Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Ак чәчәкләр йолдыз булып яна...

Татар әдәбиятына, мәдәниятенә гашыйк тамашачы «Ак чәчәкләр» романы буенча фильм төшерелүеннән хәбәрдар инде, әлбәттә.

Татар әдәбиятына, мәдәниятенә гашыйк тамашачы «Ак чәчәкләр» романы буенча фильм төшерелүеннән хәбәрдар инде, әлбәттә. Габдрахман Әпсәләмовның бу мәшһүр әсәре заманында кемнәрне генә үзенә әсир итмәгән дә, кемнәрне генә табиб һөнәре сайларга этәрмәгән! Романны чын мәгънәсендә табибларга сүздән коелган һәйкәл дип атарга мөмкин. Фильмның сценарий авторы буларак, миңа бу әсәрне кайта-кайта, әллә ничә тапкыр кабат укырга туры килде. Бүген язарга теләгәнем – әлеге әсәр прототиплары турында түгел, ә бәлки фильм өчен махсус язылган «Ак чәчәкләр» җырының герое турында. Күпләр сәерсенеп куяр, янәсе, җырның нинди герое булсын инде... Була икән шул!

Сценарийны язып бетергәч, телемнән тартар тарткандай, «Ак чәчәкләр»нең продюсеры Миләүшә Айтугановага: «Фильм алдыннан, бәлки, берәр җыр да куяргадыр, кирәк дисәгез, шигырен язып карыйм», – дип әйтеп куйдым. «Табиблар турындагы фильмга табиблар турында җыр язам», дип әйтүе генә җиңел икән. Шигырь сүзләре урынына күңелгә кирәге-кирәкмәгәне – әллә ниләр килеп тулырга гына тора... Чәбәләнеп беткән уйларымны читкә куып, кинәт кенә күзалдыма ак халатлы берәү килеп басты. Ул «берәү» – иң авыр вакытларымда, якыннарымның тормышы өчен ут йотып йөргән көннәремдә миңа ярдәм кулы сузган, сүнәргә торган өмет учагын тергезеп җибәргән кеше – Азнакай районы Мәндәй авылы егете Азат Әдһәд улы Фәтхетдинов иде. «Миңа» дидем дә үзем үк елмаеп куйдым: миндәйләрнең саны йөзләгән, меңләгән ләбаса!

 Казан медицина институтын тәмамлап, Чаллыга эшкә килгәч, аның хезмәт юлында 1 нче балалар хастаханәсендә табиб-педиатр, сырхауханәдә бүлек мөдире, баш табиб, шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе, 2 нче шәһәр больницасы баш табибы дигән баскычлар тезелеп китә. Кайда гына нинди генә вазыйфа башкармасын, халык телендә Азат Әдһәдовичның иң беренче чиратта кешелеклелек сыйфатлары урын ала. Табиб һөнәре сайлаган, бигрәк тә балачакта хирург булам дип хыялланган кешене йомшак күңелле итеп күзаллавы кыенрак, андыйлар күпкә кырыс булырга тиеш кебек. Хәер, Азат Әдһәдовичта бу сыйфатлар барысы бербөтенгә әверелә кебек: кирәк чагында таләпчән дә, кырыс та, шул ук вакытта кайгыртучан һәм ярдәмчел дә, гади һәм ихлас та була алу табибларга гына түгел, чын ир-егетләргә хас.

Кызым кечкенә чакта безгә берара больница юлын таптарга туры килде. Алдан язылып, айлар буе чират көтәргә мәҗбүр еллар иде ул. Үзләре әни булганнар бала авырганда ана кешенең нинди утта янганын бик яхшы аңлар. Баланың беләгенә кадалган шырпы да ананың йөрәгенә кадала... Әле бер, әле икенче ишеккә барып бәреләбез; тегеннән-моннан дару эзләп йөгерәбез. Соңгы чара итеп Азат Әдһәдович янына юл тоттым. Сүземне сабыр гына тыңлады да:

– Мин берничә көннән җәйге ялга китәм, аңынчы хәл итәрбез, – диде ул.
– Ярар, – дип чыгып китсәм дә, күңелемдә өметсезлектән гайре нәрсә юк иде. Ялга китәсе кеше минем проблемаларымны кайгыртып йөрер дисеңме?.. Бер атна үттеме-юкмы, өйгә балалар поликлиникасыннан шалтыраталар. Колакларыма ышанырга белмим: «Азат Әдһәдович барысын да әйтеп калдырды», – диләр. Ул минутта күңелгә тулган рәхмәт хисләре керфек очларыннан түгелде... Кызым белән бер айга якын дәваландык. Көн туса, аңа саулык теләп Ходайга ялвара идем мин. Изгелеге-игелеге өчен Азат абыйның үзенә дә Ходайдан сәламәтлек сорый идем.

Дөньяда могҗизалы хәлләр дә була. Дәваланганнан соң табибларның «барысы да әйбәт!» дигән сүзләрен ишетү иңнәргә канат куйды, күңелне күкләргә күтәрде. Бүген дә гаиләбез белән Азат Әдһәдовичка рәхмәтле булып яшибез. Чын ир кеше булып, үз сүзендә тора алганы, кызыбызны савыктыруда ярдәм кулы сузганы өчен мең рәхмәтле без аңа.

Үткен телле халкыбызның «Татар түрә булса, чабатасын түргә элә» дигән мәкале бар. Азат Фәтхетдиновка бу кагылмый!  Таләпчән, шул ук вакытта гади. Кешелекле. Олы җанлы. Шулай булмыйча, һөнәре буенча балалар табибы лабаса! Азат Әдһәдовичны һәрчак эшлекле кыяфәттә күреп өйрәнгәнгәме, аның: «Мин балачакта бик шук идем», – диюенә ышанасы да килми.

 – Чынлап, тиктормас малай идем. Бәкегә чумулар да, язгы ташуда боз белән агып китүләр дә калмады. Әби бәйләп куя торган иде үземне. Әнинең туганнары врач булганга микән, мин дә хирург булам дип үстем. Әби чемодан бирде, шуны тотып берүзем Казанга чыгып киттем, – дип искә төшерә ул үткән елларны.

Адәм баласы өчен байлык алтын-көмеш, доллар, евро белән үлчәнми, иң кыйммәтлесе – аның саулыгы һәм бердәнбер гомере. Әнә шул кыйммәтләрне югалту куркынычы ачы чынбарлыгы белән алдыңа килеп басканда, бар ярдәмне Аллаһы Тәгаләдән өмет итәсең, аның кодрәте белән шифалы кулга ия булган табиблар янына ашыгасың. Хәзерге заман кешеләрне аяусыз сыный, күпләрне – авыру белән... Коронавирус дигән афәт килеп кагылгач, бу һөнәр ияләренең кадере күзгә күренеп артты. Чөнки нәкъ менә алар көрәшнең иң алгы сызыгына басты, тәүлектәге сәгатьләр, үз саулыклары, хәтта гомерләре белән исәпләшмичә, кешеләргә ярдәмгә ашыкты. Чаллыда Азат Әдһәдович җитәкләгән 2 нче больница әлеге авыру килеп кагылганнарны дәвалаучы үзәккә әверелде. Андагы табибларның фидакарьлеге, «барысы да яхшы булачак» дип катгый бер ышаныч белән инандыруы «өмет нуры сүнгән кичләрдә йолдыз булып яна» да инде.

Азат Әдһәдович кебек табиблар, аның кебек якты кешеләр – авылның гына түгел, районның, шәһәрнең, алай гына да түгел, тулы бер милләтнең горурлыгы бит ул. Ул яктылыкка табиблар символы булган ак чәчәкләрнең аклыгы да кушылгач, бөтен тирә-якка җан җылысы тарала кебек.

...Җырның сүзләрен язганда күз алдымда ак халатлы, ак күңелле шушы табиб иде. Мин хәтта җырның көен дә ишеткәндәй булдым, колагымда салмак кына агылды да агылды ул... Озак та үтмәде, Миләүшә ханым җырның беренче вариантын яздырып та җибәрде, Вил Усманов көй язарга да өлгергән икән. Тыңлап карагач: «Язның 17 нче мизгеле» фильмындагы шикелле, салмаграк кына, бастырып кына бара торган итеп, бераз әкренәйтеп булмас микән», – дип, мин дә үз фикеремне җиткердем.

...«Казан егетләре» ансамбле һәм Зәринә Хәсәншина башкаруында «Ак чәчәкләр» җыры яңгыраганда, азнакайлылар да, чаллылар да горурланмый калмас, чөнки гап-гади җырның «төп герое» – шушы як гөлләреннән күңеленә аклык алып үскән, аклык алып яшәгән Мәндәй егете Азат Фәтхетдинов. Гомумән, бу җыр – ак чәчәкләргә тиң ак күңелле табибларга безнең рәхмәтебез.

Ак чәчәкләр
Айгөл Әхмәтгалиева сүзләре,
Вил Усманов көе.

Ак чәчәкләр – ап-ак язлар микән,
Ак өметләр микән көзләрдә...
Аклык эзләп, аклык күзләп үткән
Гомер үзе нинди төсләрдә?

Кушымта:
Ак гөлләрдән җан җылысы алып
Күңелләргә саласы иде.
Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып
Саф күңелле каласы иде...

Яшәү дигән татлы сүзгә сыйган
Сер ачкычы кайда, кем белә?
Таң күзеннән гүя безнең гомер
Чык тамчысы булып түгелә.

Гомер таҗын өзә ачы җилләр,
Җаннар елый, шулчак нишләргә?
...Ак чәчәкләр йолдыз булып яна
Өмет нуры сүнгән кичләрдә.


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Э менэ анын коен безнен якташыбыз, Баулы районы, Хансояр авылы егете Вил Усманоа язган.Без дэ анын белэн горурланабыз!

    Хәзер укыйлар