Логотип
Белмәсәң бел

Помидор кемнәргә файдалы

Быел чын-чынлап помидор елы булды бугай. Хәтта теплицасы булмаганнарның да куагында кызарып утыра ул. Рәхәтләндек сыйланып. Бакчада үзең үстергән яшелчәнең кайсысы да файдалы, ә менә помидорның файдасы нидә икән?


 

Быел чын-чынлап помидор елы булды бугай. Хәтта теплицасы булмаганнарның да куагында кызарып утыра ул. Рәхәтләндек сыйланып. Бакчада үзең үстергән яшелчәнең кайсысы да файдалы, ә менә помидорның файдасы нидә икән?


 

Помидорда глюкоза, фруктоза, органик кислоталардан: кузгалак, лимон, янтарь, алма, шәраб кислоталары, пектин, С, Е һәм В төркеменә керүче витаминнар бар. Кан ясалышында катнашучы фолий кислотасына да бик бай ул. Күзләргә яхшы йогынты ясаучы каротин да бар аның составында.


 

Минераль матдәләрдән: натрий, тимер, кальций, йод, фосфор, магний, хлор, күкерт һәм кремнийга ия.


 

Шунысы кызык: сарыларына караганда, кызыл сортлы помидорларда кыйммәтле матдәләр күбрәк була икән.


 

Помидор белән сыйлану иң элек организмында тозлар алмашы бозылган кешеләр өчен файдалы.


 

С һәм А витаминына бай булуы сәбәпле, помидор иммунитетны ныгыта.


 

Помидорны еш һәм күп ашаган кешенең организмында картаю процесслары акрыная, чөнки помидор организмдагы әчелекле-селтеле балансны җайга салырга ярдәм итә.


 

Помидорда ликопен дигән матдә бар, ул яман шеш күзәнәкләренең үсешен тоткарый. Әлеге ликопен бик көчле антиоксидант булып санала, яман шешне генә түгел, йөрәк-кан авыруларын да кисәтә.


 

Ликопен яңа өзелгән помидорларда түгел, ә термик эшкәртү узганында күбрәк була. Никадәр озаграк пешерәсең, ликопен да шулкадәр күбрәк туплана. Шуңа күрә дә өйдә ясалган кетчуп, томат согы, томат соусларын куллану бик файдалы.

 

Помидорның файдасын сизү өчен, аны даими рәвештә һәм күп итеп ашарга кирәк. Атнага егермедән дә кимрәк булмасын.

Помидордан ясалган салатларга үсемлек мае белән кушсаң, ликопен матдәсе яхшырак үзләштерелә.


 

Помидор йөрәге авыртканнарга да бик файдалы. Бу – аның калийга бай булуы белән аңлатыла. Йөрәк мускуллары ныклыгы өчен организмга калий кирәк.


 

Азканлылык булганда да помидор булыша ала – анда тимер күп.


 

Кичкә, аякларыгыздагы кан тамырлары бүртеп, аякларыгыз сызлый икән, помидорны изеп, боламык хәленә китерегез дә, төнгә аякларыгызга шуны бәйләп ятыгыз. Файдасын шунда ук сизәрсез.


 

Серотинны бәхет гормоны дип атыйлар. Ә помидорда анысы да җитәрлек. Шулай ук өлгергән помидорда тиамин дигән матдә бар. Кеше организмына кергәч, ул серотинга әверелә. Шулай булгач, күңелегез төшсә, күп итеп помидор ашагыз, үзегезне күпкә бәхетлерәк итеп хис итәчәксез. Помидор депрессиядән котылырга да булыша.


 

Ябыгырга теләүчеләр өчен помидордан да яхшысы юк. Аның составында хром бар. Шуның аркасында помидор ашагач тамак тиз туйган кебек була, ачлык хисе бетә. Ә 100 грамм помидорда нибары 200 килокалорий бар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар