Логотип
Арабыздан беребез

ЧИРМЕШӘННЕҢ ВИЦЕ-ПРЕМЬЕРЫ

Тагын килдек Чирмешәнгә. Тагын сокландык. Узган елгы сәфәребез дә әле кичә генә кебек иде. Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова район үзәгендәге парк-скверлар, яңа төзелгән Боз сарае, Яшьләр үзәге, спорт мәктәбе, караучысыз өлкәннәр йорты, тагын әллә нинди матур биналар белән таныштырып йөргән иде.

Тагын килдек Чирмешәнгә. Тагын сокландык. Узган елгы сәфәребез дә әле кичә генә кебек иде. Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова район үзәгендәге парк-скверлар, яңа төзелгән Боз сарае, Яшьләр үзәге, спорт мәктәбе, караучысыз өлкәннәр йорты, тагын әллә нинди матур биналар белән таныштырып йөргән иде. «Көрәнсу йортлар – ятим балаларныкы, яшел түбәлеләр – ипотеканыкы, боларында ветераннар яшәячәк... Тиздән яңа мәчет ачылачак. Искиткеч булачак!..» – дип, бар хыялларын да кушып сөйләгән иде. Күр, тирә-якны тагын да ямьләп, балкып утыралар хәзер!

Чирмешәнне генә түгел, Рәмзия Шакир кызының үзен дә яңа яклары белән ачтык... Эшлекле. Тынгысыз. Һәркемгә булышырга әзер... Болары – без күргән кичәге Рәмзия иде. Ә бу юлы без аны ихлас, олы йөрәкле, нечкә күңелле, күп сынаулар узган ханым итеп кабул иттек, күңел кылларына кагылып уздык, хатын-кыз матурлыгын, бай эчке дөньясын күрә алдык.

«Рәмзия Шакировна, сез ни әйтерсез? Рәмзия Шакировна, бәлки, болай эшләрбез? Рәмзия Шакировнаны күрәсе иде...» Бу исем көнгә ничәмә-ничә кабатланып, кайсы гына килешләрдә төрләнми икән... Сораулар, мөрәҗәгатьләр, киңәш-табышлар... Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булгач, нинди генә өлкәләрне колачларга туры килми. Мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, балалар һәм яшьләр дөньясы, спорт, дин, милләтара мөнәсәбәтләр, социаль проблемалар... Санап кына бетерерлек түгел. Рәмзия Шакир кызын Чирмешәннең вице-премьеры дисәң дә ялгыш булмас. Төнлә уятып сорасалар да, һәр өлкәнең проблемаларын биш бармагы кебек белә ул. Нәрсәләрне яхшыртырга, камилләштерергә икәнен дә, хыялында йөрткән матур уйларны ничек, ни рәвешле тормышка ашырырга кирәген дә...

Рәмзия командасы

Ә хыяллар күп, төрледән-төрле. Уйлап тапкан проектларыңны тормышка ашырыр өчен үз тирәңә сәләтле кешеләрне туплый белергә тиешсең. Иң беренче чиратта команда булдырырга кирәк дип күңеленә беркетеп куя ул. Төрле эшләрне башкара ала торган кешеләр булырга тиеш командада. Йә яза, йә кызыклы идеяләр уйлап таба, йә башкаларны көйли-җайлый белә, тиз эшли... Кемдер тынычрак, кемдер салкын акылы белән кайнарракларны суытып җибәрергә сәләтле, кемдер таләпчән, йомшак, нечкә күңеллеләр дә юк түгел... Инде телгә «женсовет» дип кенә кереп киткән хатын-кызлар советы иҗтимгый оешмасының эшен җанландыру зарурлыгы тугач та, районның иң булдыклы хатын-кызларын барлый Рәмзия Долгополова. «Безнең Чирмешән» газетасы журналисты, шаян-шук, позитив, тәвәккәл, оештыру сәләтенә ия Гөлсирә Шәрифуллина оешмага менә дигән рәис! Мәдәният бүлеге начальнигы Ольга Владимировна аз сүзле, әмма бер әйтә – берәгәйле әйтә! Пенсия фонды җитәкчесе, гел елмаеп торучы Лилия Сәүбанова кебекләр дә бик кирәк. Ул Рузиләне кара инде: үзәкләштерелгән китапханәләр мөдире Минхәерова үзе матур җырлый, җитез, ни кушсаң шуны ялт итеп эшләп куя... Шагыйрәләре дә бар: Рушания Әхмәдуллина. Авыл хуҗалыгы академиясендә укыганда ук спектакльләрдә уйнап йөргән. Җыр сүзләре булып китәрлек шигырьләр яза... Бу нечкә күңелле ханым картлар йортына барган саен елап-сыкрап кайта. Социаль яклау бүлеге начальнигы да әле ул: нәкъ кирәкле кеше! Зур эш тәҗрибәсенә ия мәгариф бүлеге мөдире Светлана Әхмәтова, аның урынбасары, искиткеч җаваплы һәм эшчән Флера Рәхимҗанова... Һәрчак креатив фикерле яшьләр бүлеге мөдире Лена Портнова... Кара, Чирмешәндә бөтен начальниклар хатын-кызлар икән бит, дип елмая ул канәгать калып. Ә командасындагы ул кызларны кадерле кешеләрем дип йөртә. Үзенә дә таләпләре югары Рәмзиянең. Әйе, аны көчле, тәвәккәл җитәкче дип беләләр. Әмма харктерында романтизм да бар, ихласлык та. Нечкә күңелле. Кешелекле. Гади. Кабинеты һәрчак ачык. Аның турында шулай әйтәләр. Карьера баскычларыннан күтәрелүнең бер генә сере бар – алны-ялны белми ат кебек эшләргә кирәк! Төрле юллар белән күтәрелүчеләр очрый, әлбәттә. Ләкин үзләрен аямыйча эшли белүчеләр дә кирәк шул. Менә шулай чынлап эшли белгәне өчен күтәрелгән ул.

Үзе өчен билгеләнгән алтын кагыйдәләре дә бар. Кергән кешегә хөрмәт белән карарга! Үзеңне дөньяның кендеге кебек тотмаска! Һавалы, тәкәббер булмаска! Җитәкче икәнеңне онытмаска! Иң элек халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга! Кирәк чакта кайберәүләрне урынга утыртырга! Гомере буе көчле характерлы, зәвыклы, эрудицияле, тормышта нәрсәгә дә булса ирешә ала торган хатын-кызларга соклана ул шулай. Җыенысы бик җаваплы бит боларның да. Яңалыктан куркып тормыйлар. Бер-берсен тулыландыралар. Район хатын-кызларына кагылышлы чараларны да алар үзләрендәге бар җылылыкны, игътибарны, кадер-хөрмәтне кушып үткәрә белә. Район хакимияте башлыгы белән очраштырыр өчен 8 Мартта, Әниләр көнендә авыллардагы иң лаек әниләрне, апаларны җыялар: һәр очрашуда 100 әр кеше була. Төрледән-төрле хатын-кызларны чакырырга тырышалар. Бүләкләр биреп, чәй табыны әзерләп, күңелләрен күрәләр, игътибар һәм хөрмәт күрсәтәләр. Исәпләп караганы бар Рәмзиянең: меңләгән хатын-кыз район җитәкчесендә кунакта булды инде соңгы елларда! Бар җирдә дә юк мондый матур гадәт. Район башлыгы акча жәлләп тормый. «Алар – үзебезнекеләр, без дә зурламасак, кем зурлар», – ди район башлыгы Фердинант Мидхәт улы Дәүләтшин.

Монысы – йөз-мең мәшәкатьләрнең берсе, бер бөртеге генә әле. Ә уй-хыяллар, башкарасы эшләр – бихисап!

Матур киенеп йөрегез!

Чирмешән кызларын матур итеп күрәсе, башкаларга да матур итеп күрсәтәсе килә Рәмзиянең. Юкса авыл тормышында яшәп, маллар асрап, бакчада казынып, кайчак үзләренең матур икәннәрен дә онытып җибәрә бу кызлар. Шуңа да «Сөембикә» журналы редакциясенең «Матурлык подиумы» оештыру турындагы тәкъдимен хуплап ала нечкә тоемлы җитәкче. Чирмешән кызлары болай да матур. Үзләренә килешкән киемнәрне сайлый белергә генә өйрәтәсе бар үзләрен. Күз алдында чып-чын модельләргә әйләнәчәкләр. Долгополованың үзен менә районда иң матур, килешле киенеп йөрүче хатын-кыз дип исәпләр икән. Күлмәкләрнең зәңгәре дә, чия төсендәгесе дә, фирүзә, әфлисун төсендәгеләре дә – барысы да килешә аңа. Шәрык стилендәге алка, муенсалар, төрле төстәге шарф-косынкалар да. Сәламәт булыр өчен ул... иртән яланаяк карда йөгереп керә, эссе мунчадан чыгып кар көртенә чума. Ә аруларын бетерер өчен чаңгы юлларыннан уза.

Зәвык, матурлыкка соклану кебек сыйфатлар әти-әнидән киләдер, – ди Рәмзия ханым, балачагын сагынып. – Безнең өй авылда иң матур йортларның берсе иде. Әти – балта остасы. Әни чисталыгы, пөхтәлеге белән өебезне ямьгә күмүче. Ул мендәр япмалары, ул кырт итеп җыелган урын җир... Ап-ак мич бөтен җирне яктыртып тора кебек. Мич башына инде ялгыш та бер артык әйбер дә куелмый. Тротуар буйлап керәсең –як-якта чәчәкләр! Авылда кайткан кунакларны ашка алдыру гадәте бар бит. Сезнең өегез ямьле, ашларыгыз тәмле була дип, гел безне сайлыйлар иде. Яхшы гаиләләр безнең әти белән әни кебек булырга тиеш дип уйлый идем мин. Әйбәт гаилә моделен аларда күрә идем. Әтигә күптән түгел 85 яшь тулды, әни белән бергә 60 ел гомер кичерделәр. Матур яшәгәнгә ул! Әле дә хәтерлим: әти әнигә бик булыша иде. Ә әни бу хакта бер дә сөйләп йөрми. «Серегезне кешегә сөйләмәгез», – дип әйтә иде ул. Кешегә сөйләгәнче, үземә сөйләгез», дип куя иде. Бик зирәк хатын! Дәшми кала белә ул! Сабыр. Чәчрәп чыкмый: башта уйлап бетерә. Сүзнең мәгънәсен ассызыклый. Ашыгып сөйләмәскә куша. Әти гаилә өчен җан атып яши. Бөтен тапканы – балалар, өй өчен булды. Матур киемнәрне безгә Мәскәү, Ташкент, Казан, Самаралардан алып кайтырлар иде. Алтын урталыкны табып тәрбияләделәр. «Кешене гаепләгәнче, иң беренче үзегезне күрегез, үзегездән башлагыз», – дия иде әни. Ямьсез сүзләр әйтешеп, кеше көлдерү булмады безнең гаиләдә. Әни – минем өчен хатын-кыз идеалы. Характеры, тормышка мөнәсәбәте сокланырлык. Күп сыйфатлар аңардан күчкән. Хатын-кыз матур йөрергә тиеш дигәннәре дә әнидән сеңгән безгә. Чирмешәннән Лашманга мотоциклда кайтабыз шулай. Юлда барыбер тузан дип, чалбар, курткадан гына үзебез. «Ямьсез киенеп кайтмагыз авылга!» – дип әни бер генә әйтте! «Өйдә сәләмә халат киеп йөрмәгез!» – монысы да әни сүзләре иде. Һәм алар гомерлек сабак булды.

 

Лашман кызы булу – бренд ул!

Мишәр кызы булсын да, үз дигәнен итмәсенме? Тырыш, максатчан, эшчән, үткен, диләр аның турында. «Мин бит Лашман кызы! – ди Рәмзия горурланып. – Скрипкачылар, җырчылар, балта, тимер осталары, бик күп җитәкчеләр, абруйлы кешеләр авылыннан!» Лашман мәктәбе зыялы укытучылары белән дан казанган икән. Һәр баланың эчке дөньясын, сәләтләрен ачу өчен ниләр генә эшләмиләр. Кемдер бии, берсе рәсем ясый, икенчесе җырлый, ә Мөхәммәтҗанова Рәмзия исемле кыз – яза! Шигырьләре, мәкаләләре әле «Яшь ленинчы»да, әле «Татарстан яшьләре»ндә басыла. Мәктәптә дә «бишле»гә генә укый. Отряд, дружина советы председательләре булу да килешеп тора үзенә. Казанда педучилищеда укый башлау белән класс старостасы итеп сайлап куялар үзен. Ут уйната торган кыз, кыскасы. Каян шундый булган дип аптырыйсы юк, булган кешеләр баласы бит ул. Әтисе Шакир абый да, әнисе Зөлхиҗә апа да берсеннән-берсе акыллы балалар үстерәләр. Энесе Рәис, сеңелләре Зөлфия белән Фәридә дә апаларыннан калышмый. «Мин үзебезнең урам тәрбиясен дә аерып әйтер идем, – ди Рәмзия. – Ярымутраудагы сыман, аерым бер кабилә кебек яши идек бит без. Язларын Сөлчә елгасында су күтәрелеп, басма-күперләрне алып китә дә, урамыбыз бүленеп кала. Шуңа безне атауныкылар дип йөртәләр. Шундый бердәм, тату үзебез. Гайбәт сөйләү, кеше гаепләүләр гел юк. Бер-беребезгә таяныч, терәк булып үстек. Бик бердәм һәм бәхетле идек. Кеше үзенең туган җирендә генә тулысынча бәхетле була аладыр»...

Укытучы эше – күңеленә иң хуш килгәне. Ике дә уйлап тормый педучилищега китә. Аннары инде Югары Кәминкә мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Юк, Рәмзия барыбер дә иҗат кешесе икән. Аңа кечкенә класс бүлмәсе генә кысан тоела башлый. Хыялы әллә кайларга оча, күңел офыклары дөньяларны айкый. Редакциягә шулай килә ул... Кияүгә чыгу, бала туулар... Яшь гаиләне яңа төзелешләр алгысыту... Фермер да, телевидение дикторы һәм алып баручысы да... Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасына күтәрелгәнче әле районның мәдәният бүлегендә, хакимиятнең оештыру бүлегендә, яшьләр һәм спорт бүлегендә чарлана тагын... Алай гынамы соң! Язмыш аңа бик күп сынаулар әзерләп куйган икән бит. Рәмзия сөйләгәннәр – үзе бер хикәя.

 

Әй, язмыш, язмыш...

Кама Аланында АЭС төзелә башлаган еллар иде. Без – яшь гаилә, Чирмешәннән шунда киттек, кечерәк кенә фатир да эләкте. Эшкә дип китеп, үземә үзем яңа эш уйлап таптым бит. Кая да булса урнашмакчы булып йөрим шулай. Ни укытырга, ни балалар бакчасына, ни китапханәгә кеше кирәк түгел. АЭС каршында эшләп килүче мәдәният йортына бардым тәвәкәлләп. Түгәрәк алып бара алам, дим, кирәкми, диләр. Татар театры оештыра алам, дим. Эш юк, дип, чыгарып җибәрмәкчеләр. Алай да берсе, керегез әле, дип, кире борды. Оештырып карагыз соң, диләр. Оештырдык! Ничек кенә әле! Театрлар, концертлар белән күрше авылларга да чыга идек әле. Бер-ике елдан атом электростанциясе төзелешен туктаттылар. Ирем Вячеслав Башкортстанга фермер булып китте, артыннан без дә кузгалдык. Бүздәк районында, үзәктән 40-50 чакрым ераклыкта кырда дүрт гаилә яшәрлек бер урынга килеп урнаштык. 600 гектар җире, техникасы бар. Мин мәктәптә балалар укыттым. Ирләр алтышар-җидешәр гектар мәйданда көнбагыш, карабодай, чөгендер үстерә, маллар асрыйбыз. Дүрт ел гомер үтте дә китте шулай. Психологик яктан авыр чакны да әйтми кала алмыйм... Улыбыз Дениска 3 яшь, Динарага 6 ай иде. Май башыннан кырда эшләүче ирләргә ашарга әзерләп тора башладым, 12 сендә язгы эшләрне төгәлләп кайттык. Шул көн миңа авыр сынау әзерләгән булып чыкты. Буралар янында бала-чага белән уйнап йөргән Денисыбыз, бүрәнәләр ишелеп, шулар астында калган. Берничек тә коткарып калып булмады: чигәсенә кан сауган иде... Юк-юк, язмыштан зарланмыйм. Никадәр тормыш тәҗрибәсе бирде ул! Гомерлек дуслар табып кайттык!..

Рәмзия ханым бераз тын торды да тагын бер четрекле темага кереп китте.

Катнаш гаиләләр турында күп сөйлибез хәзер. Ә ул катнаш никах дигәннәрен үз башымнан, йөрәгем аша уздырган кеше бит мин. Кем уйлаган Вячеслав Долгополов дигән рус егетен очратырмын да кияүгә чыгармын дип... Ялгыш кына да башыма китергән булмады! Татар мохитендә тәрбияләнеп үскән гап-гади авыл кызы бит мин. Язмыштыр бу. Милләт дип, байраклар күтәреп чыксаң да, язмыш дигән әйбер бар икән ул... Бүген, бу заманда, «үз милләтегезгә генә чыгыгыз, үз кешегезгә генә өйләнегез» дип, чикләр куеп, кысаларга утыртып кына була микән? Кияүгә чыкмаган күпме кызлар, өйләнмәгән никадәр егетләр бар... Ә бит кеше гаиләле булырга тиеш. Берәү дә ялгыз калмасын. Һәркайсы башлы-күзле булсын, балалар үстерсен. Гаилә бәхетенә тиенсеннәр. Балаларны исә нык иманлы итеп тәрбияләргә кирәк. Үзеңне, телеңне, асылыңны саклап калыр өчен иманың нык булсын икән ул. Хәзер менә уйлыйм да...Иманым, динем нык булганга, үземне хөрмәт иттертә, үз фикеремне, үз сүземне үткәрә алдым. Алай гынамы, Славага кияүгә чыгып, мин тагын да милли җанлырак булып киттем, татарлыгым көчәйде. Энә биреп, дөя алу дип саныйм мин моны. Слава башта ук, безне татарчага өйрәтмәделәр, өйрәнергә кирәк булган дип гел әйтә иде. Кызларым Динара белән Маргарита чеп-чи татар кызлары булып үсте. Икесе дә татар егетләренә кияүгә чыктылар. Динара белән Дамирның – Әмирханы, Айселе үсә, Рита-Маргарита белән Рамил Сөембикә дип исем кушты кызларына.

Слава белән 30 ел бергә бик матур яшәдек. Сизәм: бер заман ул моңсуланып калды, үз эченә бикләнде. Һәм көннәрдән бер көнне ул үз милләте кешесенә тартылуын әйтте. Бездән китүе иде бу аның. Башта бик авыр булды, әлбәттә. Миңа да, кызларыбызга да. Хәзер инде әрнү китте. Минем бер гадәт бар: ачу сакламыйм, үткәреп җибәрә беләм. Үз милләтенә, асылына зарыккан бит ул, дип, Славаны акларлык сүзләр эзләдем. Шушындый чишелеш килеп чыгуга күңелемнән риза да була башладым. Кеше бер генә килә бит дөньяга. Үзе теләгәнчә яшәргә хакы бар аның да. Вячеслав – яхшы кеше. Җайлы, тыныч, төпле. Иҗади кеше икәнемне аңлап, булдыра алганча булышты, битәрләмәде, кырын карамады. Аерылышкач та дуслар булып кала алдык. Кызларыбыз туйларында парлап утырдык, туй чыгымнарын бергә күтәрдек. Хәзер кода-кодагыйлар белән рәхәтләнеп аралашабыз, оныкларга сөенеп бетә алмыйбыз: ул да, мин дә. Тагын бер әйберне әйтим әле: кайнанам Хайрия белән әниле-кызлы булып яшәдек, килендәшләрем якын сердәшләрем булды, бүген дә нәкъ элеккечә аралашабыз. Аның туганнары белән ике арадагы җылылыкны саклап кала алдым мин. Тормышыңда очраган кешеләргә рәхмәтле була белергә кирәк. Кыен чакларда мин шул кадерле кешеләремә таянам.

* * *

Рәмзия Шакир кызының көне... планеркалардан башлана. Менә хәзер киңәшмәгә кереп китәр. Һәрвакыттагыча, яңа мәшәкатьләргә, яңа бурычларга күмелеп чыгар. Бөтен барлыгы белән кабат ыгы-зыгылы тынгысыз хәяткә чумар. Бер генә мизгелгә ул тәрәзәдән кышкы урамга, ап-ак дөньяга, карга күмелеп утырган агачларга, күзне чагылдырган ак юлларга карап тынып калды. Шул садә матурлык никадәр илаһи көчкә ия: тынычландыра, очсыз-кырыйсыз уйларын бер тәртипкә тезә, бар кыенлыкларны җиңәрлек куәт бирә. Димәк, бар да яхшы булачак!

 

Галерея

Теги: Хозяйка села

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар