Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Чулпан Төхбәтуллина: “Беренче күрешүдә үк уртак тел таптык”

Күптән түгел Элвин Грейның “Роза” җырына өр-яңа клип дөнья күрде.

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Чулпан ТӨХБӘТУЛЛИНА
Күптән түгел Элвин Грейның “Роза” җырына өр-яңа клип дөнья күрде. Төп героиняны уйнаучы матур кызны күбесе кем икәнен белергә теләгәндер, мөгаен. “Роза” Элвин Грей белән ничек танышканын, Элвинга белән булган мөнәсәбәтен, гади тормышта нәрсә белән шөгыльләнгәнен “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

– Чулпан, Элвин Грей белән ничек таныштың?

– Радикның иҗаты белән мин таныш идем. Аның сольный концертларына йөргәнем бар. Бию – ул минем хобби. Мин күп кенә татар эстрадасы җырчыларының концертларында биим, ләкин Радикны концертларда күргәнем булуга карамастан, аның белән якыннан аралашканым булмады. Радик белән мин клипны төшергән көннәрдә генә таныштым. Клипка мине безнең уртак танышыбыз чакырды. Съемкалар бик җайлы узды, чөнки Радик үзе яхшы, җиңел кеше булып чыкты.

      

      

–Клипны төшерү вакыты ничек узды? Клипны якыннарың ошаттымы?

– Гомумән, төшерү процессы бик күңелле узды. Мине беренче күрүләре булса да, Радикның командасы бик җылы кабул итте. Нәтиҗәдә, шул “җылы” команданың миңа тәэсире булмый калмады. Сюжет белән мине шул көнне генә таныштырдылар. Алдан әзерлегем юк иде. Бәлки, шуның өчен дә клип уңышлы чыккандыр дип уйлыйм. Клипны минем белән барлыгы ике көн төшерделәр. Калган көннәрдә инде үзләре эш итте. Клипның премьерасы чыгуга ук миңа хатлар “ява башлады”: танышларым, дусларым һәм бөтенләй белмәгән кешеләр смслар язды, әле хәзер дә язалар. Фикерләрнең төрлесе бар инде, ләкин, шунысы шатландыра – күбесе ихлас теләктә кала бирә.

      

– Элвин Грей кулыңны сорадымы?

– Бу сорауга җавап бирмичә торыйм әле. Сер булып калсын, чөнки күп кенә кызларның өметләрен өзүем бар, ә өметсез яшәве бик читен.

– Радик турында сөйлә әле. Нинди ул? Тагын күрешергә уйлыйсызмы?

– Радик, сәхнәдәге кебек, бик ачык, яхшы кеше, минем белән дә шундый җылы мөнәсәбәттә булды ул. Без беренче күрешүдән үк уртак тел таптык. Аның белән хәзер дә аралашабыз. Тиздән Радикның 25 ноябрь көнне Спорт сараенда “Элвин Грей 3D шоу” дип исемләнгән концерты була, шунда барырга ниятлим.

      

– Радик үзенең концертларына сине биюче булып алам димәдеме?

– Юк, әлегә бу темага сөйләшкәнебез булмады. Кем белә, бәлки чакырыр да.

– Чулпан, бию белән кайчаннан мавыга башладың? Җырчыларның концертларына биюче булып ничек барып эләктең?

– Бүгенге көндә мин Зилә Садыкова җитәкчелегендәге “Казан кичләре” бию төркемендә чыгыш ясыйм. Беренче сыйныфта белем алганда ук Химиклар мәдәният сараендагы бию түгәрәгенә йөреп карарга булдым һәм... хәзергә кадәр биюдән аерыла алмыйм. 11 ел буе биеп йөрдем. Аннан соң, университетка укырга кергәч, “Индиго” бию төркеменә дә кушылдым, хәзер икенче ел шунда биим. Ә концертларга килгәндә, мин беренче тапкыр Ринат Рахматуллин иҗат төркеме белән 13 яшьтә гастрольгә чыктым. Анда очраклы рәвештә эләктем, бер биючене алмаштырып кына торган идем. Программаны кыска вакыт эчендә өйрәндем дә, Ульяновск шәһәренә юл тоттык. Һәм барысы да шуннан башланып китте.

      

– Чулпан, киләчәктә дә биергә теләгең бармы?

– Мин биюдән башка яши алмыйм, ул минем яраткан шөгылем! Алдагы көннәрдә дә биергә исәбем бар, әлегә ул юнәлештән китәсем килми.

      

Теги: Elvin Grey

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар