Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Азат Фазлыев: «Әни бу хакта белә иде»

Бу атнада Фазлыевлар гаиләсендә зур вакыйга булды: аларга «Мерседес» машинасын бүләк иттеләр.

Хәзерге вакытта эстрада җырчылары, шоу-бизнес вәкилләренең күпчелеге өстәмә акча эшләү белән шөгыльләнә. Популяр җырчылар Алсу һәм Азат Фазлыевлар да бер компания белән хезмәттәшлек итә. Бу атнада әлеге гаиләдә зур вакыйга булды: Фазлыевларга «Мерседес» машинасын бүләк иттеләр. Шушы уңайдан Азат Инстаграм сәхифәсенә түбәндәге постны урнаштырды.    

Күпләрегез белгәндер, кичә безнең гаилә «Мерседес»лы булды. Ә кайчандыр... бу машина маркасы турында без хәтта хыяллана да алмый идек. Бу – бары тик тырышлык һәм үҗәтлек нәтиҗәсе. 

Башта әлеге бизнес белән Алсу шөгыльләнә башлады. Автобонус турында ишеткәнем бар иде, әмма ышанмадым. Алсу өйгә аларның товарларын ала иде, алар миңа да ошый башлады. Аннары мин дә бизнеска кереп китәргә булдым. Уңышка ирешкән коллегаларыбызны күреп, без дә тырышып эшли башладык. «Бушка кем машина бирә инде?» – диярсез. Юк, бушка бирмиләр, ә менә эшләгәнгә бирәләр икән. 

Гаиләдә булган күңелсез хәлләрне берникадәр җиңәр өчен машинабызны саттык. Ярты ел автомобилебез булмады. Әни моның хакта белде. Мерседес бирәчәкләреннән дә хәбәрдар иде. «Молодцы! Үзегез ничек телисез – шулай эшләгез, беркемне дә тыңламагыз. Бу – сезнең тормыш, үзегезчә яшәгез», – диде.

Нәкъ шул авырлыклар бездән эзләнүне, тырышуны таләп итте. Үзебезне башка өлкәдә сынап караган өчен гаепләмәссез дип уйлыйбыз. Сезгә дә эшегездә зур уңышлар теләп, Фазлыевлар гаиләсе, – дип язган ул. 

Теги: Азат Фазлыев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар