Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Аллаһы Тәгаләнең кодрәте

Беренче балам, Наилемне кулыма алганда миңа 21 яшь иде. Мин ана булдым. Яныбызда олылар да булмагач, бу хәл безнең өчен бик зур дәрәҗә һәм сынау иде, ирем белән икебез дә чиксез сөенә идек. Аннан улымны яслегә биреп, үзем эшкә чыктым. Улымны сагынып, көннәрне үткәрә, кич булдыра алмый җәфалана идем. Кич алырга баргач, икебез дә кочаклашып, елап җибәрә торган идек. Эшкә барганда, автобусларда улыбыз көлмәстәйләрне дә көлдерә; талпынып, кем чакырса, шуңа бара. Көн дә бер үк вакытта очрашкач, юлдашлар аны үз иттеләр, сумка, кесәләреннән чыгарып конфет, уенчыклар бирә торган булдылар. Баламның мәхәббәтле, ягымлы булуын күреп, үземне бәхетле ана дип уйлый идем.
Шундый көннәрнең берсендә, әле безнең ныгырга да өлгермәгән яшь гаиләбезгә кара кайгы килде. Безнең балабыз пеште, шуннан улым белән икебезне ашыгыч ярдәм машинасы үзәк хастаханәгә алып килде. Кулымнан баланы алып, операция бүлмәсенә кереп киттеләр. Шул вакытта баламның елаган тавышына бер урында торып чыдарлык түгел иде. Берничә минуттан, елаудан арыган, бөтен җире бинтка уралган хәлсез баламны дүрт урынлы палатага алып чыгарып салдылар. Мин күз яшьләрем аша табибтан: “Киләчәктә яшәвенә өмет бармы?” — диеп сорадым. Тәҗрибәле доктор акыллы күзләре белән миңа карап: “Сез — ана, барысына да әзер булыгыз, балагызның кырык процент тәне пешкән, чыдый алыр микән, ул бик кечкенә бит әле”, — диде. Балама ун ай иде. Чиядәй кып-кызыл, ярылган иреннәрен ачып күкрәгемне бирдем, бала имә башлады, аның шулчаклы йотлыгып ашыга-ашыга имүенә сөенмәдем. Күңелемдә шик туды, шунда йөрәк әрнүләре аша, әллә баламның соңгы тапкыр ризыклануы микән, диеп уйладым, бераз имгәннән соң, балам имгән сөтен кире косты. Бу хәл бер тәүлек дәвам итте, эчендә бер кашык су да тотмый торган булды. Икенче көнне төш вакытларында, кул белән тотар җире булмаса да, баламны кулыма алдым. Шунда ул миңа бер тутырып карады да кинәт җиңеләйгән төсле булып китте. Башын кулбашыма салды. Мин баламның үлә башлавын күрдем. Үзем дә сизмәстән, баланы куйдым да: “Коткарыгыз! Ул үләргә тиеш түгел. Доктор чакырыгыз!” — дип, ачыргаланып кычкырып коридорга йөгереп чыктым. Берничә минуттан соң, күрше балалар поликлиникасыннан врач килеп яңа дарулар бирде. Тиз арада балага укол ясап, капельница куйдылар. Баламның баш очына утырып, Аллаһы Тәгаләгә ялварып ярдәм сорарга тотын­дым. Ата-анасыз үскәнгәме, телемә мондый сүзләр килде: “Бер Аллакаем, шушы дөньяга китереп, бердәнбер  якын кешем — балам белән очраштырдың, синнән үтенеп сорыйм, тагын ялгыз калдырма! Балакаемнан аерма!” — диеп, туйганчы еладым. “Рәхимең килеп,баламны исән калдырсаң, улымның унбиш яшь тулуына корбан итеп куй суярмын!” - дигән нәзер дә әйттем. Ләкин мин бу могҗизаны язмый булдыра алмадым, чөнки мин шунда Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә, кодрәтенең киңлегенә тулысынча ышандым. Балам шул кичне имгән сөтен кире чыгармады. Өченче көнне иртән күзен ачты, кичен көлә башлады. Димәк тормыш дәвам итәчәк, диеп уйладым.
Без килгәндә Фатыйма исемле бер ханым өч яшьлек улы Шәүкәт белән шушы палатада ята иде. Шәүкәтнең пешкән җирләре төзәлеп бетә язган. Тездән астарак аскы якта бәләкәй яра гына калган. “Безне шушы көннәрдә өйгә җибәрәләр!” — диде Фатыйма. Иреннән аерылып, баласын ялгыз үстерүен дә яшерми сөйләде. Фатыйма — сәүдәгәр. Базарда сату итә икән. Туган-тумачалары күп, “Патый” диеп, без йокыдан уянуга килә башлап, караңгы төшкәнче туктамыйлар иде. Патый исә Шәүкәтне күтәреп чыга, палатага туктаусыз ризык ташый. Шулчак Шәүкәтнең тез астындагы төзәлмәгән ярасы күтәргән җиренә туры килепме, яки пычрак керепме ялкынсына башлады. Шәүкәт нык авыртуга чыдый алмый, туктаусыз акыра. Ни эшләгәнен белми, ачыргалана... Анасы баласына карый да алмый, акырып елый. Таң алдыннан Шәүкәт дөньядан китте. Минем кулымда җан бирде. Анасы исә тәгәрәп елый гына. Шәүкәтне палатадан алып чыгып киттеләр. 
Минем улым Наил, кулыннан тотсаң, ярасындагы бәйләвечләрен җилфердәтеп алга омтыла, атларга маташа. Безнең палатада ятучы, яше җитмешләрдән узган әби, менә болай диде: “Аллаһы Тәгаләнең кодрәтен күрдегезме? Ходайга ялынып, үлә язган балагызны исән алып калдыгыз”. Бу хәл 1959 елның көз аенда булды. Наилемнең хәзер, әлхәмдүлилләәһи шөкер, ике улы бар, матур итеп дөнья көтәләр.

Фәнүзә ИБРАҺИМОВА.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Барысыда Ходай кулында.

    Хәзер укыйлар