Камал театры сәхнә арты һәм сәхнә астына тарихи театраль сәяхәткә чакыра

Идея авторлары – Фәрит Бикчәнтәев һәм Нияз Игъламов, текст авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин, режиссер – Илгиз Зәйниев.
Театрның яшь артистлары белән бергә Әзһәр Шакиров, Хәлимә Искәндәрова кебек өлкән буын артистларын берләштергән проект вакыт һәм киңлек буйлап зур сәяхәткә чакыра. 1 сәгать 15 минут вакыт эчендә 20 тамашачы театр буйлап йөреп татар театры тарихын күзаллый. Тамаша театр бинасының төрле, хәтта бөтенләй көтелмәгән урыннарда бара. Спектакльне чыгаручы төркем, “Театр кием элгеченнән башлана” дигән мәгълүм гыйбарәгә тугры калып, тамашаны гардеробтан башлый – биредә, дөресрәге, цензор кабинетында, ике цензор татарларга театр уйнарга рөхсәт итүнең нәрсәгә китерү мөмкинлеге турында гәп куерталар.
Театр бинасының Кабан күленә карап торган террасасында туңган артистлар – Габдулла Кариев, Ильяс Кудашев-Ашказарский, Вәлиулла Мортазин-Иманский, Хәмит Колмәмәт һәм Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская. Талашалар. Бу – 1907 ел.
1917 ел. Габдулла Кариев белән Заһидә Әхмәрова репетиция ясый. Бу күренешне Кече залда күзәтәбез.
Зур сәхнә артына үтәбез. 1926 ел. Обком чиновнигы (Минвәли Габдуллин) театр юбилеена нотык сөйләргә әзерләнә. Каушый.
1932 ел. Кәрим Тинчурин (Рамил Вәҗиев) Салих Сәйдәшевны (Йосыф Бикчәнтәев) бикләп куеп “Кандыр буе” спектакленә музыка яздыра. Башкача булмый, афишалар чыккан, халык көтә. Спектакльне куючы Илгиз Зәйниев әйтүенчә, бу чынбарлыкта да булган хәл, һәрхәлдә, өлкән буын артистларының истәлекләрендә ул бар. Бу күренеш оркестр чокырында бара.
Сәхнә астына үтәбез, әйе, монда хәреф хатасы түгел, чыннан да, спектакльне куючылар тамашачыны сәхнә астына, ягъни трюмга, алып керә. Тикшерүче (Олег Фазылҗанов) Кәрим Тинчуриннан (Фәнис Җиһанша) сорау ала. бу 1937 ел.
Сәхнә арты. Фатыйма Ильская (Ләйсән Рәхимова) сәхнәгә чыгарга әзерләнә. Улының үлеме турындагы кара кәгазь шул чакта килә. Әмма бөек актриса булып театр тарихына кереп калган Фатыйма Ильская барыбер ролен уйнап чыга.
Чираттагы күренеш театр артистлары буфеты алдында. Биредә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакиров үзе булып уйный. Бөек артист интервью бирә – театр декадасы турында сөйли.
1962 ел. Театрга Марсель Сәлимҗанов кайтып эшли башлаган чор. Бу күренеш 301нче бүлмәдә бара. Бөек Хәлил Әбҗәлилов яшь Марсель Сәлимҗановка бөекләр белән ничек эшләргә кирәклеге буенча дәрес бирә.
Менә тамашачыны театр буйлап сәяхәт иттерүче театр бичурасы – Юлдаш (Ришат Әхмәдуллин) тамашачыны сәхнәгә чакыра. Пәрдә ачыла һәм театраль сәяхәт шунда тәмамлана.
Спектакль апрель аенда шимбә көннәрендә тамашачыга күрсәтелә башлаячак. Көнгә ике тамаша булыр дип планлаштырыла. Билет бәясе – 300 сум.
Әлбәттә, “Дәрсе гыйбрәттер театр...” – коммерция проекты түгел. Театрның тамашачыны театр арты дөньясына кертүе, Илгиз Зәйниев әйтмешли, театрның миссиясе дә, Нияз Игъламов “имидж рекламасы” да.
Спектакльне чыгаручылар әлеге тамаша вакытында театрның техник хезмәткәрләренең вакытлыча “күз алдыннан югалып торачагын”, бу проект белән театрның сак хезмәтенең риза булмавын да әйттеләр.
чыганак: http://tatar-inform.tatar
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.