Логотип
Сәхнә арты

Камал театры артисты Ришат ӘХМӘДУЛЛИН турында 14 факт

1. Ришат җырчы булырга хыялланган. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, музыка училищесына укырга кермәкче булган – алмаганнар (үсмерләрнең тавышы үзгәрә торган чак). Бөтен остазлары аны театр артисты булырга үгетләгәннәр, ә ул киреләнеп, мәктәптә унынчы сыйныфта укырга калган. Уннан соң, театр училищесы яныннан үтеп барганда, кереп чыгарга уйлаган. Училищеда Ильдар Хәйруллин курсларына студентлар җыялар икән. Керә алсам – укыйм, дип, Ришат Әхмәдуллин шунда имтиханнар биргән. Шулай итеп, ул театр училищесы студенты булып киткән. 

2. 19 яшендә, дүртенче курстан соң ул Мәскәүгә китәргә җыенган. Укуын дәвам иттерергә. Шул елны аларны «Нәүруз» халыкара төрки театрлар форумына кураторлар итеп билгеләгәннәр. 6 июнь көнне театрның ул вакыттагы директоры Шамил Закиров аны: «Иртәгә фәлән сәгатькә минем кабинетка кил әле», – дип чакырган. Килсә, аны Шамил Зиннур улы белән театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев көтеп утыралар икән. Алар Ришатны Камал театрына эшкә алып калганнар. «Әти-әниемнең бердәнбер улы булгач, аларның мине бер дә Мәскәүгә җибәрәсе килмәгән иде. Минем өчен дә, алар өчен дә зур шатлык булды», – ди Ришат Әхмәдуллин язмышының әлеге борылышы турында. 



3. Ришат холкы белән бик ачык күңелле кеше. Ул кешеләр белән бик җиңел танышып китә, дусларча аралаша да башлый. «Әгәр берәр кешене якын итеп, ачылып бетәм икән, мин беркатлыга әйләнәм. Анда инде мине «биетү» бик җиңел була башлый», – ди ул үзе турында. Ә менә ай саен яңа кеше белән танышып, аны үзе өчен ачу – Ришатның рухи ихтыяҗы. Театрга китмәсәм, менә дигән психолог, һичьюгы теш табибы булыр идем, ди артист. 

4. «Мине суга ыргыткан үрдәк бәбкәсе кебек: теләсә кайсы вәзгыятькә яраклаша беләм», – ди Ришат. Ярдәм сорыйлар икән – баш тартмаска тырыша, кулыннан килмәсә, шунда ук «юк» дип әйтергә дә өйрәнгән. Кешеләр белән бик күп аралашып яисә спектакль уйнап кайтканнан соң, Ришатка ярты сәгать чамасы вакыт ялгызлык кирәк. Аннан соң ул янә дөньяга «ачык». 



5. Ришат Әхмәдуллин – «Зәңгәр шәл» спектакле тарихында Булат ролен башкарган артистлар арасында иң яше. Беренче тапкыр Булат ролен башкарганда, аңа нибары 20 яшь була. Дөресрәге, бу роль аны үзе сайлап ала, дисәң дә ярый. Премьерадан соң күп тә үтми, «Зәңгәр шәл» куеласы көнне Булат ролен уйнаучы Ирек Кашапов кинәт кенә авырып, кичке сәгать өчтә дәваханәгә эләгә. 900 урынлык Камал театрында сатылмый калган бер билет та юк, спектакльне куймый калу мөмкин түгел. Шул вакыт театр җитәкчелеге Ришат Әхмәдуллинны Булат роленә билгели. Дүрткә кадәр Булат җырлыйсы җырларны өйрәнәләр, Ришат сүз ятлый. Репетицияләргә сәгать ярым вакыт кала. Беренче актка репетиция ясап өлгерәләр, икенчесен антрактта кабатлыйлар. 
«Ул көнне курку булмады. Киресенчә, эйфория белән уйнап чыктым. Икенче тапкыр тагын бер елдан соң гына Булат ролен уйнарга туры килде. Бер ел буена куркып уйнадым. Хәзер генә тәмен тоеп уйный башладым кебек», – ди артист үзе бу роль турында. «Гиннесның Рекордлар китабына кертерлек вакгыйга: актер сәгать ярым эчендә рольгә керде», – ди бу турыда Фәрит Бикчәнтәев. 

6. Ул көнне Ришатка Ирек Кашапов үлчәменә тегелгән костюмнарны киеп уйнарга туры килә. Киемнәре зур, итекләре  – кечкенә. «Шундый итеп аякларымны кырдылар, итек эченә кан тулды. Ирек башкача кия алмады ул итекләрне. Сәхнә артына чыгуга аяклар йөри алмас була, сәхнәгә чыгам – йөгереп йөрим. Менә бит сәхнәнең тылсымы нидә!»



7. Шушы вакыйгага бер көн кала Ришат төш күрә. Имештер, ул Ирек Кашапов белән Театр эшмәкәрләре берлегенең сәхнәсендә басып торалар. Кырыйдарак  – Мәйсәрә. Залда Шамил Закиров, Фәрит Бикчәнтәев һәм Фуат Әбүбәкеров утыралар. Минем кулда – зәңгәр шәл. Шулвакыт Фуат абый торып баса да: «Менә бит Булат!» – ди. 

8. Тамашачы Ришат Әхмәдуллинны романтик, лирик герой буларак күреп гадәтләнгән. Әмма соңгы ел ярым эчендә ул «Тапшырылмаган хатлар» кинофильмында Искәндәр, «Көтәм сине” спектаклендә Камилне уйнап, бу стереотипны «җимерде». «Көтәм сине» спектакленнән соң, алгы рәтләрнең берсендә утырган апа артист артыннан: «Хайван!» – дип кычкырып кала. «Димәк, ышандырырлык итеп уйнаганмын, дип сөенергә инде моңа», – ди һәрнәрсәнең уңай якларын күрә белүче Ришат. 



9. Ришат классика актерны үстерә, ә яңа драма әсәрләре аның үзе дә белмәгән мөмкинлекләрен ача, дигән фикердә. Шуңа күрә дә ул режиссер нинди роль бирсә, шуны шатланып кабул итә. Шулай да А. Игнашовның «Дожди по субботам» спектаклендә Григорийны тагын бер тапкыр – 35 яшьләргә җиткәч уйнар идем, ди. Ришат та, Григорий исеме дә бер мәгънәне – «туры юлдан юаручы», «үз юлын тапкан» дигәнне белдерә. 

10.  Үз юлы дигәннән, Ришат Әхмәдуллинның бер гадәте бар. Ул инде менә берничә ел рәттән җәй көннәрендә айга бер тапкыр кичке тугыздан иртәнге алтыга кадәр Казан буйлап җәяү йөрергә чыгып китә. Бу сәяхәтенә ул беркемне дә ияртми, аның үзе генә белгән маршруты да бар икән инде. Чит шәһәрләрдә дә берүзе генә озаклап йөрергә ярата. Ул үзен «адреналинщик», маҗаралар эзләүче дип атый. «Кырлай» паркына барса, анда «оча торган тәлинкә»дә кимендә өч тапкыр әйләнмичә туктамый. 



11.  Спорт белән кызыксынмаса да, спорт белән шөгыльләнергә ярата. Театрда атнага икешәр тапкыр пластика, бию, гимнастикадан тыш, ул өстәп фитнеска да йөри. Артист һәрьяклап әзерлекле булырга тиеш, дип саный. Бу һөнәр шуның белән уникаль һәм универсаль.   

12.  Ул үз гомерендә өч тапкыр хоккей карарга барган. «Хоккейны телевизордан карау бер нәрсә, стадионда – бөтенләй башка икән ул. Тамак карлыкканчы кычкырганнарын аңламый идем, үзем дә шул хәлдә кайткач, аңлый башладым», – ди Ришат. 



13.  Ришат өчен хатын-кыз матурлыгы – гадилектә. «Хатын-кыз сыйфатларын югалтмыйча саклаганнарына сокланам. Мине андыйлар күбрәк җәлеп итә. Миңа хәтта хатын-кызларга гына хас була торган капризлар да кызык. Ләкин ир кешенең иреген генә чикләмәсен. Хатын-кыз мине аңласын, ышанысын. Ә болар ихтирам итүдән килә». 

14.  «Ярату – химия ул. Кайсыдыр очракта  – газап, кайсыдыр очракта  – бәхет», – дигән формула чыгара Ришат Әхмәдуллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар