Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Автор-башкаручы Фирдүс ТЯМАЕВ тормышыннан кызыклы 12 факт

1. Фирдүс Тямаевның март башында «Уникс» концертлар залында 5 көн дәвамында барган концертларын 5,5 мең тамашачы карарга өлгерде...

1. Фирдүс Тямаевның март башында «Уникс» концертлар залында 5 көн дәвамында барган концертларын 5,5 мең тамашачы карарга өлгерде (чагыштыру өчен: Мәскәүдәге Дәүләт Кремль сараеның тамаша залы 6 мең кешене сыйдыра).

2. Фирдүс – Нурлат районы Түбән Нурлат авылыннан. Әтисе Фәрит, әнисе Галия, апасы Лилия, энесе Фирзәр. Кызганычка каршы, әтиләре инде юк араларында. Фирдүс соңгы курста укыганда ул бакыйлыкка күчә.



3. Фирдүс 5 яшеннән җырлый инде. Ул башкарган беренче җырлар – «Эх, сез матур кызлар» һәм «Тала-тала».

4. 12 яшендә үк инде тамада булып юбилейлар, туйлар алып барганы бар. Фирдүсне Булат Нигъмәтуллин, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов концертларында конферансье буларак та хәтерлиләр. 



5. 9 сыйныфтан соң Фирдүс Лениногорск музыка-сәнгать педагогик көллиятенә укырга керә. Укуын тәмамлагач, дүрт ел Азнакайда эшләп ала. Аннары туган авылына кайтып, музыкаль төркем оештыра. Алар тирә-юньдә концертлар куеп йөриләр.

6. Фирдүс Тямаев «Язмыштан юк узмыш» җыры белән таныла. Аны кайда гына җырламыйлар! Нурлатта яшәүче шагыйрә Сәкинә Хәйруллина белән иҗади дуслыкта. «Гомер үтә», «Хыял», «Санаулы дуслар» кебек уртак җырлары бик популяр. Кайбер җырларның шигырен дә, музыкасын да Фирдүс үзе иҗат иткән. Ул үзен автор-башкаручы буларак танытты. 



7. Фирдүс хис-моң кешесе, әмма ул әлеге халәтен яшерә белә. Шуңа аны шат күңелле дип кабул итәләр. Тамашачыларның әйбәт энергетикасы, алкышлары  үзенә көч бирә дип исәпли. 

8. Фирдүс концертларында халык Тямаев сөйләгән кызык хәлләрне, мәзәкләрне тыңлап, эче катып көлә! Көлкеле хәлләрне ул үзе күргән-ишеткәннәрдән чыгып сөйли. Фирдүс әйтүенә караганда, бу оеткы әнисе Галия ханымнан килә икән:ул йомры сүзләр белән сөйләшергә ярата ди.



9. Фирдүс өчен гаиләсе, әнисе, туганнары һәрчак беренче урында. Алар бик тату һәм бердәм. Дуслары да күп. Әйтик, Фирдүснең туган көнендә табын артында 60-70 кеше булырга мөмкин.    

10. Фирдүс концертларында хатыны Резеда Әхмәтвәлиева белән чыгыш ясый. Аларның дуэты тамашачы күңеленә хуш килә. Резеда репертуарындагы «Син үзең килеп кердең» җырын Фирдүс хатынына багышлап махсус язган.



11. «Колхозчысы» кебек үземне тотучы дип сөйләүчеләр булды. Әмма үземне профессиональ җырчы дип санамыйм. Мин автор-башкаручы.” Шулай үзе турында талантлы җырчы Фирдус Тәмаев сөйли. Сәхнәдә күптән түгел булмасада, айның 25 көнен концерт залларында үткәрә, тамашачыларын иҗаты белән сөендерә. 



12. Фирдус тамашачылары белән концерт башлану алдыннан, барышында һәм тәмаланганннан соң аралаша. Кайбер концертларында өлкәннәрдән фикерләрен сорый.


 Фирдус Тямаевның вконтактеда төркемендә 33000 артык кеше. Төркемгә кушылырга киңәш итәбез: https://vk.com/rezeda_firdus_of ! Администратор Эльвина бу төркемне кызык итеп алып бара.

 





  

Теги: Фирдус Тямаев Фирдүс Тямаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Фирдус Тямаев hэм Резеда Эхмэтвалиевагада малаеларынада унышлар, исэнлек-саулык, ак бэхетлэр, туземлек, сабырлык, елмаеп яшэргэ насыйп булсын, юл догаларга экрен генэ йорергэ кабул булсын, мин от души телэп калам сезгэ жырларыгыз биктэ шэпский матур жырлыйсыз супер-пупер:-)))))))))))))))))))))))))

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин Фирдус Тямаев концертларын берсендэ калдырмыйм. Дусларым белэн ел саен барабыз. Аларга исэнлек саулык телим. Безне матур концертлары белэн хэрвакытта шатландырсын.Бик яратабыз Фирдусне Узе жырлый Узе алып бара молодец...)))

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рэхмэт якташыбыз, Чирмешэн районыннан буларак,Хэзер Азнакайда яшим,4 ел гомерен монда узган.Матур , йорэк пэралэренэ утеп кереп,бэби йоннарын кутэрэ,ягьни шулкадэр тирэн уйландырган темадагы жырларын очен ,аеруча да эти-эниене зурларга эйрэтуче жырларын очен зур рэхмэт,озак ижат бакчасында бары унышларга кумелеп,ирешеп яшэ!!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Исэнлек,гаилэ иминлеге,тагын да мэгьнэле жырлар котэбез Сездэн!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ижади унышлар телим сезгэ, кызганыч страница не найдена чыга

            Хәзер укыйлар