Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Үбешүнең хикмәтләре

Безнең кайсыбыз яшь чагында үбешмәгән дә, кочмаган? Андый кеше дөньяда юктыр, мөгаен. Ә менә үбешкәндә тойган хисләрне олыгайгач, инде үбешүнең хаҗәте беткәч кенә анализларга мөмкин икән. Дөресрәге, әлеге гамәлне берничек тә аңлатып булмый, хәтта элекке исемле-дәрәҗәле фәйләсүфләр дә яратуның серен тулысынча ачып бирә алмаганнар.

Үбешү төрле була. Мәсәлән, сәламләү, хушлашу, ярату... үбешүләре. Күпләр әле дә Брежнев бабайның үбешүләрен хәтерлиләрдер. Кунаклар, дәүләт эшлеклеләре белән лыч-лыч үбешергә ярата иде генсек. Аңа карап башка җитәкче башлыклар үбеште. Әйтүләренә караганда, кайбер ялагай чиновниклар көзге алдында күнегүләр үткәргәннәр, имеш.

Шәһәр кешесе күбрәк үбешә. Бу яктан руслар алдыра. Татарлар исә үбешү белән электән үк мавыкмаганнар. Бигрәк тә бер җенестәге кешеләрнең үбешүе хилаф саналган. Татар авылларында әни кеше белән улының, абыйның сеңлесе яисә апасы, әтинең кызы белән үбешүе гадәткә кермәгән. Бу — традиция, гореф-гадәт. Ләкин аңа карап татар гаиләләрендә туганлык хисләре кимемәгән. Алар шул дәрәҗәдә нык һәм көчле ки, аны үбешеп дәлилләүнең кирәге калмый. Бу милләтебезнең канына сеңгән хис.

Үбешү якынлык кылуга бер адым. Шуңа күрә ул саклык, нәзакәтлелек таләп итә. Югыйсә, йөгәннән ычкынуың да бар. Кайбер очракта туганлык киртәсе дә җимерелә икән. Әйтик, әни белән улның тыела алмау мисаллары шактый. Сексуаль энергия Берлин стенасы гына түгел сиңа.

Соңгы вакытта гомосексуалистларны һәм лесбиянкаларны яклап чыгучылар да ишәйде. Янәсе, бу организмның психологик һәм физиологик үзенчәлегенә бәйле. Моңа ышануы кыен. Ник дисәң, кеше баштан ук ике җенестә, хатын-кыз һәм ир-ат җенесендә яратылган. Бу күренешләрне фәкать җенси бозыклык дип кенә аңлатырга була, һәм аның нигезендә бер җенестәге кешеләрнең үбешүе ята. Аның шулай икәнлеген татар авыллары мисалында да аңлатып була. Татар авылларында гомосексуалистлар да, лесбиянкалар да юк. Хәлбуки, аларда да импотентлар да, гермофридитлар да очрый. Бу турыда беләләр, ләкин андыйларга кырын карамыйлар. Чөнки табигый кимчелекнең гомосексуалистлар һәм лесбиянкалар белән бер уртаклыгы да юк.

Кыскасы, үбешү генә димәгез, аның хикмәтләре бик күп икән.

Локман ЗАКИРОВ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу авторның психология буенчанинди томана надан икәнлеген күрсәткән статья. Каждый суслик агроном. Шул тиклем мәгәнәсезлек. Әстагафирулла. Инквизиция инде менә. Бу адәмнең, җир түгнәрәк түгел, яссы, түгәрәк түгеллеген без офыкка карап беләбез, дисә, аптырамам. Редакциягә ни әйтим. Шундый наданлыкны алга сөргән мәкәләләр бастыгач, аптыраргасы юк инде, нигә халык укымый журналны. Укыганы да, шул тома наданнар. Монда томалыкны аллыйсыз, дип, көтмәгән идем. Казан кадәр Казанда алдынгы фикерле журнал чыгаралардыр, дип, уйлый идем. Наләт.

    • аватар Без имени

      0

      0

      алсу гайсина нигэ алай налэт укыйсыз бик дорес язылган бит мена минтоже татар авылда туып устем татарча укыдык аталы инэле гайлэдэ устем беркайчан мине этидэ эни дэ упмэде барыбер мин аларный назын тоеп устем мина алар балам бэбкэм диеп генэ устерделар нэнэй мине узенен куеннында гына йоклата иде мин аларны гел яратып сагынып искэ алам

      Хәзер укыйлар