Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Бетле күркә

Тормыштагы күпме вакыйгалар, танышлар хәтердән эзсез югалса да, беренче укытучысын беркем дә онытмыйдыр. Аның исеме, образы, гел күңелдә. Хәтта киләчәк язмышыбызның, сайлыйсы һөнәребезнең нинди булуында да укытучының йогынтысы бар. Бер сүзе, бер гамәле белән иңнәргә канатлар да куя, хыялларны да чәлпәрәмә китерә ала ул.  
 
Сентябрь ахырында телевидениедән сигез яшьлек малайның маңгаена «дурак» дип язган укытучы турында сюжет күрсәттеләр. Дистә елдан артык мәктәптә рус теленнән белем биргән укытучы бу гамәле өчен бик үкенүен, үзен гаепле санавын сөйли. Баладан да, аның әти-әнисеннән дә гафу үтенә. Статья белән эшеннән дә куганнар икән үзен. Әти-әниләр, аны яклап, мәктәп ишегалдына җыелганнар. Берзаман бу гауга онытылыр анысы. Әмма... дуслары алдында хурлыкка калган малай гына онытырмы аны? Классташлары алдында бер төшкән абруен ничек кире кайтарыр? Киләчәк язмышында, үз-үзенә куйган бәясендә чагылыш тапмасмы шушы вакыйга? 
 
Хәтерләмим, әллә беренче, әллә икенче класста укыган чагым иде. Яңа ел бәйрәменә әзерләнгәндә укытучы апа бөтенебезнең чәчен бер тарак белән тарап үрде. Икеме, өчме атнадан, мәктәпкә табиблар килеп, балаларның башларын тикшерде. Мин ул көнне мәктәпкә бармый калган идем. Икенче көнне башымны укытучы апабыз үзе карады. Ник шул вакытта үз-үзен тыеп кала алмады ул? Аның бөтен класс алдында: «Бетле күркә! Башың тулы бет бит!» – дигән ике җөмләсе абруема һич юып алып булмаслык бер тап булып ятты. Соңыннан ничә еллар буе, берәрсе белән сүзгә килсәкме, фикеремне үткәрмәкче булсаммы, «бетле башың белән тик кенә тор әле!» дип, тиз «авызлыклыйлар» иде.  Югыйсә ул вакытта башка классташларымда да табылган булган ул. Табиблар бу хакта баланың әнисенә генә әйткәннәр, беркемне дә  бөтен класс алдында фаш итмәгәннәр, абруен төшермәгәннәр.
 
Әни ул кичне, ачулана-ачулана, пәке белән чәчемне кырды. Билгә кадәр төшеп торган озын куе чәчләрем тотам-тотам булып идәнгә сибелгәндә, әнигә күрсәтми генә елаганымны хәтерлим. «Чәч үсә ул!» – әнинең сүзен күңелемнән  кабатлап, үз-үземне шулай юаткан булдым. Әмма: «Иртәгә мәктәпкә ничек итеп барырмын, классташларга ничек күренермен?» – дип төне буе борчылып чыкканымны хәтерлим. Борчылуым юкка түгел – бу яшьтә балалар миһербансыз була. Үзләреннән бераз аерылып торганнарны өерләре белән чукырга әзерләр. Болай да, «атасыз тәре», дип кырын караулары бар иде инде.
Класс ишеген курка-курка гына ачып керүгә, дәррәү көлү, хихылдау, үртәү яңгырады. Мин моны көткән, аңа әзер идем.  Тәнәфестә классташ малайларның яңа уены барлыкка килде: башыма бәйләгән яулыкны йолкып алалар да, бер-берсенә ата-ата, коридор буйлап чабышалар. Мин, тилмереп, елый-елый артларыннан куам. «Чебурашка!» «Әрекмән колак!» «Кояш чыкты!» «Бетле күркә!» – нинди генә сүзләр ишетмим. Бөтенебезне парлап утыртканда, минем янга утырмас өчен җан тартыш: «Бетле бит ул. Йә бете күчәр тагын!» – диешәләр. Соңрак, инде югары сыйныфларда укыганда да шушы хәлне искә алып, алар үртәгән, мин үртәлгән чаклар аз булмады.   Балаларны гаепләмим мин моның өчен. Төп гаеп олыларда – баланың сәламәтлеге белән бәйле проблеманы фаш иткән укытучыда һәм кызын көлкегә калдырасын уйламыйча, башка чарасы юкмы дип эзләмичә, ашыгып гамәл кылган әнидә. Моның бала психикасына никадәр зыян китерүен чамалар өчен психолог булырга кирәкми.
Хәзер инде мин бу хәлләрне бер мәзәк итеп кенә искә алгалыйм. Классташларымны да, укытучы апабызны да күптән кичердем. Хәер, минем ныгып бетмәгән психикама ниндидер зыян китерүен үзе абайламады да бугай ул. Әмма бүгенге тормыш тәҗрибәмнән чыгып, аның дөрес эшләмәвен, класс алдында мине хурлавы, сәламәтлегем белән бәйле серне башкаларга фаш итүе җинаять булуын аңлыйм. Укытучы этикасы җитеп бетмәгән инде аңа.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе, сез хаклы. Сезнен хэлне уз башына тошкэн кеше генэ анлый. Узем бн булган хэл дэ сезнекенэ охшаш. Башыма ниндидер вак кутырлы бетчэлэр чыга иде авыл фельдшеры шуны беткэ санап класс алдында хур итте, апамны чакырып карамагансыз дип сукте. Онытыла, гафу иттем дисэгез дэ юшкыны кала. Шапшак, караусыз булсан бер хэл, алар эрсезрэк була.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дорес эшлэгэннэр куып! Укытучы- ул тэрбияче, урнэк курсэтуче! Укытучы- табиб кебек ук утэ жаваплы вазифа.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Буген генэ мэктэптэ улым бн охшаш хэл булды. Балам мэктэптэн кайтканнан бирле жанымны кая куярга белми елыйм. Укытучы класс алдында, "эх шушы бала ботен картинаны боза, никлэргэ безнен класста укый микэн ул, эйме балалар" дигэн. Тэртипсез тугел. Авыр узлэштерэ. Зурга жибэрсэм алга таба да баламны кимсетерлэр дип куркам.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Балалар бакчасында миндә бет ияртеп кайткан идем. Ул вакыттада бездән чыккан кебек китереп куйды бакча мөдире. Рәхмәт нянячка апага әни елап чыгып барганда, "сеңлем синекеләргә күчми хәле юк, иде начальник балалары күптән беттән интегә" дип тынычлардынган. Әмма шулайа "бетле" кушаматы мәктәпне тәмамлаганчы ябышкан иде инде миңа.

          Хәзер укыйлар