Логотип
Белмәсәң бел

Проблемаларны дөрес «боерык» хәл итә!

Көн буена кәефне күтәрү өчен гади генә бер ысул бар. Бик авыр вакытта да ул сезгә ярдәм итәр.

Йокыдан уянган мизгелне искә төшерегез әле. Кайвакыт кичә нәрсә булганын гына түгел, үзебезнең кем икәнлегебезне дә хәтерләмибез. Бу хәл бер секунд  кына дәвам итә. Йокыдан уянып китәбез дә көндәлек проблемаларга «чумабыз». Бөтен борчу-мәшәкатьләрне искә төшерәбез. Көн беренче мизгелләреннән үк начар кәеф белән башлана... Кредитлар, бурычлар, авырулар, эшне югалту куркынычы, якыннар белән ачуланышу... Көннең шундый уйлар башлануы иртәдән үк бөтен көч-куәтне ала. Күңелне сагыш, борчылу били башлый. 
Бу һәрвакыт шулай була, дигән сүз түгел, әлбәттә. Ләкин уянуга яхшы сүзләр әйтергә өлгерергә кирәк. «Бар да яхшы. Минем көчем бар! Мин бәхетле! Мин барлык авырлыкларны да җиңә алачакмын!» Сез үз сүзләрегезне дә уйлап чыгара аласыз. Иң мөһиме: алар кыска һәм аңлаешлы булсын. Догалар укып, Аллаһка ялвару да бик нәтиҗәле булыр. Башыгызга начар уйлар кергәнче әйтеп өлгерегез.
Йокы белән өн арасында була торган бу кыска гына мизгел бик мөһим. Бөек кешеләрнең йокы һәм уяну чигендә ачышлар ясавы очраклы хәл түгел. Аларга яңа идеяләр дә нәкъ шул вакытта килгән. 
Әлбәттә, бу алым тылсымлы рәвештә проблеманы хәл итмәячәк. Әмма сезгә үз-үзегездә көч табарга, төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итәчәк. Уйларыгызны яхшыга юнәлтергә өйрәнерсез, вакытында үзегезгә дөрес «боерык» биреп өлгерегез! Авыр көн дә җиңел узар, сезгә йөкләнгән эшләрне тиз һәм җиңел хәл итәрсез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар