Логотип
Белмәсәң бел

Нигә соң мин һәрвакыт алҗыйм?

Кайвакыт алҗу сизү гадәти хәл, ләкин ул халәт даими икән, уйланырга сәбәп бу.

1.   Сез бик аз йоклыйсыз...
Статистикага күз салсак, һәр өченче өлкән кешенең йокысы туймый. Хатын-кыз өчен бу аеруча актуаль проблема, чөнки алар йокысыз төннән соң көне буе аяк өсте. Бигрәк тә, яшь әниләр. Дөрес, һәр кеше индивидуаль. Йокы да төрле кешегә төрлечә кирәк. Шулай да күбебезгә кимендә 7 сәгать йоклау зарур. 
2.   Йә кирәгенчә тирән йокы түгел...
Табиблар белдерүенчә, кирәк сәгать йоклау әле ул әйбәт, тыныч йокы дигән сүз түгел. Дөрес, йокы безнең баш миенә һәр кирәкле циклны үтәргә – үткән көн вакыйгаларын сакларга, кирәкле гормоннарны эшләп чыгарырга, киләсе көнгә энергия белән баерга  мөмкинлек бирә. Тик әлеге процесска төнлә уяну комачаулый. Тыныч йокы өчен көн саен бер үк вакытта йокларга яту кирәк, хәтта ялларда да. Бу инде фән белән расланган. 
3.Йә сез бөтенләй йоклый алмыйсыз?..
Һәр дүртенче хатын-кыз йокысызлык проблемасы белән очраша. Вакытында ятып та, йоклап китә алмыйсыз икән, димәк, табиб белән киңәшләшергә кирәк. 
3.   Әллә рационыгыз дөрес түгелме?..
Бу сезнең өчен яңалык түгелдер, шулай да тагын бер кат ассызыклыйсы килә. Ашау белән энергиялелек арасында туры бәйләнеш бар. Әгәр без бик күп гади углеводлар ашыйбыз икән, көнне йөз белән өстәлгә капланып үткәрергә мөмкинбез. Бу процесста канда глюкозаның роле уйный. Шикәр, крахмал, ипи йә ак оннан макароннар ашыйбыз икән, канда глюкоза кискен арта. Бу исә инсулин дәрәҗәсе күтәрелүгә китерә. Ул, үз чиратында, глюкоза дәрәҗәсен төшерә. Нәтиҗә ниндиме? Алҗу, тынычсызлану, ярсу. Ашавыгызны анализлагыз. Десертлар, конфет, лимонад, сок, ак ипи, фастфуд ашауны киметегез. Күбрәк клетчатка ашагыз. Азык җепселләре углевод үзләштерүне әкренәйтә.
5. Сез бик актив түгел... 
Әгәр көне буе утырып кына торабыз икән, организм бер дә алҗамый, актив эшчәнлеккә үрләр алырга әзер кебек. Тик бу дөрес фикер түгел. Иртә-кич физик күнегүләр ясамыйсыз икән утырып эшләү бик арыта. Даими рәвештә физик күнегүләр ясау кан әйләнешен яхшырта, мускулларны кислород һәм файдалы матдәләр белән баета. Ә ул, үз чиратында, алҗуны киметә, организмны энергиягә баета. Физик күнегүләр безгә яхшырак йокларга да ярдәм итә. 
6. Бәлки сезгә витаминнар кирәктер... 
Хроник алҗу витаминнар, бигрәк тә, тимер җитмәүдән булырга мөмкин. Хатын-кызларның ике проценты анемиядән интегә. Ә әлеге элемент җитмәүдән гүзәл затларның 6 проценты җәфа чигә. Шулай ук магний, В витаминнар төркеме һәм Д витамины җитмәү дә гомум халәтебезгә тәэсир итә. Шулай ук калкансыман биз дөрес эшләмичә гормоннар дисбалансы да артык аруга сәбәп. 
Аны ачыклау һәм дәвалау өчен эшне табибка мөрәҗәгать итүдән башлагыз. Барлык витаминнарны табиб киңәше белән генә эчәргә кирәк. Хәтта йодны да анализлар бирмичә эчәргә ярамый!
7. Бәлки, аллергиядән җәфаланасыздыр?..
Сезонлы аллергиядән интегүчеләр төнгә каршы авыру билгеләренең көчәюен сизми калмагандыр. Бу йокы сыйфатына тәэсир итә. Аллергия күзәнәкләре төнлә бигрәк тә актив. Без йокларга телибез, тик организм киреләнә – борын тыгыла, кычына башлыйсың, астма өянәкләре дә гадәттә төнлә була. Кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
8. Ут күп...
Төнлә һәм йокы алдыннан ут яктысын контрольдә тотарга кирәген барыбыз да беләбез. Тәүлек дәвамындагы яктылык күләме дә мөһим икән. 
Галимнәр ачыклавынча, билгеле бер спектардагы ут тәэсире безнең энергиягә тәэсир итә. Ул баш миенең активлыгын арттыра. Әгәр дә  көндез начар яктыртылган урында эшлибез икән, төнлә йоклап китәргә авыр булачак. Кичен йоклап китү өчен иртән торгач җәяү йөрегез, ә кичен йокларга ике сәгать кала кирәкле утны чамалап кына яндырыгыз. Гаджет белән караватка яту гадәтен бөтенләй бетерегез. 
9.Стресс яки депрессия?
Эш, бәлки, йокыда гына да түгелдер. Хроник алҗу – депрессиянең иң төп билгеләренең берсе. Бу вакытта организм хроник киеренкелектә була. Йокыга башка психик халәт тә тәэсир иә. Мәсәлән, шул ук стресс. Хроник стресс – хроник алҗуның иң төп факторы. Ул эш, шәхси тормыш, финанс хәле, шул ук пандемия белән бәйле булырга мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар