Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

​Радий Хәбировның хатыны Элвин Грейны гаепли

Татарлар һәм башкортлар арасында популяр булган Элвин Грей белән чираттагы гауга килеп чыккан.

  

Татарлар һәм башкортлар арасында популяр булган Элвин Грей белән чираттагы гауга килеп чыккан. Эш шунда ки, җырчыны Уфадагы “Сердце Евразии” фестивале вакытында озак җырлап, башка артистларга вакыт аз калдыруда гаеплиләр. Башта аңа “Пицца” төркеме солисты Сергей Приказчиков дәгъвә белдергән.  

“Элвин Грей аркасында безнең чыгышны кыскарттылар”, – дигән ул.  

Бераз соңрак бу турыда Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбировның хатыны Карина Хәбирова язып чыкты. Ул Радикны фестиваль тамашачыларын хөрмәт итмәүдә гаепләде.  

– Шәп салют, концерт һәм бәйрәм кәефе булды. Тик бер әйбер генә җитмәде – Элвин Грейның аны гына түгел, башкаларны да тыңларга килгән халыкка һәм башка артистларга хөрмәте, – дип язган ул. 

Шуннан соң Элвин Грей рәсми төстә әлеге хәлгә ачыклык кертте.    

 – Оештыручылар белән төзелгән килешүдә без башкарачак җырлар саны төгәл күрсәтелгән иде. Чараның концерт программасы озакка сузылды, нинди сәбәпләр аркасында – анысы безгә билгеле түгел. Тиешле һәм анонсланган 21.30 сәгать урынына без сәхнәгә 23.00дә генә чыктык. Графиктан калышу бик җитди булды. Сәхнәгә чыкканчы да, чыгыш ясаган вакытта да, программаны кыскартырга кирәклеге турында беркем дә кисәтмәде. 

Үз чыгышым белән башка артистларның вакытын "кисүем" турында концерттан соң билгеле булды. Таймингны 13 минутка арттырган чыгышым халыкны ихтирам итмәү булып тоелса, тамашачылардан гафу үтенәм. "Пицца" музыкантлары бик озак аппаратура тоташтырганлыктан, алып баручылар вакытны сузар өчен, мине сәхнәдә тоткарлады. «Пицца» чыгышының яртысын кисү сәер хәл, чөнки Сергей чыгышының икенче өлешендә хитларын әзерләгән булган. Безнең чыгышларга кадәр барлык артистлар да күпме теләгәнчә җырлады бит. Бу карар бик сәер. Сергей һәм аның тамашачылары шуңа үпкәләгән. Сергей Приказчиков белән без сөйләштек һәм бер-беребезне аңладык дип уйлыйм! Шулай ук безгә чараны оештыручыларның берсе сүзләре буенча, «Пицца» программасын кыскартуның чын мотивлары билгеле булды. "Элвин Грей" төркеме чыгышыннан соң, мәйдан бушый башлаган икән. Моны баш хедлайнер вәкилләре күреп алган һәм чараның баш оештыручысына төп хедлайнер сәхнәдә тамашачысыз чыкмасын өчен «Пицца» программасын кыскартырга тәкъдим иткән. Ләкин халык барыбер таралган. Бу вакыйгадан соң гаепле кешене билгеләргә кирәк иде. Һәм ул тиз табылды... Оештыручылар әлеге вазгыятькә ачыклык кертер дип ышанасы килә, – диде ул.  

 

Теги: Элвин Грей Радик Юлъякшин Сергей Приказчиков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар