Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

​Данир Сабиров: “Әлегә шелтә белдергәннәре юк”

Пародияләр остасы, җырчы Данир Сабировның концертларында булган тамашачы аның рус фильмнарын, мульфильмнарны татар җырчылары тавышы белән тавышландырган видеоларын күргәне бардыр. Соңгы вакытта әлеге видеолар социаль челтәрләр, ватсап аша да тарала башлады. Аларда фильм, мультфильм геройлары Салават Фәтхетдинов, аның хатыны Ләйсән, балалары, Айдар Галимов, Хәмдүнә Тимергалиева тавышлары белән сөйләшә.  


- Мондый видеоларны беренче тапкыр 2012 елда эшләдем. Ул вакытта һинд киносын тавышландырган идем. “Любовь и голуби” киносын тавышландырган видео узган ел программасына кертелгән иде. Күптән түгел генә Ютубка урнаштырдым. Шуннан соң халык аны төшереп алып, социаль челтәрләр аша тарата башлады. Кайберәүләр мине бу эш белән махсус шөгыльләнә дип уйлый. Алай түгел. Мин әлеге видеоларны программам өчен генә эшлим.  
- Җырчыларның үзләренә ошыймы соң?
- Кем белсен инде... Алай шалтыратып, шелтә белдергәннәре юк иде әлегә.    

Теги: Данир Сабиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар