Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Татар җыры-2017» фестиваленең төп интригасы: Салават vs Elvin Grey

16 декабрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә үткән «Татар җыры» фестивален Elvin Grey һәм Гүзәл Уразова  узган елгы «Красивая/Хороший» хиты белән ачып җибәрде. Хәтерләсәгез, былтыр фестиваль нәкъ шушы җыр белән тәмамланган иде. 

16 декабрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә үткән «Татар җыры» фестивален Elvin Grey һәм Гүзәл Уразова  узган елгы «Красивая/Хороший» хиты белән ачып җибәрде. Хәтерләсәгез, былтыр фестиваль нәкъ шушы җыр белән тәмамланган иде. 


Быел исә Grey «Иң популяр җырчы» номинциясендә «Алтын барс»лы булды. Чыгыш ясаганда, ул 2017 елгы ике хитын башкарды. Радикның «яңарак кына табадан төшкән» «Роза» җырын тамашачы яратып кабул итте – алкышларга караганда, аңа шулай ук хит язмышы юрарга була, шулай да Салаватның «Уфтанма»сына ремейкны тамашачыларның  көтеп алуы алкышлардан да, кушылып җырларга әзерлектән дә сизелеп тора иде. 

– Иҗатташ абыемның җыры, иҗатташ абыем, – дип ике тапкыр кабатлады Радик бу җырын игълан иткәндә. Ләкин абыйсының кем икәнен әйтеп тормады. 

Төгәллекне «Елның иң популяр җыры»н башкаручы Иркәгә Алтын барс тапшырырга чыккан Салават абый кертте. 

– Элек сәхнәгә минем янга «син минем әти түгелме?» дип киләләр иде. Минем өчен гадәти хәл инде бу. Менә бүген, Аллага шөкер, энекәшне таптым, «Абыем» дип җырлагач, күңел тулды. Туганнар арта. Казанның күңеле киң! – дип каһкаһә белән шәрехләде ул Радикның ярымтоннарда әйткән сүзләренә ачыклык кертеп. 

Шулай итеп, Салават абый белән Радик Юлъякшин арасындагы әлеге иҗади диалог дәвам итә булса кирәк. 

Фото: Instagram @tmtvonline

Теги: Элвин Грей Радик Юлъякшин Гүзәл Уразова Гузель Уразова Elvin Grey

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хур итмэгез инде татар монын шул маймыл белэн. Башта татарча сойлэшергэ ойрэнсен- э татар монын акчага сатып алып булмый- ботен кещегэ дэ бирелми ул. Салават кебек татар жырчылары кырыенда да торырга тин тугел ул.

    Хәзер укыйлар