Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Акча дип «үлү»

Акчаны яратмаган кеше юктыр. Нишлисең, дөньясы акчага корылган бит аның. Финикиялеләргә рәхмәт, акчаны беренче алар уйлап тапкан, дип баралар. Акчаны яратып кына калмыйбыз, кемнәрдер аңа табына да әле. Акча өчен әллә нәрсәләргә барырга ризалар.

Акчаны эшләргә кирәк, билгеле. Тик менә акча дип «үлү»... «Үлү» дигәндә мин, әлбәттә, егылып җан бирүне күздә тотмыйм, ә акча эшлим дип үз-үзеңне көчләүне әйтәм. 
Агата Кристи әнә бер елга икешәр китап язган. Китап язу җиңел эш түгел. Никадәр көч, вакыт сарыф иткән ул моңа. Агата Кристиның детективларын укыганыгыз бар инде, беләсез. Әлбәттә, китаплары өчен гонорарны да әйбәт алган. Тик бер заман салымнарны арттырганнар. Агатаның ике китап өчен алган акчасы бер китаплык кына булып калган. Элеккечә яшәр өчен, аңа хәзер елына дүрт китап язарга кирәк булган. 

Яисә менә тагын бер мисал. Бер танышым көне буена эссе кояш астында җиләк җыйган. Бер чиләге тулгач, килүем бушка китмәсен, әле тагын килә аламмы-юкмы диеп, тагын бер чиләк тутырган. Сусыз! Эсседә! Көне буе! Башына эссе капкан. Кан басымы күтәрелгән. Өенә чак кайтып ауган. Кая анда җиләкне эшкәртү?! Әле ничек үзе теге дөньяга китеп бармаган.  Бераз рәтләнеп, эшкәртеп куйыйм дисә, җиләкләре инде бозылган икән. Ике чиләк күгәргән, әчеп чыккан җиләген ташларга туры килгән. «Еладым, – ди. – Шул җиләкне җыям дип, үлгәннән калдым бит. Әрәм булды хезмәтем». Бу очракта тырышлыкның максаты күбрәк акча эшләү түгел, билгеле, ләкин асылы барыбер бер – нәфес. 

Яшермим, үзем дә шушы категориягә керәм. Бер көнгә авылга кайтып, ашамыйча-эчмичә, көне буена бакчада казынып яшелчә үстерәм. Тагын бер генә түтәл чәчим инде, тагын бер ун гына төп утыртыйм инде, дим. Булгач, булгач, күбрәк булсын, дим. Бер түтәл дигәнем ике түтәл дә булырга мөмкин. Аны бит утыртып кына түгел, карыйсы да бар. Чүбен утарга кирәк, суын сибәргә, үскән берен эшкәртергә... Һаман да шул бер көнне барысына да өлгерергә. Нәтиҗәдә, ял ителми, су коенылмый, туганнар белән очрашылмый... 

Элек әбиләребез ничек барысына да өлгерде икән. Әле бер-берсенә кунакка да йөрешкәннәр бит, дип, сез дә аптырыйсызмы? Олы яшьтәге бер героемнан бу хакта сораган идем: «Безнең бит ун күлмәк, биш чалбар юасыбыз юк иде. Кунак чакырсак, өстәлдә токмачлы аш та, кабартма-коймак булды. Хәзер мин дә өлгермим», – ди. 

Барысына да өлгерәм, тормышымны яхшыртам, акчаны күбрәк эшлим дип яшәргә өлгерә алмый калу – начар. Гомер бик кыска. Акчаның кыйммәте тиз югала. Тормышның да артыннан куып җитеп булмый. Бүген алган кыйммәтле җиһазыңның ике елдан модасы чыга, тагын тырышырга, тагын черәшергә кирәк. Ә яшәргә, тормышның матурлыгын күрергә, якыннар белән аралашырга вакыт юк. 
Акчаны эшләргә кирәк. Тик сәламәтлек бәрабәренә түгел. Шушы фикерне язмакчы идем. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар