Логотип
Сәхнә арты

Elvin Grey турында 14 факт!

Киноэкраннарда «Сорының 50 төсмере» фильмының дәвамы тулы заллар җыйганда, без үзебезнең Грейның тормыш буяуларын барладык.

1.​ 11 яшендә аңа зур кайгы кичерергә туры килә – ул әтисен җирли. Радикның әти-әнисе – гади кешеләр, әтисе – агач остасы булган, әнисе – штукатур-маляр. Регина исемле апасы бар. Әтиләре вафатыннан соң, авырга туры килә: акча җитми, алар урамда диярлек калалар. Шул яшеннән ул үзенең гаиләдәге бердәнбер ир-ат икәнен аңлый һәм әнисенә акча эшләргә ярдәм итәргә тырыша.

2.​ Яшь җырчы Мәскәүнең Шолохов исемендәге Дәүләт Ачык Педагогика Университетының Психология факультетын тәмамлаган. Анда ул читтән торып укыган, бу вакытта ул «Моң» студиясендә эшләгән.




3.​ Радик Юльякшинның Элвин Грейга әверелүенең сере гади. Фамилиясен ул үзе уйлап тапкан: «Алые паруса» фильмының герое Грейны бик ошата торган булган. Ә исеме үзеннән-үзе «ияргән»: балачактан аны дуслары «борындык» дип йөрткәннәр.

4.​ 2011 елның октябрендә Радик МӘСКӘҮ дигән мегаполиска килеп төшә. Җырчы Алена Высотскаяны эзләп таба, аның белән дуэт җырларга тәкъдим итә. Йолдыз яшь егетнең кыюлыгына шакката, шулай да «юк» дими. Шул ук елның декабрендә «Метрополь» клубында «Это любовь» дигән җырның премьерасы уза. Хәбәрченең: «Бу малай Мәскәүдә нишләп йөри?» – дигән соравына Радик: «Яуларга кидем», – дип җавап бирә.




5.​ Филипп Киркоровның концертына барырга хыяллана. Филиппның сәхнәдә үз-үзен тотышы башка сыймый, дип саный. «Мин аның кайбер «фишка»ларын үземә дә алыр идем», – ди ул.

6.​ Григорий Лепс белән дуэт җырларга теләр идем, ди. «Бу җырчының үзәге ныклы. Тавышы бай, диапозоны киң. Үзе дә шәп кеше. Аның үткәннәре гади түгел, шуңа да мин аны яхшы аңлыйм».




7.​ Телевизион шоулардан «Голос»та катнашмас идем, ди җырчы. «Холостяк»та катнашырга була, пиар өчен.

8.​ Элвин Грей ике йорт салырга хыяллана – үзенә һәм әнисенә.

9.​ «Әнием алтын минем. Аннан башка боларның берсе дә булмас иде». Элвин әнисенең унбер малае бар, ди. Ягъни Грейның бөтен командасы. Нәфисә Зәйнулла кызы концертларда да, өйдә дә барысын да кайгырта. Барысын да ашата-эчертә. Элвин үзе әйткәнчә: «Сәхнәгә чиста, үтүкләгән киемнәрдән чыгуымны әнием кайгырта».

10.​  Элвин казах телен өйрәнә. Казахстанга гастрольләре планлаштырыла.

11.​  Бер концертында Элвин Грей биш тапкыр кием алыштыра. Аның һәр костюмы аерым бер җыры өчен, хәтта махсус сәхнә утына яраклаштырылып тегелгән.




12.​  Күптән түгел Elvin Grey юл һәлакәтенә очрый. Бу хәл Октябрьский шәһәренә концерт куярга барганда була. Җырчы һәм аның администраторлары утырган автомобиль юл читендәге көрткә килеп керә. Җырчы шулкадәр арган була ки, ул хәтта машина бәрелгәндә дә уянмый.

13.​  Бик күп кызлар җырчы Радик Юлъякшинның йөргән кызы бармы икән, дип кызыксына. Җавап мондый: әлегә юк. Чөнки җырчы бик күп вакытын эштә уздыра, ә кызларга вакыты калмый да диярлек. Шуңа да үзенә вакыт тапмаган егеткә кайсы гына кыз үпкәләмичә түзеп торыр? Үзенә тиң ярны егет аңлый торган, тыйнак булырга тиеш, дип саный. Бәйләнчек булмасын, ди.




14.​  Элвин Грей: «Мин укыйм һәм туктаусыз камиллеккә омтылам. Шунысын беләм: алга таба тагын да яхшырак булачак».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    егет супер пупер бэхете булсын чирлэмэсен унышлар

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин уземнен яраткан жырчыма бэхет,шатлык,юлларда исан САУ йорерга язсын,Хэм тазалык телим!!!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        сэлэмэтлек ижади унышлар

        • аватар Без имени

          0

          0

          Йоргэн юлын хэрчак АК булсын , Фэрештэлэр канатлары белэн саклап йорсен . Матур ижатын белэн яраткан тамашачыны соендереп озын озак сэхнэ йолдызы булып балкып , саулыкта сэламэтлектэ яшэргэ ХОДАЙ НАСИП ИТСЕН .

          • аватар Без имени

            0

            0

            унышлар,бик матур жырлыйсыз,саулык ,сэламэтлек,бэхет телим......

            Хәзер укыйлар