Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Миләүшә һәм Данир Сабировлардан бер сорауга ике җавап

Гаиләгездә мөһим карарларны кем кабул итә? ..

 

 

Гаиләгездә мөһим карарларны кем кабул итә? 

Данир: Бергә кабул итәбез, ләкин соңгы сүзне мин әйтәм. Дөресен әйткәндә, киңәшләшеп кабул итәбез. Ул сорый  икән, күңелең ничек куша, шулай эшлә, дим. Ә болай безнең тигез бүленеш бар: сәнгатькә кагылышлысын – мин, оештыру эшләрен Миләүшә кабул итә, ләкин барыбер минем белән киңәшләшми калмый, ә мин аның белән. 

Миләүшә: Икәүләшеп кабул итәбез. Бер генә кеше кабул итсә, гаилә буламыни инде.

 

Гаиләдә ризык әзерләү күбрәк кем җилкәсенә төшә? 

Данир: Иллегә илле. Иллесе – Миләүшә җилкәсенә, иллесе – әни җилкәсенә. Өйдә булса, Миләүшә әзерли. Сирәк кенә мин дә әзерләргә «могу». 

Миләүшә: Әнинекенә.

 

Савыт-сабаны кем ешрак юа? 

Данир: «Посудомойка».

Миләүшә: Мин яки «посудомойка». 

 

Тәртипне кем күбрәк ярата? 

Данир: Миләүшә өйне бик чиста тота. Әле миңа да кычкыра кайчак. Ә менә машинасы-ыы-н?! Анда ни генә юк: балалар ашаган шоколад, иннек, кершән... Мин утырасы булсам, тиз генә җыештырып та куйгалый үзе. Кайчак шундый ачуым чыга: менәмашинаң, менә мусорка, минәйтәм. Ә минем машинада идеаль тәртип һәм чисталык. 

Миләүшә: Икебез дә яратабыз.

 

Акчага кем хуҗа? 

Данир: Мин хуҗа, ул – бухгалтер. Дөресен генә әйткәндә, мин кайвакыт күпме акчаэшләгәнемне дә белмим. Математика Миләүшәдә көчлерәк. Нәрсәдер алуны мин гел аңа тапшырам. Ләкин соңгы сүзне үзем әйтәм.

Миләүшә: Акча икебезнең дә кулда, ләкин аларның хуҗасы Данир. 

 

Акчаны кем күбрәк туздыра? 

Данир: Санаган юк. Элегрәк үзебезне күп нәрсәдән чикли идек. Хәзер алай чикләнмибез. Ләкин барыбер үзара киңәшләшми генә нәрсәгәдер туздырмыйбыз. Уйласаң, Миләүшә кием-салымга, мин тренировка белән массажларга күбрәк туздырамдыр. Чынлыкта, безнең акчаның иң күбе балаларга тотыла, алар күбрәк тә туздыра булып чыга әле. 

Миләүшә: Миндер инде...

 

Кием шкафында кемнең киеме күбрәк?

Данир: Миләүшәнеке күбрәк. Хәер, бәлки, минеке дә шул чамадыр. Безнең Миләүшә кибеткә купальник алырга чыгып китсә, өч купальник алып кайта. Әле миңа да өч плавки алган булып чыга. «Ник алдың инде, минем бар бит», – дисәм, «Ник, бер плавкидан гына йөри алмыйсың бит инде», – ди. 

Миләүшә: Минеке күбрәктер, мөгаен, ләкин Данирның да костюмнары аз түгел. 

 

Сез нинди ризык яратасыз? Ә ниндине яратмыйсыз?

Данир: Әйтә алмыйм. Үзбәк пылаусыз тора алмый диләр бит әле, мин дә пылау яратам. Иртән миңа йомырка булсын, «в любом виде»: хет кыздырып, хет пешереп...

Ә менә яратмаган ризыгым юк, барысын да яратам. 

Миләүшә: Мин пицца яратам, сарык итен яратмыйм. 

 

Ул ниндине ярата, ниндине яратмый?

Данир: Миләүшә курабье ярата. «Ашама шуны», – дим. Аннары аңа төрле аш булсын: томат ашы, ясмык ашы, аннары теге... салкын аш ничек әле... окрошка! Менә шуны ярата. Ит яратмый ул.

Миләүшә: Данир аш ярата. Ул «всеядный». 

 

Соңгы тапкыр кайчан бергәләп кинога барган идегез? 

Данир: Кайчан соң әле? Теге, Леонардо ди Каприо уйнаган фильмны карадык. Әле ун көн бар микән, юк микән? Шундый ошамадыул миңа. Бөтен кеше кафега чыгып киткәч тә залда берүзем калып карап утырдым әле мин аны, ошатмасам да. «Моның нәтиҗәсе булырга тиеш бит инде», – мин әйтәм. Булган аның нәтиҗәсе, ләкин без түзмичә кайтып киткән идек шул инде. 

Миләүшә: Ике атна элек, 15 августта бардык. 

 

Казанда иң яраткан урыныгыз? 

Данир: Өй!

Миләүшә: Өй!

 

Бер-берегезнең телефон парольләренбеләсезме? 

Данир: Белмичә! Икебезнең бертөсле пароль бит безнең.

Миләүшә: Әйе. 

 

Сез бер-берегезнең телефоннарына ничек дип язылган? 

Данир: Ул мине гел үзгәртеп тора. Хәзер икебез дә дә бертөсле итеп язып куйды: «Хәятым»!

Миләүшә: «Хәятым»

 

Сез аның кайсы сыйфатын үзгәртер идегез? Ә ул сезнең кайсы сыйфатныяратмый?

Данир: Юк аның андый сыйфаты! Но элек бер ачуны китерә торган ягы бар иде: кая барсам да, гел шалтыратып тора иде. Аннары бетте ул. Ә, тагын утырып бер елап ала торган гадәте бар икән. Елап ала да, бетә  ул үзе аның. Минем исә күпертә торган гадәтем бар. Берәр нәрсә булса, күпертәм, күпертәм... 

Миләүшә: Фитнестан озак чыга, менә шунысын үзгәртер идем. Ул исә минем карашны үзгәртер иде. Ачуым килсә, бер генә карап куям...

 

Инстаграмда кайсыгыз популяррак?

Данир: Мин болай дим: «Миләүшә минем хатын буларак популяр».

Миләүшә: Данир, әлбәттә! 

 

Галерея

Теги: Данир Сабиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Данир хэм анын гаилэсе вообще молодец.Безгэ анын жырлавы шунын хэтле ошый

    • аватар Без имени

      0

      0

      Данир сабиров молодец???

      • аватар Без имени

        0

        0

        Данир,минем сеңлемнең, ике туган сеңлем,олы улы.Исламбай б.нФлүзәнең мәхәббәт җимешләре.мин аларга ,Данир б.н Миләүшәгә,мәхәббәт,бәхетле тигез тормыш телим.без аларның туйларында да булдык,һәр чак аралагырга тырышабыз.Азнааайгага килгәндә бер концертларыннан калдырмыйлар.Бәхетле киләчәк,иҗади уңышлар туганнарым.без сезне яратабыз!!!

        Хәзер укыйлар