Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Салават Фәтхетдинованың әнисе – Тәкълимә апа: “Салаватны кыз туар дип көткән идем”

Карап торуга бик кырыс булып тоелса да, «Инстаграм» фотоларын карап, аның бик тә бала җанлы, нечкә күңелле икәнен аңлыйсың. Ә әнисе өчен ул зур юаныч һәм ныклы таяныч. Улы хакында Тәкълимә апа үзе шулай ди.

Карап торуга бик кырыс булып тоелса да, «Инстаграм» фотоларын карап, аның бик тә бала җанлы, нечкә күңелле икәнен аңлыйсың. Ә әнисе өчен ул зур юаныч һәм ныклы таяныч. Улы хакында Тәкълимә апа үзе шулай ди.


 


       

 

– Тәкълимә апа, исәнмесез! Улыгыз туган көн белән!

– Рәхмәт, балам. 58 ел да үтеп киткән икән. Әле яңа гына туган кебек. Салават – өченче балам. Ике абыйсы булгач, өченчегә инде кыз булыр дип көткән идем. Әмма малай туганына бер дә үкенмим. Салаватым – иң зур терәгем, юанычым.

Алты бала әнисе мин, алтысын да өемдә таптым. Салаватның кендек әбисе Разия исемле апа иде, ул хәзер мәрхүмә. Өйдә тапкач, нинди тән авырлыгы белән туганнарын да белмим. Әмма Салават эре икәне хәтердә калган, буе да зур гына иде.

Кызганычка каршы, бүген алты баламның өчесе генә исән, өчесе  гүр иясе. Балаларың белән мәңгегә хушлашу җиңелдән булмады.

– Салаватның туган көненә Казанга бармыйсызмы?

– Юк, балам. Соңгы арада кан басымым күтәрелә, юл йөрүе авыр. Ерак юл түгел, хәтта икенче урамдагы клубка концерт карарга да төшә алмыйм. Дару гына эчеп торам. Хәлем начарайгач, Салават ярдәмче яллады. Хәзер тормыш бераз җиңеләйгән кебек.

Бар игелекләре өчен Салаватка мәңге рәхмәтлемен! Үз тырышлыгы белән бар нәрсәне дә булдырды. Бер дә хурларлык бала түгел. Мәктәптә дә гел «5»легә укыды. 10 класс тәмамлады да, клубка мөдир булып эшкә чыкты. Армиясенә дә барды, югары белем дә алды. Кабатлап әйтәм: бар уңышына да үз тырышлыгы, үз тырмашуы белән иреште.

Һәрвакыт шалтыратып, хәлемне белешә, вакыты була калса – кайтып керә. Күчтәнәчен төяп алып кайта, акчасын мул итеп калдыра. Соңгы тапкыр Әниләр көненә кайткан иде. Мин Тәтешледә дәваханәдә яттым, Ләйсән белән килеп, хәлемне белде. Гыйнвар ахырында авылда мәктәптә бәйрәм булачак, шунда да кайтырга тиеш. «Инәй, тамак ачты, ашарга пешердеңме?» – дип кайтып керә ул. Бәрәңге ризыкларын бик ярата, шуны пешерәм. Шулпа салам, шәңгә куям...

.

  
 

– Тәкълимә апа, балаларыгызның уңышларына куанып, бәхетле картлыкта яшим, дип әйтә аласыз инде?

– Аллага шөкер! Улым Рәфил дә бик булган, кызым Инзилә дә! Олы улымның баласы Айдар Фәтхетдинов та – сәхнәдә танылган шәхес. Аның белән дә бик горурланам. Интегеп яшәүләрем – артта, яшьлектә калды. Көн буе көтү көтә идем, ә төн буе алты балама ашарга әзерли идем. Салават әле дә булса: «Әни, ничек итеп берүзең безне алтыбызны аякка бастырдың син?» – дип шакката инде. Хәзер йортым да шәһәрдәгечә: газы бар, суы кергән. Салават шаккатмалы мунча салып бирде. Дөньям – шәп, шөкер итеп яшисе генә!

Теги: Салават Фәтхетдинов Салават Фатхутдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Салаватка озын гомер, гайлэ бэхете янадан Яна унышлар телэп калам

    Хәзер укыйлар