Микроволновкада… кер юабыз. Гадәти булмаган 8 лайфхак

Без бүгенге кухняны микроволновкасыз күз алдына китерә алмыйбыз икән инде. Ул хәзер безнең иң беренче ярдәмчебез. Әмма аның мөмкинлекләре без уйлаганга караганда күпкә күбрәк. Микроволновкада менә тагын ниләр эшләргә була.
1. Чикләвек кыздырабыз
Микроволновкада кыздырганда чикләвек көйми.
Гадәттә бөтен кеше дә чикләвекләрне табада кыздыра. Әмма табада кыздырганда алар бик еш кына көеп тә китәләр. Чикләвексез калмыйм дисәң, аларны гел таба янында басып, бутап торырга кирәк яки... микроволновкага куярга. Иң көчле күәтенә куеп, 5-6 минут тотыгыз. Чикләвекләр савытта күбрәк булса, кыздыру вакыты да озаграк булырга тиеш. Кыздырганда, берничә тапкыр туктатып, чикләвекләрне бутап алырга кирәк. Миндаль арахиска караганда тизрәк кыза, шуның өчен аны азрак вакытка куйсагыз да була.
2. Чипсы һәм фри-бәрәңге ясыйбыз
Өйдә әзерләнгән чипсы һәм фри-бәрәңге сатып алганга караганда күпкә тәмлерәк.
Чипсылар болай ясала: бәрәңгене чистартып, бик яка итеп түгәрәкләп турыйбыз һәм салкын суга салабыз. Берничә минуттан аларны судан алып, кәгазь салфеткалар ярдәмендә киптерәбез. Шуннан соң тоз, борыч сибәбез һәм акырын гына бутыйбыз. Тигез тәлинкә алабыз, аны зәйтүн мае белән майлыйбыз һәм шуңа бер рәт бәрәңге тезәбез. 3 минутка микроволновкага куябыз, аннан, әйләндереп, кабат 3 минутка тыгабыз. Кетердәп торган чипсылар әзер!
Тоз, борыч, башка тәмләткечләрне үзегезгә кирәк булганча кушыгыз.
Бөтенебез дә яраткан фри-бәрәңгене дә шул ук юл белән ясыйбыз. Бәрәңгене таяксыман итеп кисәбез, май, тоз, башка тәмләткечләр белән бутыйбыз. Тәлинкәгә дә аз гына май салабыз, бәрәңгеләрне бер рәт итеп тезәбез. Микроволновкага куеп, әзер булганчы кыздырып алабыз.
3. Кәһвә өчен күбек
Ул нәкъ кофе ясый торган машинада әзерләнгән кебек килеп чыгачак.
Өегездә кофе ясый торган машинагыз булмаса, әмма кәһвәне күбек белән эчәсегез килсә, борчылмагыз – моны эшләп була!
Стаканга кирәк кадәр сөт салыгыз, өстен каплагыз һәм 30 секундка гына микроволновкага куеп алыгыз. Килеп чыккан күбекне яңа гына пешкән кәһвә өстенә салыгыз.
4. Кайнар шоколад
Күпләр кайнар шоколадны да кәһвәдән ким яратмый. Аны да микроволновкада ясауның бер авырлыгы юк. Чынаякка 1 чәй кашыгы «Нутелла» пастасы салыгыз һәм шуңа сөт кушыгыз. Инде шуны микроволновкага берничә минутка гына куеп аласыз да тәмләп кайнар шоколад эчәсез.
5. Сарымсак һәм суган чистартабыз
Кайчак сарымсакны һич чистартып булмый. Вакыт үткәреп мәшәкатьләнмәгез – микроволновка ярдәм итәр. Сарымсакны 20 секундка гына микроволновкага, иң көчле күәтенә куеп алыгыз: сарымсакның тешләре шунда ук күлмәген салыр.
Суган чистарту да бик җиңел түгел – анысы елатып аптырата. Суган чистарткан саен күз яше түгәргә теләмисез икән, суганны ике башыннан да аз гына кисегез дә, 20 секундка микроволновкага куеп җылытып алыгыз: суган үзенең бөтен файдалы үзенчәлекләрен саклар, әмма сезне башка елатмас.
6. Сок ясыйбыз
Микроволновкага куеп алсаң, цитруслылар күпкә сусылланачак.
Әгәр әфлисун, лайм, грейпфрут яки лимон сокларын берничек тә «бирергә» теләмиләр икән, аларны да микроволновкада җылытып алыгыз. 20 секундка куеп алу җитә. Шуннан соң, җиләк-җимешне урталай ярыгыз да, согын соңгы тамчыга кадәр сыгыгыз.
7. Үләннәр киптерәбез
Хәзер барыбызның да кышкылыкка нинди дә булса үлән, яфрак киптергән мәлебез: укроп, бөтнек, карлыган, җиләк яфрагы... Берничә көн алар белән мәшәкатьләнеп ятканчы, моны бик тиз дә эшләп куеп була. Үләннәрне өзегез, суда чайкап алыгыз, кипшенергә куегез. Ә хәзер аларны, салфеткага җәеп, 2-4 минутка микроволновкага тыгыгыз. Алып, кулыгыз белән азрак уып җибәрегез һәм кабат микроволновкага куеп алыгыз. Үләнегез кипте – ул әзер!
8. Кер юабыз
Микроволновкада бөтен вак-төякне юарга була: носкиларны, кулъяулыкларны, тастымалларны…
Аптырап калдыгызмы? Бу лайфакны, чыннан да, кулланып карый аласыз, бигрәк тә кайнар су беткән чакларда. Әмма носки ук юмабыз инде, ризык җылыткан җиргә аларны тыгарга ничектер күңел теләми... Зур булмаган савыт алыгыз, аңа су, порошок салыгыз. Юарга теләгән әйберегезне, әйтик, кухня тастымалын салыгыз һәм 10 минутка микроволновкага куегыз. Аннан салкын суда чайкап элеп куярга гына кала. Әзер!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Мин үземне яратам! (хикәя)
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
18 гыйнвар 2021 - 12:44Без имениБик гыйбрәтле, җиңел укыла торган, уйлата торган хикәя. Рәхмәт авторгаНик ашыктың?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.