Логотип
Сәхнә арты

ФИРДҮС ТЯМАЕВ: ҖЫРЧЫ ПРОВОКАЦИОН, ВЛАСТЬКА КАРШЫ ҖЫРЛАР ҖЫРЛАМАСА, ШУЛ ҖИТӘ. ИҢ МӨҺИМЕ – ТАТАРЧА ҖЫРЛАСЫН

"Интертат" электрон газетасына блогында җырчы Фирдүс Тямаев татар телен саклап калуда җырчыларның роле; җырчыларның башка профессияләрдән нәрсәсе белән аерылып торуы; кайбер клуб җитәкчеләренең "җырчылар җилкәсендә" ни рәвешле бизнес ясаулары; мишәрлек темасын бары тик шаярту итеп кенә кабул итәргә кирәклеге турында белдерде. 

Җырчыларны урынсыз тәнкыйтьләргә кирәк түгел!

Сәхнә кешесен гомер-гомергә халык та энә күзеннән үткәрә, гәҗит-журналлар да эләктерергә җай гына эзләп торалар. Гадәттә, киемнән башлыйлар. Мин уйлыйм - киенү стилең җырыңа туры килергә тиеш . Минем характерга, җырларыма милли бизәкле киемнәр килешеп бетмәс иде. Һәрбер артистның үз стиле. Мәсәлән, Ландыш Нигъмәтҗанованың үзенең стиле, ул концертка барса, гел күлмәген алыштырып тора, димәк, яшьләргә ошый, ул киенергә ярата. Гүзәл Уразованың киемнәре бик бай, аның үзенә килешеп тора. Барысын да бер кысага кертергә кирәкми. Иҗат дөньясы ул бөтенләй башка төрле, һәр кешенең үзенең зәвыгы. Без барыбыз да токмач яратмый, кемдер бәрәңге ашамый. Шуның кебек, бертөрле кием ул беркайчан барысына да ошамаячак.

Гәҗит-журналларгага язарга гына булсын – ул әйбәт тә, аның саен безнең исем Интернетта ешрак күренә. Россия җырчылары популярлыкларын арттырыр өчен үзләре үк әллә ниләр уйлап чыгаралар. Ләкин татар җырчыларында андый мавыгу юк, һәр тәнкыйтьне без йөрәк аша үткәрәбез. Шуңа да тәнкыйть урынлы, гадел булганда файдагадыр, рамка дигән әйбер булырга тиеш. Кеше тәнкыйтьләү җиңел бит инде ул. Ә үзең шул урында булсаң, авыр. Сүз дә юк, гадел тәнкыйтьне кабул итү кирәк. Мин үз тәҗрибәмнән әйтәм. Мине ничек кенэ сүкмәделәр, әле дә эләгеп тора. Үземә сабак алырлыклары да булды. Мин, мәсәлән, элек килде-китте сүзләр сөйләп, халыкка кызык ясыйм дип маташып йөри идем. Хәзер шул видеоларны карыйм да, үземә дә уңайсыз булып китә.

 

 

Иҗат кешесе рухи азык бирә

Мин үзем совет заманы баласы. Без Әлфия апа Авзалова, Хәния апа, Салават абыйның җырлары белән үстек. Салават абый белән исәнләшкәндә, күз алдыма кечкенә вакытым килә. Алар үзләренең моңнары, тәрбияле җырлары белән бар халыкны үзләренә караткан икән, бу бит инде Аллаһтан килгән бер көч, талант.

Иҗат кешеләре килеп җырлый да китә, безне игенчеләр ашата, диләр. Иҗат кешесенә икенче төрле караш булырга тиешме? Дөрес, безне игенчеләр ашата. Ә иҗат кешесе рухи азык бирә. Шул ук комбайнчы, берничә ай эшли дә, концертка килә, рухи азык ала, шушы җырчы аңа яшәргә дәрт, көч, энергия бирә. Иҗат кешесенә нәрсә кирәк? Алкышлар, ачык йөз, матур исәнләшү кирәк. Кайберләре: “Фирдүс, сезнең белән фотога төшәргә мөмкинме, иҗатыгыз бик ошый”, - диләр, шуннан канатланып китәсең, яшисе килеп китә, үзеңне кемгәдер кирәк дип тоясың. Кемдер Интернетта: “Син фәлән-фәлән”, - дисә, күңел төшә, үзеңне кирәксез дип тоя башлыйсың. Ә төшенке күңел белән канатланып иҗат итеп булмый!

Мин җитәкче булсам?

Әгәр мин зур җитәкче урында утырсам яки миллиардер булсам, Татарстанда зур продюсерлык үзәге оештырыр идем. Ул җырчыларны киенергә, үзләрен сәхнәдә тотарга өйрәтер иде, һәр сәхнәгә чыгасы җырны иләк аша үткәрер иде. Менә шул чакта эстрадада җырларның сыйфаты турында, сәхнә культурасы турында сүз алып барырга мөмкин булыр иде! Юкса, тәнкыйтьләүче күп, ә процессны үз кулына алып, тәртип салырга тиешле оешма юк.

Әлегә һәркем үзе генә эшли. Район, авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә аппаратуралар юк, үзебезгә сатып алырга туры килә. Ләкин без дәүләттән акча сорамыйбыз. Үзебезне туендырып кына калмыйбыз, салым түлибез. Ә концертларга тамашачыны җыю елдан-ел авырая бара, яшьләрнең җырларга да бик исләре китми. Ниндидер яңалык көтәләр, шуңа безгә гел эзләнергә туры килә. Быел төркемемнең составын яңарту да шул нияттән булды. Ул яктан Радик Юльякшин молодец, киемнәре, кызыклы стиле белән татар яшьләрен бер төркемгә җыя алды, бу бик әйбәт әйбер.

Барыбыз да моңлы җырлар гына башкарып, татар милли бизәкләре төшкән киемгә киенеп тә бетә алмыйбыз. Теге зур урында утырсам, мин тагын әле татар орнаменты белән модалы киемнәр тектерүне җайга салу турында уйланыр идем. Аны бөтенләй юк дип булмый, шулай да милли бизәкле заманча күлмәкләр, футболкалар, чалбарлар күренми .
 


Җырчыга якты чырай кирәк!

Авылларда концертлар белән йөргәндә, күп җирдә аш-су әзерләп каршы алалар, юкса, беркайда да безне алай каршы алырга дип язылмаган бит ул. Бу безнең татар милләтенең бик матур гадәте. Шулай каршы алгач, рәхәт булып китә, үзебезне кирәкле кеше дип саныйбыз. Шулай күп төбәкләрдә дуслар, тарафдарлар табыла, бу бик күңелле инде.

Бар шундый клуб җитәкчеләре - чакыра, җаеңа керә. 5 ел элек Әтнә районы Түбән Көек авылына бардык, 30 кеше килгәндер. Бер айдан соң болар тагын чакыралар, карыйбыз – 100 кеше килгән. Бер апа, һәрбер йорттан акча җыеп, урамда концерт уздырды. Шундый актив авыллар бар. Алар шунда шашлыклар, самавырлар әзерләгәннәр иде, ахырдан фотоларга төштек, шундый күңелле булган иде. Хәзер хәлле кешеләребез меценатлыкны яңартып киләләр: артистны чакырталар да, авылларына концерт куйдыралар. Юкса халыкны культуралы ял иттерүгә авыл хуҗалыгы җитәкчеләре дә, авыл советы рәисләре дә ярдәм итәргә тиеш.

Бизнес булгач, һәркем акча эшләргә тырыша, әмма һәрвакытта да кешечә мөнәсәбәт булырга тиеш. Каршы алуга карап шушы авыл яки район кешеләре турында фикер туа бит.

 

Мәдәният йорты директорлары эшләми

Шул ук вакытта бүген мәдәният йортларының бик күбесендә артистларны тиешенчә каршы алуны кирәксенмиләр. Без килгән, көтеп утырабыз, әле ул йоклап ята. Унбиш процент мәдәният йортларында гына уңайлыклар бар. Билет бәясе Казандагыга караганда түбәнрәк, син 13-14 кеше белән концерт күрсәтим дип киләсең. Шунда кайберләре әрсезләнә башлый. Үзләрен дорфа тоталар, килү белән кәефне бетерәләр. Үзем усал булгач, бик бирешергә тырышмыйм, җавабын да кайтарам. Шундый хәлләр дә булды: концертны өзгән идем, куярга көчкә күндерделәр.

Бик әйбәт эшләгән районнар бар, Арча, мәсәлән, бик әйбәт эшли , 4-5 көн Арчада концерт куябыз. Кукмара, Балтачта Флорида апа бик әйбәт эшли, Нурлатта Рәмзия апа шулай. Рәмзия апа, нинди генә артист килсә дә, борып җибәрергә тырышмый, искәртә, тәкъдим итә.

 

Артистны кемнәр талый?

Артистның залы тулса, ахырдан таларга тотыналар. Кайберләрендә 11, кайберендә 18 процент урын кемгәдер тиеш, директорлар үз кешеләрен билетсыз кертәләр. Кемдер тавыш чыгара, кемдер тыныч кына үтеп китә.

Әле ул процентлар гына түгел – шуңа өстәп туганын кертә, алай итә, болай итә. Бер рәт чакыру билетлары урынына ике рәт ясап куя - анысы сорады, монысы сорады... Әрсезләнүчеләр күп. Гади авыл кешесе билет сатып алып керә, ә тегеләр “блат” буенча - шалтыраталар да киләләр. Ул кешеләр урынына инвалидлар, ятимнәрне кертсәләр, үзләренә савап, безгә күңелле булыр иде.

Сабада, Апаста чакыру билеты дигән әйбер юк. Район башлыгы үзе әйткән: “Бернинди чакыру билетлары юк, кемнең акчасы бар, килеп карасын”, - дигән. Мәдәният йорты акча эшләргә тиеш, анда клуб елына фәлән миллион акча эшләргә тиеш дип куелган. Дөрес бит инде. Аның каравы, бөтен кеше бер. Сабага баргач, рәхмәтләр әйтеп кайттым, күңелле булып китте.

Башкортостан якларында бөтенләй башкача, анда канализация өчен аерым, ут өчен аерым, коммуналка өчен аерым алалар. Чыгымнар 25 процентка җитә.

Бүгенге көндә районнардагы концертлардан, залың тулы булса, 100-120 мең акча керә, аның 20%лабы арендага китә. Минем үземнең өч техника йөри, бер йөк машинасы, бер автобус, бер җиңел машина. Нинди чыгымнар, үзегез карагыз. Ә бит махсус уку йортлары бетергән егетләр төркемгә акча эшләргә өметләнеп килә. Аларның гаиләләре бар, син аларга түләргә тиеш. Хезмәт хакы кайдадыр 50, кайдадыр 60 меңгә кадәр күтәрелә ала. Анысы инде тагы да шул тамашачы җыелудан тора.
 

Мишәрлек – шаярту

Соңгы арада мишәрлек темасы куертыла, бу халыкны аера дип уйлаучылар бардыр. Без моны халыкны аерыр өчен, усал караш белән әйтмибез. Бер кызык момент инде ул, син - татар да мин-мишәр. Син - начар да, мин - яхшы дигән әйбер юк монда. Без, мишәрләр, бер-беребезне таныйбыз - әгәр берәрсе “ цыкылдап” яки ”чыкылдап” сөйләшсә, барыбер, елмаеп җибәрәсең. Без үзебезне кайчак та үртәп тә йөрибез. Бездә бит авыл белән авыл сөйләме дә аерыла. Татарстаннан читтәге районнар акцент белән сөйләшә инде. Әмма ничек кенә сөйләшсәләр дә, бигрәк тә Түбән Новгород, Пермь яклары бүген татар телен саклап кала бирә. Дин дә көчле анда. Дин белән мәдәният халыкны тотып торырга тиеш, монда нинди акцент белән сөйләшү мөһим түгел. Чит төбәкләрдә татарлар үзләрен үзләре саклыйлар.

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар