Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Булат Бәйрәмовтан кухня сере

Әле җәй башында гына икесе дә артистлар Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева гаиләсендә кунакта булып, «Сөембикә» журналының июнь саны өчен мастер-класс төшергән идек. 

Әле җәй башында гына икесе дә артистлар Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева гаиләсендә кунакта булып, «Сөембикә» журналының июнь саны өчен мастер-класс төшергән идек. «Татар радиосы»ның беренче һәм озак еллар буе иң популяр ди-джее, шоумен, артист Булат Бәйрәмов, күңеле теләгән чакларда үзе дә кухняда кайнашырга ярата. Йолдызлы гаиләнең аш-су, кухня тирәсенә кагылышлы үз серләре бар:
 

1. Безнең гаиләдә пычакларны фәкать мин үзем генә кайрыйм. Ләйсән тотынса, пычаклар оятларыннан «үләчәкләр».
 
2. Суган чистарту һәм турау тәгаен генә ир-ат эше! Суган янына хатын-кызны, гомумән, якын да китерергә ярамый. Никме? Суган тураганда күздән яшь чыга да гүзәл затларның макияжы бозыла.
 
3. Ир кеше ит турау кебек мәртәбәле эшне шулай ук үзе башкарырга тиеш. Кыйммәтле маникюрлары бозылмагае.
 
4. Кибеттән инсафлы һәм оялчан тавыкларны гына сайлап алабыз. Тавыкны хәтта аркасына яткырырга ярамый. Алай җәеп салсаң, тавык ояла. Безнеке – инсафлы тавык.
 
5. Мактанып әйтүем түгел, ләкин казылыкны да, сырны да  юка, нәфис итеп кисә беләм. Шул уңайдан: «Хәйләкәр хуҗа гына казылыкны бик юка итеп кисә. Ә аннан да хәйләкәррәк кунак исә шушы – почти үтә күренмәле казылыкны чәнечкегә бишәрне эләктереп каба».

Теги: Булат Бәйрәмов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэзер кунаклар килгэч казылык куймыйлар инде, ялкаулар гына куя. Тэмле, оригиналь сый эзерлэргэ тырышасын...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Котелмэгэн кунаклар килгэндэ генэ кисеп куясын колбасны ул хэзер бэйрэм сые тугел чыннан да...

      Хәзер укыйлар