыз. Бик зур рэхмэт язмагыз очен!

    Хәзер укыйлар