Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Авыл кызы (Хатирә)

Нишләп искә төште соң әле ул кыз? Троллейбуста, оныгым Диләрәне музыка мәктәбеннән алып кайтырга барган җирдә кинәт искә төште. Аны искә төшерерлек сәбәп тә булмады шикелле.
Күптәнге вакыйга бит, югыйсә. Моннан унөч-ундүрт еллар элек булган вакыйга.

Мин ул вакытта Бауман районы судында халык утырышчысы идем. Үзем сорап алдым ул эшне. Сайлагыз әле мине, дидем. Кеше язмышлары белән суд залында ныграк танышасым килде. Әлбәттә, анда бәхетсез язмышлар. Әмма, нишлисең, дөнья тоташ бәхеттән генә тормый. Бәхетсезләрнең (җинаятьчеләрне дә мин бәхетсезләр дип атыйм, чөнки туганда бит алар бәхетле булыр өчен туганнар) ни өчен бәхетсез икәнлекләрен суд залында күбрәк белеп булыр иде, дип уйладым.

Чыннан да, шактый күрдем мин анда гыйбрәтле язмышларны. Әмма берсе аеруча күңелгә уелып калган. Кинәттән генә искә төште дисәм дә, онытылган вакыйга түгел иде ул, вакыт-вакыт төрле уңай белән искә төшеп, җанны өшетеп ала иде.

Судья безне чираттагы хөкем эше белән таныштырды. Азәрбайҗанлы бер кызны көчләгән икән. Шул эш караласы икән. Гаепләнүчене суд залына алып керделәр. 35-40 яшьләрендәге «базар күгәрчене». Ни хикмәттер, базар кешеләре, бигрәк тә читтән килгәннәр, әллә кайдан аерылып торалар.

Казанда айлап-еллап ятып сату итүче кеше икән. Үзе базар тирәсендәрәк фатир яллап тора икән. Шул фатирына бер гражданканы алып кереп көчләгән. Анысы белән дә таныштык. Гражданка дигәнең, унсигез яшьлек авыл кызы икән. Карап торсаң, бала кебек кенә. Арча ягыннан килгән, трамвай йөртергә укып йөри икән.
Минем күңелдә гаепләнүчегә карата нәфрәт уянды. «Ах, минәйтәм, эчемнән генә, син, кабахәт, минем илемә килеп, безнең кызларыбызны көчләп йөрисеңме? Җәзаның иң катысы эләгәчәк сиңа», - дим.    
Җитмәсә әле, көчләмәдем, үз ризалыгы белән булды, дип күзгә карап алдалый.
Ә кыз, мескен, күзен күтәреп карарга да ояла. Башын түбән игән дә утыра. Судьяның сорауларьна да ишетелер-ишетелмәс кенә җавап бирә. Урысчасы да такы-токы гына.

Сорау алулар бетте. Прокурор да сөйләде. Яшь кызларны көчләгән җинаятьчене кызгану хисе булырга тиеш түгел, диде. Адвокат та үз сүзен әйтте. Әмма аның сүзе беребезне дә  ышандырмады. Дөресрәге, ул да  җинаятьчене кәҗүнни формада гына яклады. Чөнки ныклап торып якларлык дәлиле дә юк, теләге дә булмагандыр. Соңыннан гына судья безгә, ягьни халык утырышларына мөрәҗәгать итеп (форма өчен генә инде): «Сорауларыгыз бармы?» - диде.
Утырьшчының берсе: «Юк», - диде. Мин, ничек башыма килгәндер, бәлки, юкка гына судья белән рәттән утырмавымны күрсәтер өчендер, бер сорау бирдем. Көчләнгән кыздан: «Аракы эчәсезме?» - дип сорадым.
Мондый мәгънәсез соравыма судья  гаҗәпләнебрәк һәм бераз ирония белән миңа карап куйды. Әмма кызыбыз шунда: «Мин инде ташладым», - дип әйтеп куймасынмы?! Судья шул сүзне генә көтеп торгандай: «Ничек ташладыгыз, эчә идегезмени?» - дип сорады. Шуннан китте, китте сүтелеп йомгак, эшне караудан туктап, яңадан тикшерергә  бирергә дигән карарга килдек.

Күпмедер вакыт уткәннән соң, яңадан бу эшне карадык. Ходаем, җаным! Бала кебек кенә күренгән аксыл чырайлы унсигез яшьлек кызыбыз ниләр генә күрмәгән. Ундүрт, унбиш яшеннән бирле  Казанга килеп буталып йөреп, аракысын да эчкән, бөтенесен эшләгән. Сифилис эләктергән, аны әллә ничә кешегә йоктырган. Больницада ятып дәваланган, тагын авыру эләктергән. Коточкыч! Ни уйларга да белми тораташ булып каттым да калдым. Күз яшьләремне көчкә генә тыеп утырдым. Башым авырта башлады, Кемнең ни сораганын да, кемнең ни әйткәнен дә хәтерләмәдем. Дөньяның бетен кызыгы бетте. Авыл кызы бит. Татар кызы. Әти, әнисе, абый-апалары бар. Нәрсә инде бу?

Кызыйның үз-үзен тотышы бу юлы үзгәрде, элекке кебек башын аска иеп утырмады. Кызармады да шикелле. Хәтта талашып та алды шаһитларның берсе белән.
Суд процессы тәмамланып, киңәшү бүлмәсенә кергәч тә, бер сүз дә эндәшә алмадым. «Ни булды сезгә?» - ди судья. Җавап бирмәдем бугай. Мина инде кемнедер хөкем итсәләр дә, акласалар да, ассалар да, киссәләр дә барыбер иде. Җаным суырылып алынган иде.
Азәрбайҗанлы базар әһеленә күпмедер бирделәр ахрысы. Кызыйны мәҗбүри дәваларга дигән аерым карар да чыгарылды кебек.
Хөкем карарын судья укыды. Без суд залыннан чыгып китәргә тиеш идек.

Халык утырышчысына инструкция буенча хөкем залында үз вазифасын үтәгәндә кемнәр беләндер очрашып сөйләшү рөхсәт ителми икән. Шулай да мин судья һәм икенче халык утырышчысыннан арткарак калып, теге кыз янына бардым. «Әй, сеңелем, сеңелем, җанкисәгем, нишләдең син? Синең бит әле бу дөньяда сөелеп кенә яшәр чагың», - дидем.
Кызый миңа усал итеп карады да: «Какой твоя дилы? Ухади...», - дип ямьсез итеп сүгенде.

Авыл кызы. Унсигез яшьлек татар кызы. Мин телдән язып басып калдым, ул башын югары чөеп чыгып китте. Усаллык күрдем, үкенү күрмәдем мин аның йөзендә.

Судья бүлмәсендә без караган эштән мин анын авылдагы адресын язып алдым. Әти-әнисе белән күреп сөйләшәсем, киңәшәсем, ничек кенә булса да, кызыйга ярдәм итәсем, хак юлга чыгарасым килде. Унсигез генә яшь бит әле, алда тулы бер гомер, бәлки кешеләрчә яши башлар, дип уйладым. Әмма шул авылга бара алмадым. Ниндидер көч юлга чыгудан туктатты. Мин инде аны аңлатып та бирә алмыйм. Барсам, тагын да ямьсезрәк, тагын да фаҗигалерәк язмышлар белән очрашудан курыктым булса кирәк. Бармаганыма үземне каһәрли тордым, үзем юлга чыккан саен борылып кайттым. Менә ничә еллар инде шул вакыйга искә төшүгә, үземне ниндидер җинаять эшләүдә гаеплим. Әлеге кызыйның коточкыч язмышы һәм аның куркыныч дәвамы күз алдына килә. Күпме вакыт үтте. Кем икән инде ул ак чырайлы татар кызы?  Авыл кызы.

Мин бу вакыйга турында берничә кешегә сөйләдем дә. Ах-ух килмәделәр. Бу әле чепуха, дөньяда моңардан хәтәррәкләре дә җитәрлек, диделәр. «Сез нәрсә, бу бит татар кызы, авыл кызы», - дигәч тә исләре китмәде. Замананың пычраклыгы авылны гына, татарны гына читләтеп үтә алмый, диделәр. Шулайдыр. Фәлсәфи яктан дөрестер. Ләкин авыл кызы бит. Татар кызы. Җанны шулар кыйнап тора.
Менә тагын искә төште. Кинәттән генә. Нишләп әле искә төште ул?

Инде мин дөньяның асты өскә килүенә күнегеп киләм. Кешеләрдә иман беткәненә инандым да шикелле. Татар кызлары да... Авыл кызлары да... Юк, алар турында ямьсез сүз әйтергә телем армый. Бәлки әле тәүбәгә килербез. Бәлки әле яшьләребез күзләрен ачыбрак ачарлар да, бүтәннәргә ияреп кылануның фаҗигагә китергәнен аңларлар. Йа хода, үзеңнең рәхмәтеңнән ташлама. «Халкымның юлдан язган балаларына иман иңдер.

Шулай да, нишләп кинәттән генә тагын бер кат искә төште әлеге вакыйга? Оныгым Диләрәне мәктәптән алырга барганда искә төште. Тьфү, тьфү...

25.04.91.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хаталы итеп бастырасыз да инде! Татар теле онытыла бара дип чан сугалар, э сез дорес итеп бастыра да алмыйсызмыни сон язмаларыгызны, ОЯТ!!!! Менэ героиня да, шул жинел каравы аркасында матурлыгын, яшьлеген бозган!

    Хәзер укыйлар