Логотип
Белмәсәң бел

Менә бу дүрт әгъза безнең яшьне «сата»

Беребезнең дә картаясы килми. Барыбыз да яшь һәм чибәр күренергә телибез. Чын яшебезне яшерер өчен биткә кершән ягабыз, күзләребезгә сөрмә тартабыз, иреннәргә иннек ягабыз – төрле конспирация чаралары кулланабыз. Ә менә тәнебездәге дүрт әгъза безнең ничә яшьтә булуыбызны «сата да бирә».

Беребезнең дә картаясы килми. Барыбыз да яшь һәм чибәр күренергә телибез. Чын яшебезне яшерер өчен биткә кершән ягабыз, күзләребезгә сөрмә тартабыз, иреннәргә иннек ягабыз – төрле конспирация чаралары кулланабыз. Ә менә тәнебездәге дүрт әгъза безнең ничә яшьтә булуыбызны «сата да бирә». 

Иң беренче «сатлыкҗан» – колак яфрагы. Колакларның гомер буена үскәнен белә идегезме икән? Организмыбызда коллаген кытлыгын колак яфраклары да бик авыр кичерә – яшь барган саен, алар шәлперәеп, асылынып төшә. Битегезгә крем сөрткәндә колакларыгыз турында да онытмагыз. Бер-ике минут массажлау алар өчен генә түгел, тулаем организм өчен дә файдага гына булачак. 
Авыр, зур алкалар яратучыларга бу гадәтләрен үзгәртергә кирәк. Мондый алкалар колак яфракларын асылындыра. Кич ятканда алкаларны, хәтта иң кечкенәләрен дә колакларыгыздан салыгыз. 

Икенче «сатлыкҗан» – борын. Колак кебек, кешенең борыны да азаккача үсә. Утыз яшьләрдән соң әлеге әгъза елга 1 миллиметрга кадәр озыная. Моңа кимерчәкләрнең үсеше өчен җаваплы соматотропин дип аталучы үсеш гормоны  гаепле. Ул борынны гына түгел, организмдагы башка кимерчәкләрне дә үстерә. Олыгая башлагач, әлеге гормон кими. Димәк, борын да башка үсмәскә тиеш кебек. Ләкин кимерчәкләрнең ныклыгы югалу аркасында, борын үзенең формасын югалта. Аның очы зурая һәм бераз асылынып төшә – борын яшь вакыттагыдан күпкә зуррак күренә. 
Бу очракта лимфодренажлы массаж – менә дигән булышчы. Мондый массажның нәтиҗәсен бик тиз күрәчәксез – борын нечкәреп һәм кечерәеп китәчәк. 

Өченче «сатлыкҗан» – гәүдәбез. Дөресрәге, аның торышы. Русча аны «осанка» дибез. Софи Лорен гәүдә торышын яшьлекнең төп сере дип атаган икән, юкка гына түгел. Битнең овалын саклауда төп рольне арка һәм күкрәк мускуллары үтәгәнен, мөгаен, беләсездер. Әлеге мускуллар гәүдә торышы өчен дә җаваплы. Димәк, мускулларны игътибарсыз калдырмыйбыз, файдалы күнегүләр ясарга иренмибез. Гәүдәсе төз, сылу хатын-кыз һәрвакыт үз яшеннән яшьрәк күренә. 

Дүртенчесе – тавышыбыз. Тавыш – гаҗәеп инструмент ул. Тавыш бер яктан картая, ә икенче яктан... картаймый. Тавыш үзе түгел, ә тавыш ярылары картая, чөнки алар да мускуллардан гыйбарәт. Тора-бара мускуллар үзләренең тонусын югалта.
Тавыш ярыларының яшьлеген мөмкин кадәр озаграк саклар өчен, аларга көч китермәскә кирәк. Артык каты итеп кычкырганда яки пышылдап кына сөйләшкәндә аларга көч килә. Профессиональ җырчылар йокыдан уяну белән тавыш ярыларын эшкә җикми. Алар башта авызлары йомык килеш мөгрәп, аларны уята, җылыта. Күп кешедә кирәксә-кирәкмәсә йөткереп кую гадәте бар. Йөткерәсе килгәннән түгел ул, ә сөйләшер алдыннан тавыш ярыларын рәтләп куяр өчен генә. Бу – начар гадәт, тавыш ярыларында микроҗәрәхәтләр барлыкка китерә. Телефоннан сөйләшкәндә сезне кызыгыз белән бутыйлар икән, димәк, тавыш ярыларыгыз яшьлеген югалтмаган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар