Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Абыстайлар селфи төшә, качкыннар геолокация куллана яки «Зәңгәр шәл» – remake

Эстрада артистлары спектакль куя, үзләрен театр артисты ролендә сыный, дигәч, җомга киче булуы да, урамда койган яңгыр да комачауламады. Әле спектакльнең дә ниндиен сайлаганнар – легендар «Зәңгәр шәл»не бит!

Дөресен әйтим, бу концерт– спектакльгә мине кызыксыну гына алып килде. Эстрада артистлары спектакль куя, үзләрен театр артисты ролендә сыный, дигәч, җомга киче булуы да, урамда койган яңгыр да комачауламады. Әле спектакльнең дә ниндиен сайлаганнар – легендар «Зәңгәр шәл»не бит! Зур-зур артистлар димим дә инде, әз-мәз җырлаштырып, авыл клубларында куелган кичәләрдә катнашып йөргәннәрнең дә кайсысы гына үзен Мәйсәрә урынында күрергә теләмәде икән? Ә Булат! Ул рольдә, әлбәттә инде, авылның син күз атып йөргән иң чибәр егете булырга тиеш. Уф, күз алларына гына китерсәң дә тәннәр чемердәп куя! Колакта гаярь егетләр, чибәр кызларның: «Булат, Булат кайткан! Бүләк алып кайткан!» – дип дәртле җырлаганнары яңгырап киткәндәй була. Кемнәр генә, нинди генә коллектив куйса да, Кәрим Тинчуринның үлемсез «Зәңгәр шәл»ен боза алмый, халык аны барыбер яратып кабул итә.

 

Ярый, хуш, җырчыларны карап карыйк инде, алар ничегрәк уйнар икән? Күңелемне мәхәббәт дулкынына көйләп, негатив эмоцияләрне сүндерәм. Әнә, сәхнә түрендә авыл яшьләре Сабан туена әзерләнә. Һәрхәлдә, пьеса буенча шулай булырга тиеш. Яшьләр арасында Мәйсәрә дә бар. Бәй, Ландыш Нигъмәтҗанова бит бу! Абау көяз дә инде! Бу матур яулыгын, канатлы алъяпкычларын чиктереп алды микән, берәрсеннән сорап кына торганмы? Без клубта спекталь куя башласак, авылдагы бөтен сандыкларны актартып, өй борынча кием-салым эзли торган идек. Әллә читекләре дә каюлы инде Мәйсәрәнең?!

Яшьләр сәхнәдә ыгы-зыгы килеп, һәркем үз репертуарыннан берәр куплет җырлап чыкканчы (артистларның җырчы булуын да онытмагыз!), Булат та кайтып җитте. Ба-аа, Ба-ааһ бит бу! Илназ Баһ, әй лә, Булат инде, «братан»нарча гына сәлам биреп сәхнәгә үтте. Бүләген юл уңае «H&M»нан гына алган инде әллә? Скидкалардыр әле, иртәгә кереп чыгасы булыр. Анда зәңгәр шәл сатканнарын гомер белмәс идем монда килмәсәм. Шахтадагы эшләре бик уңган ахрысы замана Булатының: керә-керешли үк залга акча яудыра башлады. Аны инде, моның кадәр байлыгы була торып, бер шәл генә күтәреп кайтмаса да яраган булыр иде. Миһербанлы тагын үзе: и куандырды инде абыстайны, сәдаканы учлап кына сонды. Протез алырга дип, өстәп тә бирде әле, вәйт маладис. Белә карт-карчыкның нечкә җирен! Абыстайны Гөлдания Хәйруллина уйнаганын җырлап җибәргәч кенә абайладым. Рольне кем башкаруын танымасаң, димәк, чын артист бу.

Абау, яшьләрне пыраклатып куган бу гайрәтле егет кем тагын? Ә, Җиһанша икән. Рамил Галимҗанов бу рольгә яшьрәк яшен дә, режиссерлары – Гөлназ Сәфәрова шушы рольдә аны күрергә теләгән икән, япь-яшь җиреңнән картаерсың монда. Шәп уйный тагын үзе, булдыра бит бу!

Гашыйкларның үз хәсрәте хәсрәт булса, авылның кияүгә чыкмый ятучы кызларының үз кайгысы кайгы: кияү табарга кирәк. Шәп кандидатура бар барын: ишанның әле хатыны берәү генә икән. Димәк, боларга үз бәхетләрен сынап караса да була, ислам дине дүрт хатын алырга рөхсәт бирә бит.

Хәтта «Малай на белом барсе» дип, ак мерслы принц көткән Лэйнага кадәр карт ишанга чыгарга риза. Ой, юк, ялгышам, ишаннары алай карт кеше түгел икән әле. Йон оек белән кара галошлары гына картайтып күрсәткән икән ишан Илдар Әхмәтовны. Ну өшкерүен оста өшерә түлке. Әллә соң, концерт араларында андый практикасы да бармы? Алсу Әбелханованың сыеры сөт бирми башлаган әнә, чөнки җен токымыннан булган бозау бозаулаган. Берсенең телефонына да җен оялаган: куйган фотоларына лайкны аз җыя икән. Фотоларыңа лайк куючы булмаса, эш харап шул...

Кемне кемне, ләкин ишанның каравылчысы Галәветдин ролендә ИлCафны күрермен дип уйламаган идем. Баштагы ният белән, ишан ролен ул башкарырга тиеш булган икән. Аннары рольләрне алышканнар.

Монда авыл кызлары гына түгел, ишан үзе дә яшь хатынга өйләнергә каршы түгел. Чибәр Мәйсәрәгә күзе төште моның. «Күкрәкләреңә җеннәр оялаган», – диме? «Өшкерергә кирәк», – диме? Өшкерттереп торыр инде бар.

Аннары ни булганын үзегез беләсез инде: Булат Җиһаншаны үтереп, урманга кача. Хәзер качкыннарның да эше хутлы икән: бер-берсен геопозиция буенча гына эзләп табалар. Смартфоннар тормышыбызның һәр өлкәсенә үтеп керде шул инде, хәтта классик әсәрләргә дә кул сузып маташа әнә.

Бичара Мәйсәрәнең исә үз телефоны да юк икән. Ишан телефоныннан гына ара-тирә ватсапка язгалый ди, мескенем. Телефоны булса, «общий группа»га кертерләр иде инде. Ярый Булатның сеңлесе Заһидә бар әле. Бөрчекле ак күлмәктән, чәчләрен ике толымга үргән бу яшүсмер кызда Ләйсән Гыймаеваны чак танып алдым. Мин түгел, бертуган абыйсы Булат та танымады әле үзен. Соң, ничек танысын, урманга тулы маскировка белән килгән бит! Зәңгәр париклы кыз шул Заһидәдер дип кемнең башына килсен инде

Урманда кыш чыгу перспективасы Булатның үзенә дә кызык түгел бугай. Ни арада группировка җыйган да, ни арада ишан өенә десант төшергән. Җиңде мәхәббәт кара көчләрне, әй лә, ишанны. Куып таратты егетләр аның хәрәмен. Ишанның бер олау сөекле хатыннары  (ул рольләрне Чәчкә, Алсу Әбелханова, Рината Тей, Айгөл Рәхимова, Лэйна башкарды) нишләпләр бетәр инде?

P.S. 14 яшьлек кызыма иң ошаганы Лэйна булды. «Кайчан бетәр», – дип утырган иде, Лэйна теге җырын җырлап күрсәткәч, күңеле булды тагын.

Теги: Ландыш Нигъмәтҗанова Гөлназ Сәфәрова Гөлназ Сафарова Илназ Баһ "Татар җыры" «Татарча солянка» «Зәңгәр шәл»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар