Җанны бүлеп буламы?

- Өйләнгәндә үк сеңел каршы килгән иде улына. “Бер-беребезне яратабыз, без барыбер өйләнешәбез”, — дигәч, ризалыгын бирми булдыра алмады. Өйләнештеләр. Бик матур гына туйлар ясадылар. Кем әйтмешли, татарча сөйләшә белгәч, кызның чуваш милләтеннән булуы әлләни сизелмәде дә. (Ул үскән авылның бер ягында чувашлар, икенче ягында татарлар торгангадыр, татарча әйбәт сөйләшәләр иде.) Никахка да риза булдылар... Тормышлары да көйле генә башланып киткән иде, югыйсә. Тупырдап торган уллары туды. Киленебез шуның кадәр яратты баласын...
Бала бераз үсә төшкәч, киленебез базарга эшкә чыкты. Шунда элек йөргән егетен очраткан ул. Алар өйләнешкәндә егет төрмәдә утырган булган. Очрашалар да... Егет моңа бик зур акчалар вәгъдә итә. Шуңа кызыкканмыдыр, киленебез аерылышырга карар кыла. Аерылыштылар. Бала әнисе белән үги әти тәрбиясендә калды. Энебез исә еш кына улын ялга үзе янына алып кайткалый торган иде.
Көннәрдән бер көнне шушы кадерле балабыз юкка чыкты. Юл кырыеннан йөгереп барганда, аны бер машина утыртып алып киткән, имеш, дип эзләтә башладылар. Шәһәр милициясе хезмәткәрләре баланы төзелештән табып алдылар. Үзенең ботинка шнуры белән асып куелган хәлдә...
Сәмига апаның бу хакта, хатирәләр төптән кузгалмасын диптер, бәлкем, тыйнак итеп, сабыр гына сөйләп утыруына сокланмый булдыра алмыйм. Әлеге вакыйгага биш ел вакыт узган. Вакыт узар анысы. Күңел ярасы гына... Хәер, бу гаилә кичергәнне (хәсрәт дип кенә дә әйтәлмим...) дошманыңа да язмасын...
- Киленебезнең әнисе белән туганнары моргка баланы алырга киләләр. Сеңел дә нәкъ шундый ук ният белән моргка юнәлә. Тегеләр исә: “Улың кызымнан аерылган, бала безнеке!” — дип, үз әтисенә дә баланы бирмиләр. Киендереп, табутка салып, өйгә алып кайтып куялар... (Ул вакытта баланың үлемендә әнисеннән шикләнүләрен белмиләр әле.)
Без килеп җиткәндә, сеңел килене өендә бала янында берүзе ни эшләргә белми аптырап басып тора иде. “Үзләренчә, христианча итеп, рус зиратына күмәргә исәпләре”, — ди, күзләрендә яшь бөртекләре җемелди. “Алар бит никахта булганнар, мулладан балага татарча исем дә куштырганнар. Ничек инде сез баланы үзегезчә күмәсез?” — дип, сүзгә без дә кушылдык...
Шулчак, Аллаһның рәхмәте (ул кем булгандыр, төгәл генә хәтерләмим дә хәзер), бер хатын-кыз чувашча-татарча катыштырып, төпле генә итеп: “Баланы рус зиратына күмдерерлек булгач, ник никах укытырга, балага мулладан исем куштырырга риза булдыгыз алайса? — диде. — Ир белән хатын аерылса да, бала аерылмаган бит...”
Соңыннан аларның барыбер рус зиратына барып урын алганнары билгеле булды. Сеңлемнең улы да татар зиратында урын алган...
Ике ара шулай тарткалаша торгач, тегеләр, ниһаять, татарча күмәргә ризалык бирделәр. “Ярар, сезнеңчә булсын, татарча күмәрсез, — диделәр. — Тик баланы табуттан алмыйсыз...”
Без моңа да риза булдык...
Икенче көн иртән өйгә мулла чакырттык. Мулла абзый: “Баланы табуттан алмыйча, мин укымыйм”, — дип ачуланып, кайтып китте.
“Инде нинди генә муллага мөрәҗәгать итәрбез икән?” — дип кайгырышып басып торганда, Аллаһның рәхмәте, әче таңнан әлеге мулла абзый янә өйгә килеп керде. “Төн буена йоклый алмый чыктым, — ди. — Китаплар да укыдым, таныш-белешләргә дә шылтыраттым. Әти-әнисенең, әби-бабасының мәгънәсезлегендә баланың ни гаебе бар соң? Укып, соңгы юлга озатыйм, дип кире килергә булдым...”
Баланы күмәсе көнне күрше-тирә татар карчыклары җыелдылар. Алар олы якта тәсбих тартып утыра. Тегеләр исә аш бүлмәсендә “поминка”га әзерләнә...
Күз алдыгызга китерәсез булыр...
Шулай итеп, татар зиратына кәфенләп, табут белән бала күмеп куйдык без...
Зираттан шундыен зур гыйбрәтләр төяп кайттым... Кайткач, кызыма әйттем: “Шундыен сынауларга этәрмәгәнең өчен рәхмәт яусын сиңа”, — дидем.
Ни сабыр Сәмига апаның да күзләре яшь белән тула...
Баланы табып алуга, әнисе белән үги әтине кулга алалар. Әнисен — егерме елга, ә үги әтисен унбиш елга ирекләреннән мәхрүм итәләр.
“Судтан соң “үги әти” дигәне бик каты елады”, — дигән сеңлесе Сәмига апага... Ир белән хатын — икесе дә җинаятьне үз өсләренә алырга теләмичә, бер-берләрен гаепләргә тырышулары хакында да сөйләгән аңа сеңлесе...
Шуны мәхәббәт диген син?! Нәрсә өчен үз- үзләрен корбан иттеләр инде болар?
“Авыру чыкканда энә күзеннән чыккан кебек”, диләрме әле? Гөнаһны да кылуы гына җиңел...
Чулпан МӘРДӘНОВА.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.