Күпләр әдәп кагыйдәләрен яхшы беләм дип уйлый. Башка кешегә бармак төртеп күрсәтмәскә, спектакль барышында телефонны сүндерергә, өлкән кешеләргә урын бирергә – бу элементар кагыйдәләр һәркемгә таныш, әлбәттә. Ләкин этикет кагыйдәләре болар белән генә дә чикләнми әле.
Зонтикны җәеп киптерәбез.
Беренче карашка, зонтикны таратып киптерү дөрес тә кебек. Әмма бу ялгыш фикер. Бердән, бу аксессуарның тиз эштән чыгуына китерә, икенчедән, тәрбиясезлек билгесе дә булып тора. Бинага кергәндә юеш зонтны җиңелчә селеккәләп алалар, аннары башкалар киемен чылатмаслык итеп элгечкә эләләр.
Рюкзакны җәмәгать транспортында салмыйбыз.
Ләкин бу дөрес түгел. Трамвай-троллейбусларга кергәч, биштәрне аркада калдырмыйлар. Куркынычсызлык ягыннан да бер дә дөрес түгел (аркадагы биштәр кесә караклары өчен менә дигән табыш!), аннары ул башкаларга хөрмәте булмавын күрсәтә. Җыйнак кына биштәр дә башкаларга уңайсызлыклар тудыра. Транспортта тыгын булып, этеш-төртеш килеп чыкса яки шофер кисәк хәрәкәтләр ясаса, травмалар булырга мөмкин.
Кайнар ашка өрәбез.
Бик ямьсез күренеш! Ашыйсыгыз бик килсә дә, кайнар ашны өреп суытырга маташмагыз. Ямьсез әдәпсезлек. Азык үзе суынганны көтәргә кирәк.
Тозны бармак белән чеметеп алабыз.
Тәрбияле кешеләр беркайчан да тозны куллары белән алмый. Махсус кечкенә кашык куллана, ул булмаса, пычак очыннан файдалана.
Тозны борычтан башка гына бирәбез.
Табын артында кемдер тоз сорый икән, белеп торыгыз, этикет кагыйдәләре буенча тоз һәрвакыт борыч белән бергә бирелә. Шулай ук борыч сорасалар да, тозны бирергә онытмагыз. Бу ике тәмләткеч һәрвакыт пардан куела.
Лимонны чынаякта калдырабыз.
Башкача лимон белән чәй эчүне күз алдына да китермибез. Ә менә этикет буенча, чәй эчәр алдыннан лимон кисәген чынаяктан алып, тәлинкәгә куялар.
Официант азыкны өстәл артындагыларга китереп бетергәнче ашый башлыйбыз.
Арттан куалар диярсең! Урынсыз кабалану табын кагыйдәләрен тупас бозу булып тора. Өстәл артындагыларның барысына да ризык куелып бетмичә ашарга тотынмыйлар. Бик ачыккан булсагыз да, сабыр итәргә, башкаларга хөрмәт күрсәтергә кирәк.
Өстәл артына ир белән хатынны янәшә утыртабыз.
Бу инде гадәти күренеш. Ләкин менә бу кагыйдә гаҗәпкә калдырыр: кунакта ир белән хатынны янәшә утыртмыйлар икән бит! Шул ук принцип буенча абыйлы-сеңеллеләр дә бергә утырмый. Моның аңлатмасы сәер булса да, нигезендә уйланылган принцип ята: чакырулы кунаклар үзара танышсын, бер төркем булып кына утырмасын өчен шулай эшләнә икән.
Таныш булмаган номердан шалтыратсалар, «Але, кем әле бу?» дибез.
Бигрәк күңелсез инде! Телефон этикеты буенча, шалтырау килүгә, телефон хуҗасы шунда ук кем икәнен әйтә, шалтыратучы шулай ук исем-фамилиясен атый.
Чиратта торганда телефоннан сөйләшәбез.
Җәмәгать урыннарында телефоннан кычкырып сөйләшү, башкалар ишетерлек итеп шәхси тормышыңдагы хәлләр турында гәп кору – моветон. Чиратта торучыларга да кагыла бу. Телефонга да җавап биреп, шул ук вакытта кассир белән дә сөйләшү – шулай ук тәрбиясезлек. Әгәр мөһим шалтырату икән, соңыннан кабат шалтыратып була бит!
Комплимент әйтсәләр, аклана башлыйбыз.
Арабызда чит кешеләргә җиңел генә комплимент әйтүчеләр бар, ә менә үз адресларына мактау сүзләрен авырлык белән кабул итәләр. Рәхмәт кенә әйтәсе урынга, аклана башлыйлар, үзләрен тәмам булдыксызга чыгаралар. Комплимент әйткән кешене уңайсыз хәлгә куймас өчен, елмаерга һәм рәхмәт әйтергә генә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк