Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы буенча нәфис фильм төшерелә

Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәменә таянып төшерелә. Проектны тормышка ашыруда Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов та катнаша.
Мәгълүмат өчен. Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы 2006 елда “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә махсус призга лаек булган иде. Ул драматургның соңгы әсәрләреннән берсе. Татарстанда “Мулла”ны өч дәүләт театры – Әтнә, Минзәлә һәм Камал театрлары куйды. Шулай ук бу спектакль Башдрамтеатр репертуарында да бар. Театр белгечләре фикеренчә, иң камил куелыш Әтнә театрында булган. Шунлыктан фильм Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры катнашында төшерелә.
“Без фильмда авторның төп идеясен сакладык. “Мин беркайчан да, беркемгә дә ышанмадым, ә ышанасым килде”, дигән девиз калды. Бераз бизәп кенә җибәрдек”, – диде фильмның идея авторы, инде өч ел рәттән шушы хыял белән янып йөргән композитор Марат Әхмәтшин. Ул бу фильмның продюсеры да. Сценарий авторлары – Илгиз Зәйниев белән Марат Әхмәтшин үзе. “Туфан Миңнуллин пьесада бер авылда гына булган вакыйганы язмаган. Бу авыл – җыелма образ. Безнең фильмда да шулай. Без Әтнә районындагы авылны түгел, ә Татарстанның бер авылын күрсәтәбез”, – диде Марат.
“Фильмны августта төшерә башлыйбыз. 25 смена каралган. Киләсе елга Казан халыкара мөселман кинофестиваленә өлгертербез дип уйлыйбыз, – диде фильмның генераль продюсеры, “Татаркино” оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова. Ул үзләренең тәгаенләнгән бюджетка сыешырга тырышачакларын әйтте.
Бюджетның күпме икәнлеген турында әлегә расланган мәгълүмат юк.
Казанда, “Татаркино” дәүләт бюджет оешмасында драматург Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы буенча тулы метражлы нәфис фильмда катнашачак артистларга кастинг оештырылды. Кастингта “Татар-информ” хәбәрчеләре дә катнашты.
Мәгълүмат өчен. Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәменә таянып төшерелә. Проектны тормышка ашыруда Татарстанның Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов та катнаша.
Фильм Татарстанның Әтнә районында август аенда төшерелә башлый. Төп рольдә кем уйнаячагы һәм фильмның режиссеры кем булачагы турында әлегә ачык мәгълүмат юк.
Актерлар белән Әтнә дәүләт театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев эшли. Кастингларны да ул уздыра. Кастингка нигездә Кама аръягы дәүләт театрлары артистлары чакырылган иде. “Муниципаль районнардагы дәүләт театрлары артистлары экраннарда сирәгрәк күренә. Шуңа да аларны чакырырга уйладык. Өлкән, танылган артистлар да: “Син мине беләсең бит инде болай да”, - дип киреләнеп тормадылар, бөтенесе чакыргач килделәр, кастинг үттеләр”, - ди “Мулла” проектының кастинг буенча директоры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов.
Бүген кастингта Камал, Әтнә, Минзәлә театры артистлары катнашты. Г.Камал театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша, Казан театр училищесын тәмамлаган, хәзер “Татарстан” радиосында эшләүче Идел Кыямов төп рольгә сайланырга ниятләп килгәннәр.
Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы буенча төшереләчәк тулы метражлы нәфис фильмда танылган артист Марат Башаров катнашачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә фильмның генераль продюсеры, “Татаркино” оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова әйтте. “Зур булмаган рольгә Марат Башаров чакырылды. Август башында ул Казанга киләчәк. Марат Башаров Әсфәндиярнең шәһәрдәге дусты ролен башкара. Сюжет буенча, ул мулла булып авылга кайткан егетне кире китәргә күндерергә тырыша”, - дип сөйләде Миләүшә Айтуганова.
Татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинова Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы буенча төшереләчәк тулы метражлы нәфис фильмда уйнарга җыена. Бүген ул фильмның “Татаркино” оешмасында үткәрелгән кастингында катнашты.
“Кастингтан үтәрмен дип өметләнәм. Шушы фильмда катнашу өчен августка планлаштырылган бөтен концертларымны күчердем”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Илсөя Бәдретдинова.
Илсөя фильда Налимә ролендә уйнарга хыяллана.
чыганак: http://tatar-inform.tatar
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
28 июнь 2022 - 11:47Без имениУзегез йомшак булгансыз. Чыгып китяргя иде. Нык телясягез врач булыр идегез. Урында утырып , хыяллар белян яшяргя унайлырак булган курясен сезгя. Атиегез гаепле тугел ,а узегез . А хазер барсы да гаепле сезнен очен. Алай булмай шул. Узегез ялгышкансыз. Шуны анлагыз хям яшягез алга карап. Артка карап, барсында гаепляп тугел.Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
24 июнь 2022 - 20:10Без имениАзаматны ышандырып йорисе тугел иде! Йомшак ирлэр дэ ничектер бэхетле яши бит эле. Кайбер гаилэдэ хатын-кыз эйдэп бара, торле гаилэ бар. Ин мохиме, ир куп эчмэсен, акча тапсын.Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.