Гүзәл Галимова-Әхмәдишина, олы кызы
Айдар Галимов – кырыс әти. «Хәтерлим әле, машинаны йөртә генә башлаган мәлләрдә, өйгә кайткан саен әти мине машинаны кабат күчереп куярга мәҗбүр итә торган иде. Мин үземне машинаны яхшы куям дип уйлыйм, әмма әти, үзенең тәҗрибәле күзе белән, минем машинаны дөрес куймавымны күрә иде. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, хәтта төн уртасында да ул мине кабат чыгарып, машинаны дөресләп куйдыра иде. Аның каруы, мин хәзер машинаны иремә карганда да яхшырак куям дип әйтә алам. Әти беркайчан да ачуланмый, кычкырмый, ул бик үтемле итеп аңлата белә. Тыныч кына, ипләп кенә. Шундый итеп аңлата ки, син шунда ук үзеңнең хатаңны абайлыйсың. Шактый ук кырыс әти. Аның ярдәме белән мин мөстәкыйльлеккә ирештем: акчаны үзем эшләп табарга өйрәндем, акчаның бәясен беләм».
Айдар Галимов – яраткан бабай.
«Кызым Сафиянең бер карап куюыннан, башын борып алуларыннан әтием тәмам изрәп төшә. Әйтергә кирәк, аларның мәхәббәте уртак: Сафия үзе дә әти кулына гына килә, аның битләреннән сыйпый, бабасына үз һөнәрләре белән мактана. Мәскәүдәге өебездә әтинең зур портреты эленеп тора, Сафия аңа карарга ярата, бармагы белән төртеп күрсәтә, янәсе, андагы бабасын таный».
Айдар Галимов, төпчек кыз
Җырчы әти һәм җырчы кыз. «Әти белән без – җырлау рәвеше, аларның бирелеше, тавыш җәһәтеннән икебез ике төрле. Әти миңа бернинди кисәтү ясамый, фәкать сәхнәдә күбрәк елмаюымны гына үтенә. Мин аңа артистка караган шикелле карамыйм, безнең өчен ул гап-гади бер кеше, гаилә җанлы, кеше арасында артык ялтырарга яратмый».
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи
Айдар Галимов – юмарт джентльмент. «Айдар белән без сәхнәдә дә, сәхнә артында да дуслар, инде гаиләләребез белән дуслашып беттек, тиздән 30 ел була. Ул бик миһербанлы, акыллы ешет. Коллегалары аны хөрмәт итә, ул бөтенесе белән дә яхшы мөнәсәбәттә. Без сәхнәдә бер-беребезгә дусларча мәхәббәт аңлатабыз. Гаиләсен бик ярата. Беләсезме, ул әле бик юмарт та, һәркемгә ниндидер бүләкләр бирә, сюрпризлар ясый. Айдар искиткеч кеше!»
Алия Гыйльманова, «Айдар» театр-студиясенең матбугат хезмәте җитәкчесе
Айдар Галимов – игътибарлы һәм шәфкатьле җитәкче.
«Айдар Ганиевич кая да булса ял итәргә барса, һәрвакыт сувенирлар алып кайта. Хәтерлим әле, берсендә гаиләсе белән Һиндстаннан кайтты да, бөтен хезмәткәрләрне репетиция алдыннан җыеп, барыбызга да бүләк өләшеп чыкты. Һәммәбезгә нәрсә дә булса сатып алырга каян вакыт тапкан ул? Әле бит аның бүләкләре дә гадәти генә дежур бүләкләр түгел, ә һәркемнең күңеленә нәрсә ошаганын белеп сайланган. Мәсәлән, ау белән мавыккан кешегә ул ауга бәйле әйбер бүләк итә, бакчачыларга берәр төрле корал яки җайланма ала».
Айдар Галимов кешене канатландыра белә. «Потенциалың булса, аның белән бер төркемдә эшләгәндә һичшиксез үзеңне күрсәтә аласың. Аның студиясенә эләккәннәрнең күбесенең берникадәр вакыттан соң үзләренең дә җырчы буларак танылуы тиккә генә түгел».
Айдар Галимов – атаклы да, берүк вакытта гади дә. «Ул бик өлгер, кызыклы идея булса, күтәреп ала, булыша. Бик ягымлы: бөтенесе белән дә исәнләшә, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрне һәм балаларны ярата. Күп мәртәбәләр күзәткәнем бар: концерт залының фойесыннан гримеркага таба узганда берәр бала аңа таба кул изәсә, ул да аңа кул изәми калмый. Шулай да була, аңа таныш түгел берәр әби яки бабай килсә, ул алар белән шундый ихластан аралашырга мөмкин ки, болар күптәнге танышлар икән дип карап торырсың. Ә тегеләре аның игътибарыннан канәгать кала. Бер үк вакытта танылган да, гади дә ул, мөгаен, шуның өчен барысы да яратадыр аны».
Айдар Галимов – көчле рухлы кеше. «Аның да авыр вакытлары, проблемалары була. Ул бит көн саен булмаса да, көн аралаш чыгыш ясый. Әмма беркайчан да үзенең хәлен кешегә күрсәтмәс, тамашачы каршына елмаеп чыгар, тыныч кына микрофонны алыр һәм менә дигән итеп җырлар».
Земфира Айдар Галимовның студиясенә эләгергә теләгән. Земфира үзенең әллә кайчангы бер интервьюсында 90нчы елларда Айдар Галимовка дус кызы белән үзен тыңлатып карарга килүен сөйләгән иде. Булачак рок-җырчыны тыңлаганын Айдар хәтерләми инде, әмма аның дус кызын хәтерендә калдырган. Аның болай килеп чыгуы әле яхшырак та дип саный. Югыйсә концертлар белән авылдан-авылга йөрер иде шулай. Ә болай талантлы кызны бөтен дөнья белә.
Павел Волонихин, «Айдар» театр-студиясе директоры
Айдар Галимов – перфекционист. «Айдар Ганиевич бар нәрсәнең дә идеаль булганын ярата. Ул бөтен нәрсәгә бик җитди карый, бөтен нечкәлекләрен уйлап эш итә. Мәсәлән, пәрдәне ун секундка иртәрәк яки соңрак күтәрәләр икән, борчыла башлый
Айдар – чәйне бәяли белүче. «Айдар Ганиевич өчен төп ризык – чәй. Ул һәрвакыт һәм һәркайда чәй эчә. Хәтта гастрольләргә дә үзе белән чәйнек йөртә. Концерт вакытында кул астында гына һәрвакыт бер чокыр чәй тора. Ул аны профилактика өчен, тавыш бетмәсен өчен эчә. Кара чәйне ярата».
Айдар Галимов ризык талымламый. «Аш-суга таләпчән түгел. Гади генә ризыкны да яратып ашый, әллә нинди деликатеслар сорамый. Гадәттә аның аппетиты яхшы, әмма концертлардан соң бөтенләй дә ашамаска мөмкин».
Айдар Галимов көтмәгәндә генә хәйрияче дә булып куйгалый. «Чит шәһәрләрдә яки район-авылларда кемнеңдер аннан ярдәм сораганы булгалый. Мәсәлән, инвалид балалары белән килүләрен еш күрәм. Ул игътибар белән тыңлый, аннары акча янчыгында булган бар акчасын чыгарып бирә. Менә шундый кеше ул. Хәлдән килгәнчә булыша, зур булмаган хәйриячелек эше белән шөгыльләнә. Ул барысын да үз хезмәте белән, хәләл көче белән эшләп таба. Күктән бернәрсә дә яумый аңа, шуңа да булдыра алганча ярдәм итә».
Айдар Галимов спортчы һәм иганәче. «Айдар Галимовның спортны яратуы беркемгә дә сер түгел. Ул «Салават Юлаев» хоккей командасы һәм «Уфа» футбол клубы өчен җан ата, еш кына матчларында да катнаша. Безнекеләр өчен җаны-тәне белән адарына, егетләр өчен борчыла. Элегрәк үзе дә футбол уйнарга ярата иде, хәзер, гастрольләргә күп йөргәнлектән, туп тибәргә вакыты калмый. Ел саен футбол буенча яшүсмерләр арасында республика турниры оештыра, яшь командаларга кыйммәтле бүләкләр тапшыра».
Данир Сабиров, шоумен һәм пародист
Айдар Галимов тәнкыйтькә колак сала. «Минем тәүге пародияләремнең берничәсе Айдар Галимовка ясалган иде. Мин аның ым-хәрәкәтләрен истә калдырып, бик тырышып ул булып кыландым.. Аңа беренче пародияләремне моннан җиде ел элек үк ясаган идем инде. Узган ел аның тугын авылы – Миякә районы, Олы Кәркәлегә гастрольгә барган идек. Шунда җырчының әнисе – Бибинур Галимовнага кунакка кереп чыктым. Ул мине үзенең улына ясаган пародияләрем өчен мактады һәм улының аякларын киң итеп аерып җырламый башлавы өчен рәхмәт әйтте. Мөгаен, Бибинур Галимовнага бу ошамагандыр, ә Айдар Ганиевич үзен читтән күргәч, бу рәвешле җырлавыннан баш тарткандыр. Без аның белән дуслар, еш кына мине үзенең концертларында чыгыш ясарга чакыра, безнең хәтта уртак номерыбыз да бар. Ул күңелне яулый торган кеше!»
http://http://www.wday.ru сайты язмалары кулланылды
Комментарий юк