Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Без үскәндә ирләр ир иде, хатыннар – хатын

Без үскәндә малайлар белән кызларга тәгаенләнгән эшләр нык аерыла иде. Кызлар өй эчендәге эшләр белән мәшгуль булса, малайлар, гадәттә, тышта – терлек карау, аларның астын арчу кебек эшләрдә. Көтүдән ач кайткан сыерларны җитәкләп үләнле җирләргә алып барганда да, ферма атларын сакларга куна-төнә йөргәндә дә арада кызлар булуын хәтерләмим. Утын кисү, яру шулай ук без – малайлар өстендә иде. Кызлар исә әниләргә булыша: кер юалар, идән ышкыйлар... Хәер, өй эчендә дә, ихатада да тавык чүпләп бетермәслек иде эш. Ул заманда, дип әйтергә кирәктер... 

Бу өлкәннәр арасында да шулай. Кемдер хатын-кыз эшенә килеп тыгыла икән, ул инде хатынша булып телгә керә. Ирләр эшеннән чирканмаучыны, әлбәттә, ирдәүкә дип атыйлар. Андыйлар да сирәк кенә очраштыргалый иде. Меңгә бер...
Авыл мин үскәндә кадими, ягъни шактый консерватив иде әле. Гасырлар дәвамында урнашкан яшәү рәвеше бер көйгә дәвам итә. Искә төшерсәң исең китәрлек: безнең авылга электр уты 1965 елда гына кергән. Мин әле куыклы лампаларны хәтерлим. Сигезле лампа дигәне бик якты яна, аны кунаклар килгәндә рәешкә генә кабызалар. Мунчада исә «пелт-пелт» дип аталган сукыр лампа. Чып-чынлап «мин чыра яктысында тудым!» дип әйтерлек. Менә шул яктыдан интернет заманына кадәр килеп җиттек. Кыска гына гомердә. Уйласаң, бик зур тетрәнүләр, планетар үзгәрешләр кичергән буын без. Шуңа күрә ул замандагы аршын белән бүгенге чынбарлыкка якынлашырлык та түгел. Тарихи күзлектән караганда, күз ачып йомганчы вакыт үткән, ә аерма күк белән җир арасы! Ләкин бит безнең күңел шунда, рәшәгә төренгән үсмер чакта; нинди генә яңа технологияләр тормышыбызга кермәсен, артта калган патриархаль тормыш һаман безнең итәгебездән тарта, авызыбызны ачсак бәрәңге күренә. 
Без үскәндә ир-ат – ир-ат, хатын-кыз – хатын-кыз иде. Һәрберсе үзенә тәгаенләнгән, үзе булдырган эшне башкарды. Ир-ат – төпкә җигелсә, хатын-кыз мичәүдә иде.

Билгеле, шәһәрне инде авыл белән чагыштырып булмый. Ул һәр заманда да «алга киткәнрәк» була. Хәер, «алга китүне» куштырнакка алмасаң да була. Мәдәни дигән сүз үзе үк мәдинә – гарәпчә «шәһәр» дигән сүз белән бер тамырдан, цивилизация дә (civilis) шәһәр белән бәйле. Ләкин алгарыш кешелекне төрле уңайлыклар белән тәэмин иткәндә еш кына халыкны кешелектән дә чыгарып ташлый. Шәһәрдә үзара мөнәсәбәтләр дә, вазгыять тә, максатлар да бүтәнчәрәк. Ертлачлык аеруча югары бәяләнә. Ялган, төрле бизәкле киемнәргә төренеп, еш кына хакыйкать ролен уйный, сәясәт дип атала. 
Хатын-кызларның эмансипациясе дә шәһәрдә башланган. Аларны ир-ат белән тигезләргә авылда беркемнең дә башына килмәс иде. Татар авылында хатын-кыз беркайчан да изелгән җенес булмаган. Аның безнең җәмгыятьтәге мәртәбәле урыны борынгы төрки тарихлардан ук билгеле. Галимҗан Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрен мисалга китерүчеләр татар хатынын кыерсытылган, кимсетелгән дип күрсәтеп ялгыша: Гөлбануны чынлыкта кем изә? Кайнанасы! Ә ул шул ук татар хатыны түгелмени?

Совет заманында хатын-кызны ир-ат белән чынлап та тиң иттеләр. Ул шпаллар да ташыды, окоплар да казыды, урман да кисте. Өстәвенә, «сез ирләр белән бер сафта!» дип шатланырга боердылар. Бу «тигезләүнең» авыр башы авыл хатын-кызы өстенә төште.
Шәһәрдәге улында кунак булып кайткач, әбием (мин аңа картәнәй дип дәшә идем) бик ярсынып, ризасызлык белән бабайга сөйләп торганын хәтерлим. «Беткән безнең малай, – диде ул, – мин килеп кергәндә идән ышкып ята иде! Килен җирбит икән, адәм тәганәсе, ыржыктай улымны идән чүпрәгенә әйләндергән!»
Миңа бу сүзләр нык тәэсир итте, һәмишә идән чүпрәген кулга алганым юк, идән ышку турында сүз дә булырга мөмкин түгел! 
Тик бит аның хәзер кирәге дә әллә ни юк – тузан суырткыч бар, кер юарга – машинасы... Бүген инде авылда да эшне монысы – ир-атныкы, бусы – хатын-кызныкы дип төгәл генә аерып булмый. Малай-шалайга берәр авыррак эш куш, шунда ук канатын җәеп анасы каршы киләчәк – җан парәсе биртелә күрмәсен! 

Авылга кайтасың, анда урамнар Сәгыйт Рәми шигырендәгечә буш һәм тын. Балалар да аз, булганы да компьютерга капланып, телефонда бармак уйнатып утыра. Нинди эш?! Малайлар эше дә юк, кызлар эше дә юк.
Мондый шартларда җенесләрнең аерымлыгы да җуела бара. Ир-егетлек сыйфатлары юкка чыга. Европада әнә гейлар инде законлы «гаилә» кора. Моңа каршы төшүчеләрне фашистларга тиңлиләр. Ә без беләбез, Европадагы һәрнәрсә иртәме-соңмы Рәсәйгә күчә, чөнки урыс халкының элитасы гомер-гомергә көнбатышка карап сәҗдәгә киткән. Хәзер дә, мәктәпләрдә урыстан гайре халыкларның тел-әдәбиятларын, тарихын кысрыклап чыгарганда, Европа телләре мәҗбүри укытылачак, андагы халыкларның тарихы өйрәнеләчәк. Алар безгә үрнәк, өлге! Андагы яшәү нормалары бездә дә шулай итеп гадәтигә әйләнер. Минем фашист буласым килми, тик әйтми дә булмый – бу бит бетүгә юл! Көрчек...
 
Татарга хас яшәү рәвешен кире кайтарсак кына безнең ирләр – ир, хатын-кызлар хатын-кыз булып калачак. Аларның нәкъ татар тәрбиясе биреләчәк бала табуларына да шул чакта гына өмет бар. Ләкин моның өчен үз мәгарифебез, үз тәрбиябез гамәлдә булу кирәк. Юкса безне упкынга өстериләр.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әлхәмдүлилләһ, ир-егетләрнең һәм хатын-кызларның үз урыны һәм вазыйфасы барлыгы турында шәп язма бирдегез. Ркаил, гомер буе гадел һәм батыр фикерле язучы, публицист, шагыйрь булды, булып яши һәм шулай булсын да! Ркаилнең һәр язмасында ачы хакыйкать. Ә бит дару татлы булмый. Халкыбызны рухи яктан савыктыру - әдипләрнең төп бурычы. Милләтебез сагында торучы әдипкә Аллаһ иман байлыгы, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете бирсен. Рәхмәт язмагыз өчен.

    Хәзер укыйлар