Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Без бит дөнья тоткасы!

Азнакай

Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүче уңган-булган хатын-кызларны Азнакай үзенә җыйды бу юлы. Чатыр таулы әкияти Азнакай ул көнне калфаклы сылу кызлар булып, яз булып елмайды, бөтен тирә-юньгә бәйрәм сулышы өреп балкыды. Бәйгедә катнашучыларны сәламләргә чыккан район башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин да: «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан» республика бәйгесенең зона туры Азнакаебызда узу белән горурланабыз, зур җаваплылык тоябыз», – дип, бәйрәмне тагын да зурлады. Әлеге мәртәбәле бәйгедә «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева, оешманың президиум әгъзасы Гүзәл Әхмәдиева, «Ак калфак» Бөтентатар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисоваларның конкурсантларны бәяләве үзе үк күп нәрсә сөйли. Бөгелмә, Баулы, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Зәй, Сарман, Ютазы районнарыннан килгән гүзәл затлар арасында кемнәр генә юк! Нефтьче-оператор, китапханәче, артист, укытучы, тәрбияче, җирле үзидарә башлыгы, журналист, спортчы, тегүче... Һәркайсы әдәби әсәр герое, якты образ булырлык үзенчәлекле язмышлы ханымнар. Әлмәт дәүләт драма театры актрисасы Мәдинә Гайнуллинаны аласыңмы, «Маяк» газетасы мөхәррире Гөлгенә Кәримованымы, Ютазыдан килгән алты бала әнисе Рәзимә Кашапованымы... Ә менә Оксана Данилова Лениногорскида гына түгел, бөтен нефть төбәгенә бер фән кешесе, галимә икән! Балачагында Ленинград блокадасы михнәтләрен татыган, эвакуацияләнеп килеп, Татарстанда икенче ватанын тапкан Вера Вуколова – корычтай нык ихтыярлы хатын. Тумыштан ук инвалид Лилия Заһретдинова – инглиз, немец, татар телләре буенча шәп тәрҗемәче... «Хатын-кыз – Ана» номинациясен тәкъдим иткән Наҗия апа Ильясовага 90 яшь! Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур ага белән 66 ел тату гомер кичереп, берсеннән-берсе уңган биш ул тәрбияләп үстергәннәр. Алар сәхнәгә дә парлап чыкты. Биш ул, биш килен, бер кочак оныклар, туруннар... Менә тагын бер якты образ: Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галиева сәхнәгә чыгу белән үк зал алкышларга күмелде! Үз җирлекләрен үстерү буенча шаккатмалы эшләр башкарган чын лидер шул ул! Азнакайда гына түгел, бөтен республикада беләләр аны!

 

Алабуга

Алабуга шәһәре сәхнәсендә – Минзәлә, Мөслим, Менделеевск, Мамадыш, Актаныш, Балык Бистәсе, Әгерҗе, Алабуга районнары ханымнары. Булдыклылар, тырышлар, тәвәккәлләр! Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылыннан мәктәп директоры Римма Галимәрдановага («Хатын-кыз – галимә» номинациясе) җитәкче мәшәкатьләрен хәл итү белән бергә, фән белән дә шөгыльләнү, уңышларга ирешү өчен никадәр ихтыяр көче, түземлек кирәк булгандыр. Актаныш районының «Әнәк» агрофирмасы сыер савучысы Дилә Шәвәлиева («Язмышым – һөнәрем» номинациясе) дә сокландырды: авылның мәдәни тормышы эчендә кайнарга, «Карга боткасы» кебек борынгы йолаларны яңартырга, бәйрәмнәр оештырырга ничекләр итеп өлгерә икән ул?! «Өлкән буын» номинациясендә җиңү яулаган Наилә Низамовага җиде дистәне тутырган дип берәү дә әйтмәс: Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы укытучысы бүген дә яраткан студентлары арасында – заман белән бергә атлый. «Хатын-кыз – ана» номинациясендә чыгыш ясаучылар «Ел хатын-кызы» бәйгесенең һәрвакыт игътибар үзәгендә: Илсөяр Хәбибуллина (Минзәлә) – Картлар йорты директоры. Шундый җаваплы вазыйфасы өстенә ул биш бала анасы да! Татьяна Семякованың (Менделеевск) да ул-кызлары бишәү: кечкенәсе әле тәпи дә китмәгән – сәхнәгә әнисе кулында чыкты. Барысы да матурлар, сәләтлеләр, өч телдә сөйләшәләр!

 

«Татарстанның эшлекле хатын кызлары» иҗтимагый оешмасы президенты Лиана Сәетова: «Киңәшеп, ярдәмләшеп...»

Татарстан Республикасының Инвестицияне үстерү агентлыгы җитәкчесенең урынбасары буларак миңа шактый вакыт кече һәм урта бизнестагы эшмәкәрләр белән аралашырга туры килде. Ни гаҗәп, хәтта алар да дәүләт ярдәме турында бигүк белеп бетерми икән әле. Әйтик, бу – күптөрле бизнес-парклар, технопарклар, күргәзмәләр... Әмма хатын-кызга максат-омтылышларын гамәлгә ашыру өчен югары дәрәҗәдәге очрашулар җитми. Без моны аңладык һәм атна саен үткәрелә торган «эшлекле төшке аш» проектын башлап җибәрдек. Кемнәр белән генә сөйләшү алып бармадык без соңгы вакытларда: Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Татарстан Президенты каршындагы вәкил, зур оешмаларның һәм агентлыкларның җитәкчеләре белән очрашулар, коррупция мәсьәләләре буенча Прокуратура һәм Президент Аппараты вәкилләре белән түгәрәк өстәлләр... Менә шундый эшлекле сөйләшүләрдә җавап табыла да инде кызыксындырган сорауларга.

Минемчә, мондый очрашуларның иң файдалысы Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы җитәкчелеге белән берлектәгесе булды. Анда чыгыш ясаган эшмәкәр ханымнар кече һәм урта бизнеска күрсәтелгән комплекслы ярдәм турында сөйләделәр, бик күп яңалыклар әйттеләр. Мәсәлән, чыгымнарны каплау, консультация ярдәме күрсәтү, Татарстанның Гарантия фонды, эшмәкәрлеккә һәм Татарстан экспортына ярдәм үзәкләре турында күпләрнең беренче генә ишетүләре иде.

Моннан тыш,Татарстанда бизнесны үстерүгә дәүләт ярдәменең башка төрләре турында да әйтеп үтик:

* Татарстан хөкүмәтенең халык һөнәрчелеге сәнәгате өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү гранты;
* Юридик вәкил, индивидуаль эшмәкәр сыйфатында теркәлгәннән соң, бер мәртәбә финанс ярдәме;
* Эш урыннары оештырганда (шул исәптән инвалидлар өчен дә) җиһаз сатып алу һәм кую чыгымнарын каплау;
* Крестьян (фермер) хуҗалыкларын үстерүгә грантлар һәм эшләрен башлап җибәрүче фермерларга бер мәртәбә күрсәтелә торган ярдәм;
* Крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә ярдәм;
* Россия һәм чит илләрнең белем бирү һәм фәнни оешмаларында белем күтәрү өчен гражданнарга хөкүмәт бирә торган «Алгарыш» гранты;
* Инновацион продукцияне эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме.

Планнарыбыз зур безнең. Әйтик, быел Түбән Новгородта, Чаллыда тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлек буенча бизнес-миссия уздырачакбыз. Теләге булганнарга мастер-класслар, тренинглар оештырачакбыз. Бизнес белән шөгыльләнүче хатын-кызны һәрьяклап күрсәтү өчен «Заман хатын-кызының дөньясы» дип исемләнгән китап бастырып чыгарырга җыенабыз. Һәр хатын-кызның үз язмышы, үз холкы, тормышка карашы... Ләкин алар барысы да гаиләсенә, эшенә гашыйк, тормышка мөкиббән...     

«Сөембикә», 2015, № 3.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар