Логотип
Сәхнә арты

Салават Фәтхетдинов: “Мине гади халык яшәтә. Хәерче билет алып, концерт тыңласа, мин яшим”

Җырчы Салават Фәтхетдинов Башкортстанда узачак концерт туры уңаеннан Уфада матбугат конференциясе үткәрә дигән хәбәр кичә татар җәмәгатьчелеген сискәндереп җибәрде. Журналистларга карата тискәре фикердә булуы белән дан тоткан Салаватның бу инициативасын халык ничек бәяләргә белмичә аптырады. Социаль челтәрләрдә “Салаватка әллә популярлык җитми башлаганмы?”, “Салават абый каты эшли башлады әле, үкчәсенә басып киләләр, ахрысы” дигәнрәк фикерләр күренде. Салаватның халыкара дәрәҗәгә җыенуын да фаразлап, “Халыкара Олимпка җыенамы әллә” диючеләр дә бар. Өстәвенә, Салават Башкортстан телевидениесендә иртәнге эфирга чыгарга ризалык биргән. Монысы да дистә елга бер була торган хәл бит!
 
Салават Фәтхетдинов бу гамәлләренең асылын үзе аңлатсын дип, аның белән хәбәрләштек.
 
– Элек Башкортстанда матбугат конференциясе оештырганым юк иде. Соңгы 3 елда Казанда да җыйганым юк аны. Концертлар алдыннан гаммәви мәгълүмат чараларыннан концертлар турында язуларын бераз сорыйсым килә. Башкортстанда быел беренче мәртәбә администраторсыз эшлим. Барысын да үземә оештырырга туры килә. Буш, яртылаш тулган заллар миңа кирәк түгел.
 Элек мин, нык популяр вакытта, билетны поезд белән биреп җибәрә идем, ул өч көндә таралып бетә иде. Мине гади халык яшәтә. Хәерче кереп, билет алып, концерт тыңласа, мин яшим. Мин бит дотациядә утырмыйм.
 Быелдан башлап, бөтен кеше дә “яна” башлады. Бу халыкның кәефенә бәйле дип уйлыйм. Билет бәясе бит 500 генә сум, әле шуңа да хәзер кеше китереп булмый. Без бит рус артистлары кебек, билет хакын 2-3 мең сум итеп куя алмыйбыз. 
 
– Бу сезнең буын артистларының вакыты узып бара дигән сүз түгелме?
 – Юк инде! Сез кемнәрнең нәрсә җырлаганын тыңлагыз хәзер. 
 
– Ә нәрсә җырлыйлар? Халык тыңлый бит.
 – Ыштансыз чыксаң, кызыграк, халык тагын да җыелачак. Без бит алай эшләмибез. Татар мәдәниятен үстерәбез. Татарны саклыйбыз. 
 
– Ыштансыз җырчылар сирәгәйде. Җырчылар зәвыклы хәзер. 
 – Бөтен концертларны карагыз. Минекендә ыштансызларны күрмәссең, әлбәттә, әмма башка кешеләрдә күрәсең. 
 
– Сез үзегез кемнең концертларын яратып карыйсыз?
 –  Үземне. Үземне яратам мин (көлә).
 
– Соңгы тапкыр нинди концертта булдыгыз?
 –  “Мунча ташы”нда булдым.
 
– Ошадымы соң?
 – Монысы – икенче мәсьәлә. Артист артистны хурларга да, мактарга да тиеш түгел. Чөнки берсен мактасаң, икенчесе үпкәли, башкасын хурласаң, анысы үпкәли. Мин бер генә әйберне әйтәм – тамашачыны залга куып кертеп булмый. Теләсә, залдан куып чыгарып булмый. Шуңа күрә ул аның намусында.
 Безне “Мунча ташы” белән 28 еллык дуслык бәйли. Гамил (Гамил Әсхәдулла,  “Мунча ташы”ның директоры – автор.) мине, “Зәкиеч, кайсы көнгә киләсең?” – дип, берьюлы биш көнгә чакырып куя. Аннары очрашабыз да, мин аңа кайсы җире ошаганын яки ошамаганын әйтәм. Дус кына дөресен әйтергә мөмкин. Мин дә чакырам үз концертыма, карагыз да, әйтегез, дим. Иң дөрес киңәшне миңа хатыным Ләйсән бирә. Хатынның фикере белән башкаларныкын чагыштырам – чын күңелдән әйтәләрме, юкмы дип.
 
– Күбрәк ничек килеп чыга: дусларыгызның, халыкның фикере Ләйсәннекенә туры киләме?
 – Һәрвакытта түгел инде. Журналистлар менә ничек итә? Бер өч кешедән сорыйлар да, фикер булдыралар. “Мин – Алсу, минем фикерем менә шушындый. Бәлки, дөрес түгелдер”, – дип язмыйсыз бит сез. “Салават болай, Гамил шундый, Фирзәр тегенди”, – дип язасыз. Бу минем фикерем, бәлки, халык минем белән килешмәс”, – дип язарга кирәк бит инде. Кеше бит нәрсә укый, шуңа ышана! Бөтенесе дә түгел инде, әлбәттә.
 
– “Татар җыры”нда быел соңгы булып Элвин Грей җырлады. Гадәттә, Сез җырлый идегез, моңа үпкәләмәдегезме?
 – Үпкәләмәдем. Бик дөрес конкурс булды. Элвин Грей миңа караганда ике тавышка күбрәк җыйды, шуңа күрә ул җырлады. Бу аның казанышы, бар да матур килеп чыкты. Элвин Грей менә дигән җырчы. Супер! Татар эстрадасының өмете ул.
 
– Сез бервакыт: “Әбиләргә дә хәзер Элвин Грей кирәк”, дигән идегез. 
 – Аның концертына барып карагыз, анда кемнәр килгән. Аның 70-90 проценты әбиләр. 
 
– Сездән һаман да “Сезнең заман узып бармый микән?” дип сорыйсы килә инде...
 – Анысы инде минем мәсьәлә. Сезнең берегездән дә сорамыйм мин аны. Сорап та тормыйм. Мин ничек эшләгәнмен, шулай эшләячәкмен.
 
– Сез бүген дә элеккечә үк популярмы?
 – Нык популяр. Бер шигем дә юк. Миңа җиткән. Казанда минем концертка халык җыю белән проблема юк. Уфа ул татар җырчыларын коткару мәйданы. Башкортстаннан Татарстанга бер җырчы да килми, ә Татарстаннан җырчылар Башкортстанга бара. Бер зал, бер тамашачы ул. Барыбыз да шул тамашачыны чакырырга тырышабыз.
 
– Инстаграмда аккаунтыгызны үзегез алып барасызмы?
 – Үзем алып барам. Бөтен дөреслекне шуннан укыгыз.
 
– Еш кына яшьләр смартфонга куя торган татар шрифтын таба алмыйча интегә. Ә Сезнең аккаунтта постлар татар хәрефләре белән язылган. Сез ул хәрефләрне смартфонга үзегез куйдыгызмы? Бәлки, яшьләргә татар шрифтын көйләү буенча киңәш бирерсез?
 – Татар хәрефләрен үзем куйдым. Яшьләргә киңәш бирмәгез, алар синнән башка да табалар табасы әйберләрен.

 – Салават концертларына өстән фәрман белән кеше җыя дигән сүзләр йөри...
– Менә синең ышанасы киләме шуңа?

 – Дөресен генә әйткәндә, юк.
 – Молодец! Өстән фәрман белән җыеп буламы? Фәрман дигән төшенчә юк. Дуслар бар. Бер тапкыр да концертны калдырмый торган кешеләр бар. Бер тапкыр килмәгән кешеләр дә бар. Нишләтәсең инде аларны. Минем концертка килеп, канәгать булмыйча кайтып киткән кеше юк. Чөнки мин өч сәгать ярым җанлы концертны эшерелеп эшлим. Мин халыкны алдамыйм.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар