Кыйммәтле кондиционерлар, киптергеч машиналар кирәк түгел – сөлгеләрне йомшак итеп киптерүнең гап-гади ысуллары да бар. Юу һәм киптерү гадәтләрен бераз гына үзгәртсәгез, нәтиҗәсе сезнең күңелне күрер.
Кондиционерны кулланмаска тырышыгыз
Күпләр кондиционер сөлгеләрне йомшарта дип уйлый. Чынлыкта исә ул тукыма өстендә пленка калдыра. Әлеге пленка сөлгенең су сеңдерүен киметә. Нәтиҗәдә, сөлгеләр, киресенчә, катып китә. Кондиционер урынына, ярты стакан гади аш серкәсе салыгыз. Сөлге табигый рәвештә йомшарачак.
Сөлгеләрне селкергә онытмагыз
Киптерү алдыннан сөлгене яхшылап селкетеп элсәгез, тукыма йончыклары бер-берсенә ябышмас. Ә кипкәч, тагын бер кат селкү – сөлгенең җепселләрен язылдыруга ярдәм итә. Нәтиҗәдә, ул йомшак һәм кабарып калачак.
Кер юу порошогын чамалап салыгыз
Порошокны артык күп салу – сөлгеләрне катыра. Юу чарасының артыгы тукымадан юылып бетмичә, йончыклар арасында кала. Нәтиҗәдә, сөлге катып китә. Ике тапкыр кимрәк порошок салыгыз һәм өстәмә чайкау режимын кушыгыз – сөлге чиста да, йомшак та булыр.
Киптергәндә урынны дөрес сайлагыз
Сөлгеләрне урамда яки балконда киптерәсез икән, аларны бер-берсенә терәп түгел, ара калдырып эләргә тырышыгыз. Иң яхшысы: җил йөреп торган күләгәле урын. Кояш астында озак тору тукымага зыян китерә: аеруча ак һәм ачык төсләр тупаслана. Шуңа күрә вентиляцияле, салкынча урыннарны сайлау отышлырак.
Бу гади киңәшләрне кулланып, сез сөлгеләрегезне табигый йомшаклыкта саклый алачаксыз. Өстәвенә, экономия дә – бернинди химия дә кирәк түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк