Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Авыл туе – авыл көе

Бу таллыклар, ару-талуның ни икәнен белми җәен-кышын үзенә генә хас көйне туктаусыз көйләп-җырлап аккан Газзә чишмәсе, бакча артында талгын гына челтерәгән инеш, сызаларда баш төрткән кукы, юа, каен, җир җиләкләре, чикләвек, гөлҗимешләр нигә шулкадәр сагындыра дисәм...

Бу таллыклар, ару-талуның ни икәнен белми җәен-кышын үзенә генә хас көйне туктаусыз көйләп-җырлап аккан Газзә чишмәсе, бакча артында талгын гына челтерәгән инеш, сызаларда баш төрткән кукы, юа, каен, җир җиләкләре, чикләвек, гөлҗимешләр нигә шулкадәр сагындыра дисәм... Җирсү, туган якны сагыну икән бу! Кан тартуы, җан авазыдыр, ихтимал. Адәм баласын кендек каны тамган туган җир белән күзгә күренмәс, акыл ирешмәс мең төрле җеп бәйли торгандыр. Шуңадыр, шуңа – кайда гына йөрсәң дә, чит илләрне, дөнья могҗизаларын күрсәң дә, нәкъ менә шушы җирне, туган авылыңны сагынып кайтасыңдыр. 

 

Без дә кайттык... Авыл бәйрәменә чакыру алгач, йөрәк Сабантуйга әзерләнгән чабыш атыныкыдай ярсып, тарсылдап куйды. Яңавыл, халык телендәге исеме Җаңавыл (минем өчен – Җан авыл ул), 90 еллык юбилеен бәйрәм итә икән. Туксан ел ул нишләп карт булсын, дияр кемдер. Исеме җисеменә муафыйк – яңа авыл ул. «Зур тарихлы Көчек авылыннан күчкән бабаларыбыз. Әтәй сөйли иде, ышна җирләре ерак булганга, өч хуҗалык урман төпләп, Торна тавы дигән шушы җирдә тамырланырга ниятләгән», – дип хәтер яңарта Динмөхәммәт ага Йосыпов кызы Сәмига апа. Сиксәнне узып, яше туксанга авышса да, авылның яшь абыстае ул. «Янгын чыгып Көчекнең бер урамын көл иткән, күмерләнгән йорт-җирләрен ташлап, тәвәккәлрәкләр урман эченә күченгән» диючеләр дә очрый. Буласы булган, мул сулы Иштә балык тотып, су коенып үскән халык, елга-күле мактанырлык булмаган, арлар – удмуртлар белән чиктәш шушы җирне үз иткән. Әгерҗе районы кызык ул: Удмуртия җиренә чөй булып кереп утырган да халкыбызның гореф-гадәтләрен, динен, телен саклап тыйнак кына яшәп ята. Татарстан районнары белән коры җир аша тоташмый. Янәшәдәге Минзәлә районыннан да Чулмансу аерып тора. Яшь-җилкенчәк укырга дип тә, эш эзләп тә Ижау, Чаллыга китү ягын карый. 

Без үскәндә озын-төз урамның Газзә чишмәсеннән башланган ягы Югары оч, Шылалы елгасына кадәргесе (дөресе, вак чишмәләр белән туена торган инеш инде!) Түбән оч, авылны уртадан бүлеп Әремгә таба сузылганы Чүкеч башы дип йөртелә иде (минемчә, Чүкеч сабы дип атасалар дөресрәк буласы, хәер, бездән сорап тормаганнар, без туганчы ук кушылган исем!) Әйе, исемнәре әле дә шул ук, тик яңа урамнар өстәлгән, коттедж сыман заманча матур, мәһабәт йортлар балкып утыра. Иске йорт-кура күрмәссең. Авыл яши, яңара, читтән бәхет эзләргә атлыгып тормыйлар дип сөенәсе килә. Яшь гаиләгә тормыш корыр өчен җирлек, эш бар! Авылга кул сузымы җирдә – тау башында заманча агроферма сафка баскан. Әлбәттә, авылны яшәтү, яшәртү өчен зур стимул, этәргеч бу дип ышанасы килә. 

Җирле үзидарә рәисе Хәлил Ногманов, әнә, горурланып сөйли:        

– Сабантуйлар бездә ел да гөрләп үтә. Милли бәйрәмебез бит. Ләкин Сабантуй бер үк көнне берничә авылда уза. «Көчекнеке белән бер көнне үткәрмәгез, ата-баба туган җир бит ул. Нәсел-ыру, туган-тумача белән очрашу-күрешү шатлыгыннан мәхрүм итмәгез безне», – диючеләр була иде. Менә бу бәйрәмне – 1929 елда нигез салынган авылыбыз туе итеп, җәй белән көз кисешкән мәлдә – август уртасында үткәрәсе иттек. Вакыт табып кайтуыгызга зур рәхмәт, – дип, авыл офыкларын киңәйтә торган эшләргә туктала. Сүз, билгеле, агрофермага барып тоташа. – 200 баш мөгезле эре терлек – читтән кайтартылган, мул сөтле савым сыерлар асрала торган ферма замана техникасы белән җиһазланган. Агрофермада безнең авылдан утыз кеше эшли. Дөрес, төрле җирләрдән килеп эшләүче белгечләр дә күп анда. Эш урыны, акча булса, иренми халык, йорт та сала, бакчасын да тота, иркен яшәү җаен таба! 

Вакыт дигәннән... Сер түгел, җәйне быел күрмәдек тә бугай. Кояшлы, җылы ямьле көннәр әллә бер тотамга да тулмады. Көн туса, салкын җил дә яңгыр, яңгыр да болыт. Август уртасында өч көн, әйтерсең, алдан заказ биреп, күк кәнсәләреннән махсус соратып алынган кебек рәхәт, җылы торды. Кояшы да мәрхәмәтсез кыздырмый, агач-яфракларны селкетерлек җил дә исми. Җәйнең авыл бәйрәменә бүләге иде бу гүяки. 

Ачык һавада – Мәдәният сарае эргәсендә бәйрәм тантанасына җыелган халык тамаша башланганчы ук дулкынлана. Ничә еллар күрешмәгән якташлар, дуслар, туганнар белән очрашу, хәл-әхвәл белешү күңелләрне кузгата шул. Барысы да үз, якын икән! Балачактан таныш йөзләр... Яшьләрне апа-абыйсына, әти-әнисенә охшатып төсмерләргә тырышасың...   

Очрашулар... Кадерле истәлек, хатирәләр сәхнәдән дә яңгырап торды. Җыр-музыка, уен-көлке көне буе тынмады, концерт әле кичен дә – төн урталарына кадәр дәвам итте. Җырга-моңга бай авылдашлар, талантлы яшьләр белән горурлану күңелләргә канат куйгандай итте. 

Ни кызганыч, авылда башлангыч мәктәп кенә калган. Ә Мәдәният сарае гөрләп эшли икән әле. «Шатлык» бию ансамблен үсмерләренең табаннарыннан ут чыгарып, төрле халыкларның биюләрен биюләре тамашачыларны дулкынландырды. Ансамбль җитәкчесе – Рәзинә Османова, заманында Хәлил–Галиябану булып уйнап, безне гашыйк иткән Рәйсә апа белән Мәгъсүм абый Бикмөхәммәтовларның төпчек кызлары икән. Сызылып киткән кара кашлы, дулкын чәчле Рәйсә апаның чибәрлеге, зәп-зәңгәр күзле Мәгъсүм абыйның моңлы тавышы магнитофон тасмасына язылгандай йөрәккә уелып калган шул. Сәнгать дип, талантлы балаларга мәйдан кирәк дип, җаны-тәне белән тырышып йөргән Рәзинәнең игелекле эше, матурлыкка омтылышы, димәк, әти-әнисеннән – каннан килә. Бәйрәмне оештыруга күп көч, осталык сарыф иткән мәдәният хезмәткәрләренең тагын берсе, гаҗәеп матур, эчтәлекле ошбу кичәне алып баручы – нәфис сүз остасы дисәң дә арттыру булмас, Рәсимә Галиева да үзебезнең авылныкы, Гөлсем апа белән Мансур абый кызы икән. Фани дөньядан китсәләр дә, игелек орлыкларын мул чәчеп калдырган әти-әниләре, рәхмәт! 

Истәлекләр, хатирәләр дә күңелне кузгата икән. Колхоз оешкан, беренче трактор кайткан, сугышка киткән ир-егетләрнең җырлап урам әйләнгән чаклары, «похоронкалар» килгән вакытлар да җуелмаган әле хәтердән. Яңа Бәзәкә авыл советына кергән сигез авылга фельдшер-акушер итеп җибәрелгән Кафия апа Минһаҗева истәлекләре дә тәэсирле: «1946 елда Минзәләдә ФАШ бетереп килгән идем. Медпункт та, торыр җир дә юк. Сугыш чорында хәлсезләнгән авылны йогышлы чирләр баскан, – дип сөйли  93 яшендәге хезмәт ветераны. – Авырлыклар үтә, чирләр дә... Илләр генә тыныч булсын!» Яңавыл килене булып, балалар, оныклар үстергән, кырык ел халык сәламәтлеге сагында торган Кафия апага багышланган язманы «Сөембикә» журналы укучылары яратып укыганын рәхмәт хатлары сөйли. 

Төрле елларда колхоз рәисләре булып эшләгән Котдус Сәлахиев, Сәгыйрь Гобәйди, Ильяс Кәрәмиев чыгышларын да авылдашлар алкышлар белән каршылады. Йөзләгән кунак сыйланырлык итеп әзерләнгән мул табын, бәйрәмгә ямь бирүче гаҗәеп чыгышлар турында озаклап сөйләп булыр иде әле. Чиләк ярым сыешлы алты самавыр кайнап торуы, зур казанда пешкән пылауның, КамАЗ кузовына кунаклаган күчмә мичтә – табаларда туктаусыз биегән коймакларның тәмлелеге хакында да әйтми калу ярамас иде дә... 

Сый-хөрмәттән хушланып, кичке тамашага кадәр ял итү өчен тәнәфес ясалды. Күптән күрешмәгән дуслар, таныш-белеш белән кочаклашып, хәлләр белешеп юанган арада бер кызык хәлгә юлыктым. Армый-талмый баян телләрен тарта-тарта тирләп-пешкән баянчы янына җыйнак кына буй-сынлы бер апа килеп тә басты: «Мин борынгы кеше, шуңадыр элекке көйләрне яратам. Уйна, туган, «Иске карурман»ны дип әйтеп тә өлгерде. Егет баян телләрен барлаган арада моңлы тавыш белән җыр сузарга да тотынды. «Кара да гынай урман, караңгы төн, / Яхшы атлар кирәк лә үтәргә; / Кара урманга кергән чакта, / Кисеп алдым пар усак, / Ай, аерылмаек дус булсак... / Дус-иш кирәк гомер итәргә лә...»  Халык көенә һич хилафлык китермичә, мин белгән, һәм дә белмәгән сүзләрен өсти-өсти озак җырлады апабыз. Күзеннән яшьләре тәгәрәп төшкәнче, баянчы тәмам арып туктаганчы... Мин аны танымадым.   

«Сәмига апаны белмисеңмени? Бәйкидә яши, 85 яшьтә. Машинага утырмый, Бәйкидән авылга җәяү кайта. Розалияләре белән бер класста укыдың ич, Гакыйф, Сәгъдүнәләрнең апасы бит ул, диделәр. Бәйки бездән егерме биш-утыз чакрым ары, Сәмига апалар әллә ничә. 

Җирсү! Сагыну йөртә торгандыр адәм балаларын! Авыл туен күреп, авыл көйләрен ишетеп куанырга һәм моңланырга авылың булсын ул! 

Сагынганда кайтып керергә, бер хозурланырга өебез бар. Бердәнбер энекәшебез Радик йорт-җирне карап тора. Шөкер, киленебез Венера – уңган, ачык йөзле, Яңа Бәзәкә кызы – кайчан кайтсак та, якты йөз белән елмаеп каршы алыр. Ишегалды тутырып чәчәкләр, бакчада яшелчә, җиләк җимешен мул итеп үстерергә ярата. 

Шөкер, Җанавылым исән әле дип куанам. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар