Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Радик Юлъякшин: Артистлар җырлар аша туган телгә кызыксыну уятырга тиеш

"Сәхнәгә әниләр менеп, балалары безнең җырлар аша туган тел белән кызыксына башлауларын әйткәч, мин шатлык һәм горурлык хисе кичерәм", - ди артист.

"Сәхнәгә әниләр менеп, балалары безнең җырлар аша туган тел белән кызыксына башлауларын әйткәч, мин шатлык һәм горурлык хисе кичерәм", - ди артист.
 

Без, артистлар, җырлар аша туган телгә карата кызыксыну уяту өчен бөтен мөмкинлекләрне кулланачакбыз", - дип белдерде Радик Юльякшин. Популяр артист кабат социаль челтәрдәге үз битендә туган тел темасына карата үз фикерен белдерде. Бу хакта “Башинформ” яза

"Минемчә, безнең республикаларда милли тел әһәмиятлерәк булырга тиеш. Безнең милләт балаларына ул мәҗбүри рәвештә булса, яхшы була. Үз телеңне белмәү, гади генә итеп тә анда аралаша алмау - оят эш", — дип яза башкаручы.

Аның фикеренчә, башка милләт балаларын үзләре яшәгән җирлек телен өйрәнсен өчен кызыксындыру тудырырга кирәк.

"Башкорт һәм татар телен белү яшьләр арасында мода тренды булса, беркемнең башына да аны мәҗбүри өйрәтү фикере килмәячәк", — дип билгели Радик. Артист үз фанатлары белән Ульяновск һәм Самара өлкәләрендә узган концертларында алган тәэсирләре белән уртаклашты.

"Бөтен зал безнең телдә башкарылган җырларны хор белән җырлап утыра. Кичә бер кечкенә кызга нәрсә турында җырлаганны аңлыйсыңмы, дип сорадым. Ул тискәре җавап бирде. "Ә ник җырлыйсың?", - дип сорагач, - “Матур! - дип җавап бирде. - Минем татар телен белүче дус кызларым миңа җыр сүзләренең мәгънәсен аңлата. Мин үзем дә татар телен өйрәнә башладым. Кызганыч, Самарада татар теле юк”, - дип сөйли Радик кечкенә кыз белән аралашуын. Безнең концертларда милли телдәге җырларны рус кызлары да, чуаш малайлары да җырлый. Һәм бу бик яхшы! Ә кайчан сәхнәгә әниләр менеп, балалары безнең җырлар аша туган тел белән кызыксына башлауларын әйткәч, мин шатлык һәм горурлык хисе кичерәм".

 Фото: Рамиль Гали

 


чыганак: Татар-информ
 

 

Теги: Elvin Grey

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар