Логотип
Сәхнә арты

Татар җырчылары Җиңүне якынайткан әби-бабаларын искә ала

Intertat.ru электрон газетасы шоу-бизнес өлкәсендә кайнаучылардан Бөек Ватан сугышында катнашкан бабай-әбиләре, туган-тумачалары турында хәтер сандыкларын барлауны үтенде.

Җырчы Алсу Фазлыева: “Бабай һәрберебезгә берәр мең сум акча биреп чыкты...”



- Минем бабай Хакимов Гарифҗан Фәйзрахман улы 1943 елда, 17 яшендә сугышка чыгып киткән. “Беренче мәртәбә сугыш ачысын Проня һәм Днепр елгаларын кичкәндә татыдым”, - дип сөйләгәне истә. Могилев, Минск, Бобруйск, Гродно, Варшава, Кенигсберг шәһәрләрен алуда катнашкан. Ике мәртәбә “За отвагу”, бер мәртәбә “За боевые заслуги”, “За взятие Кенигсберга”, “За взятие Варшавы”, “За победу над Германией”, “За взятие Берлина” һәм башка медальләр һәм Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән. Бабайның юбилеен үткәргән вакыт истә калган. Без 9 онык идек. Һәркайсыбыз аңа багышлап котлау сүзләре һәм шигырьләр өйрәнгән идек. Тыныч кеше иде ул, барыбызны да сабыр гына тыңлап утырды. Аннары һәрберебезгә берәр мең акча биреп чыкты. Ул вакытта ул безнең өчен бик зур акча иде. Шулай итеп бер айлык пенсиясен безгә өләшкән иде.

Шоу-мен Әбри Хәбриев: “Авылда иң яхшы махорка ясаучы минем бабам булган”



- Бабам Хәбибуллин Хәбибрахман Хәбибулла улы. Сугышта катнашкан, яраланып кайткан. Кызыл Йолдыз ордены иясе. Бабайны хәтерләмим, чөнки мин туып берничә ай узгач ул якты дөньядан китеп барган. Фронтта төгәл кайда катнашканын да әйтә алмыйм. Тик шунысын беләм, авылда иң яхшы махорка ясаучы (табак үстергән ул) ул булган, шулай дип сөйлиләр иде. Шулай ук умарталар да тоткан ул. Кәрәз аеручы аппаратлары да исән иде без үскәндә.

Җырчы, телевидение алып баручысы Зөлфәт Зиннуров: “Бабам нык, мощный ир-ат иде”




- Бабам Мөхәммәтрахимов Зиннур Мөхәммәтрәхим улы 1909 елда туа, 2008 елда вафат була. 1941 елда хәрби хезмәткә алына, шул ук елны Литва җирендә әсирлеккә эләгә. Фашистлар концлагереннан 1945 елның маенда азат ителә. “За победу над Германией”, “За доблестный труд”  медальләре белән бүләкләнә. 99 яшькә кадәр яшәде бабай. Нык, мощный ир-ат иде. 97 яшенә кадәр чалгысын кулыннан төшермәде, печән чаба иде. Әби сөйли торган иде, пленда утырган кеше булгач аны гел районга чакыртып торалар иде, шунда чакырган саен бабагызның йөрәге жу итеп торадыр иде дип.  

Герой бабалары турындагы истәлекләр белән социаль челтәрләрдә дә уртаклашкан йолдызлар бар.

Айгөл Бариева, мәсәлән, үзенең Инстаграмында болай дип язган: “Дәү әтием Бариев Мәсгүт Бари улы сугыштагы батырлыклары өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Рәхмәт сиңа, дәү әтием, барысы өчен дә! Хәтерлибез! Горурланабыз!”



Гөлназ Рәхмәтуллина, ТНВ каналындагы “Манзара” тапшыруын алып баручы: “Әтиемнең әтисе Габдрахман дәү әтием 1941 елның ахырында хәбәрсез югалган. Дәү әнием Рәйхана 27 яшендә 4 яшьлек һәм яшь ярымлык ике улы белән тол калып, сабыйларын берүзе үстергән. Әти төпчек малай. Бу фотога карыйм да, аңарда гел дәү әти чалымнары икәнен күрәм. Әниемнең әтисе – җиде бала атасы Мөхәммәтгәрәй дәү әтиемне яше олы булу сәбәпле фронтка алмыйлар, Казанга хәрби заводка эшкә җибәрәләр. Олы уллары Сәлимгәрәй сугышта яраланып контузия алып кайта. Дәү әти заводтан кайткач, сигезенче бала булып әнием дөньяга килә. Мин Мөхәммәтгәрәй дәү әтиемне күреп калдым, ул вафат булганда миңа өч яшь иде. Урыннарыгыз оҗмахта булсын, сүзебез дога булып ирешсен.



Җырчы Ринас Әхмәтов та Инстаграмда бабасының фотосын куеп, “Рәхмәт, бабакай!” дип язган.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар