Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Шушы «җен»ем мине үзгәртте

Шушы җенем мине искиткечләндерде. Хәтта кайбер фәрештәләр дә көнләшерлек итте.

Татар эстрадасы артистларының Инстаграмдагы аккаунтлары белән танышып баручылар Данир Сабировның хатыны Миләүшә белән төшкән фотосына игътибар итми калмагандыр. Фотодан да битәр, Данирның комментрийларга җавап итеп язган сүзләре кызык. «Шушы җенем мине искиткечләндерде. Хәтта кайбер фәрештәләр дә көнләшерлек итеп», – дигән ул.

Миләүшә һәм Данир Сабировлар гаиләсе белән без күптәннән таныш. Аларның мәхәббәт тарихылары да безгә сер түгел. Ә сезнең ул тарихны беләсегез киләме?

 

Барысы да туйдан соң башлана. Ә юк, туйда ук башлана икән. Юк, юк, уйлый күрмәгез тагын, үз туйлары булмый әле ул аларның. Данир – тамада, ә Миләүшә йөргән егете белән туйга килгән кунак кына булалар. Бер генә карый Данир кызга, аннары күзен ала алмый инде. Нәрсә шулай җәлеп иткәнме? Егет кешене нәрсә җәлеп итә соң, билгеле, күзләре! Электр көчәнешеннән чыккан нурланыш кебек зәңгәр очкын бөркеп торган күк күзләр гашыйк итә аны.

Ә Миләүшәне нәрсәсе белән үзенә карата бу теле телгә йокмас спортчы егет? Яраткан артисты Сергей Лазаревка охшавы белән! Әнә шулай туй буе бер-берсеннән күзен алмый инде алар. Данир башка кунакларның барлыгын да оныта, кич буе Миләүшә өчен генә сөйли, аның өчен генә сикерә. Ә Миләүшә?.. Ә Миләүшә аңа икенче көнне үзе шалтырата. «Ике көннән минем туган көнем. Чакырам, кил». «Әйдә, башта танышыйк әле», – дип, Данир аны шул ук көнне «свидание»гә көтеп кала. Гыйнварда танышалар, июльдә өйләнешәләр дә. Данир сөеклесенә өйләнешү тәкъдимен дә «кешечә» ясый белми. Юморлы кешенең бөтен тормышы юмор бит аның. «Машина ватылды минем. Үзем эшләп алган беренче «десятка»м иде ул. Милүшәне рульгә утырттым. Үзем этәм. Мин этәм, ул тормозга баса. Нык ачу килде. Шул ачудан тәкъдим ясап ыргыттым: «Миләүшә, чык миңа кияүгә!» Әнә шулай, гади генә, кыйммәтле йөзексез, чәчәк букетсыз... Ә ул риза булды», – дип көлдерә Данир ул көнне искә алып.

Быел аларның корыч туйлары. 11 ел гомер бергә үткән дигән сүз бу.

Теги: Данир Сабиров Миләүшә Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар