Логотип
Белмәсәң бел

Вакытны ничек җиткерергә? Сезгә җиде мөһим киңәш

Ник безнең вакыт җитми? Вакытны җиткезү өчен берничә киңәш сезгә.

Замана кешесенең иң зур проблемасы – вакыт җитмәү. Туганнар белән аралашырга вакыт җитми, кул эшенә вакыт җитми, табигатьнең матурлыгына хозурланырга тагын вакыт җитми. Кая ул, хәтта күршенең хәлен белеп чыгарга да вакыт җитми. Әбиләребез кышын утырмага йөргәннәр, кеп-кечкенә өйдә кунаклар каршылаганнар, кич утырганнар. Без алар шикелле су ташымыйбыз, казан астына ягып аш пешермибез, утын ярмыйбыз, кул белән кер умыйбыз, тик барыбер вакыт җитми. Кая китә безнең вакыт, кем урлый аны? 

Беренче дошман – телефон
Нәрсә белән генә мәшгуль булмыйк, телефонга челтерәп хәбәр килдеме – кул тизрәк шуңа үрелә. Чәй эчәргә генә утырган арада да инстаграмга кереп, кемнең нинди фотолар куйганын карап чыгасы килә. Ә виртуаль дөньяда вакыт бик тиз үтә. Ун минут кына узды кебек, чынлыкта ярты сәгать-кырык минутлап вакытыңны чит-ятларның тормышын күзәтеп үткәргән булып чыгасың.  Вакытны янга калдыруның бик шәп ысулы – телефонны ялларга гына булса да сүндереп тору, һичьюгында, хәбәрләр, белдерүләр өчен тавышсыз режим сайлагыз. Инде бер дә телефонсыз тора алмасагыз, кич белән барлык эшләрегезне бетергәч кенә кулыгызга алыгыз. Әле анда да төн уртасына кадәр йокыгызны калдыру куркынычы яный. 

Прокрастинация – эшне гел кичектерү
Сезнең дә шулай буламы – ял көннәре җитсә, атна буена җыелып килгән эшләрне эшләрмен дип планлаштырасың. Кемдер хәтта ул эшләрнең исемлеген дә төзи. Аннары су буе бу исемлеккә карыйсың да, ул эшләрнең берсен дә эшлисе килми башлый.  Эшлисе килмәгән эшләрне башкару тагын кичектерелә. Менә биш минутка гына инстаграмга кереп чыгам, менә бу фильмны гына карап бетерәм дә... Нәтиҗәдә вакыт уза, ә эшләр эшләнми. Прокрастинациядән котылуның юлы – үзеңә максат кую. Менә бу эшлим дә, аннары ял итәрмен яки һавага чыгып керермен... Эшләнмәгән эшләрне баш миен бораулап торып, көчне ала, анысын да уйлагыз. 

Сайлану
Монысы белән күбрәк хатын-кызлар очраша. Кибеткә барсак, ни алырга икәнен белмибез, анысын киеп карыйбыз, монысын, сайланабыз, уйланабыз... Ә вакыт уза. Холодильникны ачып та озак кына уйланып торырга мөмкин: нәрсә ашап карарга – бутербродмы, йомырка тәбәсеме? Вакытны исраф итмәс өчен ныклы карарга килми торып суыткычны гомумән ачмагыз да. Кибеткә дә кирәкле ризыкларның исемлеген төзеп барсаң, кимрәк вакыт сарыф итәсең. 

Бөтен эшне берьюлы башкару – күп вазыйфалылык режимы
Бөтен эшне берьюлы башкара алу бик яхшы үзе. Ләкин бу энергияне күп ала торган режим. Ашын да пешереп бетерәсе бар, отчетлар да эшләнеп бетмәгән, кемгәдер сообщение язарга кирәк... Нәтиҗәдә, эшнең тегесе дә, монысы да юньләп эшләнми, артыннан төзәтәсе була. Аш ташып чыга, отчетта хата китә...  Бер эшне төгәлләми торып, икенчесенә тотынмау вакытка да, көчкә дә экономия. 

План булмау
Һәр көнгә иртәдән план корып кую вакытны дөрес бүләргә өйрәтә. Икенчедән, мөһим эшләр онытылып калмый. Һәр эшкә күпме вакыт кирәклеге, кайсыннан соң кайсын эшләргә кирәклеге күз алдында торса, бик әйбәт. 

Эшне дөрес итеп бүлмәү
Мөһим эшләрне эшләргә өлгермисең икән, димәк, син эшне дөрес итеп бүлмисең. Әйтик, ирең кайтышка әле ашыңны пешерергә дә куймагансың, аның каравы, ваннаны җыештыргансың, көзгеләрне сөрткәнсең. Ә бит кеше эштән кайтышка ашны пешереп кую мөһимрәк. Шуңа күрә башта эшнең иң мөһимен башкарыгыз. Югыйсә вак-төяк эш эшләп йөреп, иң кирәклесенә вакыт җитми калучан. 

Максат булмау
Шулай кирәк булган өчен генә эшләү ялыктыра. Андый эшләрне кичектереп торасы килә башлый.Үзегезгә сорау куегыз: «Бу эшне эшләү миңа нәрсә бирә?» Әйтик, зарядка ясау. Ул нәрсә бирә – сәламәтлек, тәнгә җиңеллек. 

Оешмаганлык
Әгәр өйдәге һәрнәрсәнең үз урыны булмаса, ярты көн кайчы эзләп, тарак эзләп узачак. Әйберләр үз урынында ятарга тиеш. Өйдәгеләрне дә шушы кагыйдәне үтәргә күнектерегез. Аяк киемен чистарттылар – щетканы урынына куйдылар, документлар, кирәкле кәгазьләр бар да бер папкага гына куелсын, шул очракта гына аларны өй буенча эзләп вакыт уздырасы булмаячак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар